Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Карау әйбәт булса, керем тотрыклы

12 март көнне авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үтте, анда 2014 елның ике аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Киңәшмә башланганчы район башлыгы "Кулон" агрофирмасы җитәкчесе Линар Шамагсумовны туган көне белән котлап, аңа истәлекле бүләк тапшырды.

Терлекчелектәге ике айлык эш нәтиҗәләренә анализны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Леонид Богомолов ясады.
ҖИТЕШТЕРҮ
КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕ
Кайбер күрсәткечләр буенча район 2013 елдагыдан начаррак эшләгән. МЭТ, дуңгызлар һәм сарыкларның баш саны кимүгә юл куелган, сөт сату 2013 елга карата - 97% (барлыгы 3020 тонна), ит сату 95% (257 тонна) тәшкил иткән.
МЭТ-нең баш саны - 15526, бу узган елдагыдан 230 башка азрак. Терлекләрнең баш саны "Татарстан" а/ф (622), "Нурхамәтов З.М." КФХ (33), "Козлова М.И." КФХ-да (26 баш) күп кимегән. Калган хуҗалыкларда исә малларның артуы күзәтелә.
Сөт җитештерү исә 282 тоннага (барлыгы 3591 тонна) арткан, шуның 177 тоннасы "Татарстан" а/ф-на туры килә, ә менә сөтне сату 2013 ел дәрәҗәсеннән бераз түбәнрәк. МЭТ-нең баш саны кимегәнгә ит сату да кимеп, 257 тонна тәшкил иткән, ә аны җитештерү 2013 елдагыдан бераз (104%) күбрәк.
Уртача тәүлеклек артым анализы шуны күрсәтә: иң югары (720-790 грамм) артым фермерлар Рөстәм Исхаков, Марат Садыйков, Владимир Зубов, Николай Скоков хуҗалыгында, ә "Татарстан" а/ф-ның күп кенә бүлекчәләрендә алар 600 граммнан артмый. МЭТ-не сатканда аларның уртача тапшыру авырлыгы да төрлечә. Фермерлар Олег Анисимов, Зөфәр Нурхамәтов, Хәниф Кыямов, Илдар Гарифуллин 460-500 килограммлы мал сатса, "Кулон" а/ф, фермерлар Мария Козлова, Николай Скоков 90-180 килограммлы маллар саталар.
Үрчем күрсәткечләре дә әйбәт - ике айда 1293 баш бозау алынган, бу 2013 елдагыдан 79 башка күбрәк. Бу нисбәттән фермерлар Татьяна Белоглазова, Мария Козлова һәм "Татарстан" а/ф әйбәт эшлиләр.
2 айда 81 баш МЭТ үлгән, бу узган елгы күрсәткечтән 33 башка күбрәк. Фермерлар Владимир Зубов белән Николай Скоков хуҗалыгында маллар күп үлгән (үрчемгә карата 16,3-16,7%), бу һәр алтынчы бозау үлә дигән сүз. 1 мартка район хуҗалыкларында 15526 баш МЭТ (шуның 4900 башы сыерлар), 711 баш дуңгыз, 5102 баш сарык һәм 653 баш ат исәпләнелә.
ИКЪТИСАДЫЙ КҮРСӘТКЕЧЛӘР
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисад мәсьәләләре буенча консультанты Энҗе Шәйдуллина еллык отчет мәгълүматлары буенча терлекчелектә хуҗалыкларның финанс-икътисадый торышына анализ ясады.
Акчалата керем (выручка) район буенча 634 млн.сум тәшкил иткән, бер хезмәткәргә уртача 484 мең сум туры килә. Югары нәтиҗәле хуҗалыклар исемлегенә "Зубов В.С." һәм "Архангельское" КФХ-ларны кертергә мөмкин.
Сатудан кергән керем (выручка) турыдан-туры хезмәт хакын түләүгә йогынты ясый. Аның дәрәҗәсе хуҗалыклар арасында да аерыла. "Козлова М.И." КФХ-да 1 хезмәткәрнең еллык хезмәт хакы 147 мең сум, "Архангельское" КФХ-да - 131 мең сум, "Татарстан" а/ф-да - 126 мең сум, ә "Скоков Н.А." КФХ-да нибары 83 мең сум гына, ягъни бер айга 6934 сум тәшкил иткән.
Район буенча уртача хезмәт хакы айга 10429 сум тәшкил иткән (елга - 123 мең сум).
Эшчеләр категориясе буенча уртача айлык хезмәт хакы анализы таблицадан яхшы күренә, кайбер хуҗалыклар үз эшчеләренә бик түбән хезмәт хакы түлиләр. Димәк, эшнең нәтиҗәсе дә мактанырлык түгел дигән сүз.
Авыл җирлекләренең һәм анда яшәүчеләрнең мул яшәве хезмәт хакы дәрәҗәсенә бәйле, чөнки керемгә карап салына торган салым социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдереләчәк.
Чыгыш ясаучы шулай ук агымдагы елга АПК га ярдәм сыйфатындагы субсидияләр күләмен дә әйтеп үтте. Техника сатып алуга районга 40х60 схемасы буенча (ягъни акчаның 40%ын республика, ә 60%ын хуҗалыклар үзләре бүлеп бирә) 31,6 млн.сум, хуҗалыкларның чәчүлек мәйданнарын исәпкә алып ашламалар сатып алу өчен 32,9 млн.сум акча бүлеп бирелә. Терлекчелектә терлекләр санын саклап калганда һәм квартал эчендә 100 сыерга бозаулар туры килгән 17 дән дә кимрәк булмаганда һәр бозауга 100 әр сум исәбеннән квартал саен субсидия бүлеп бирү каралган.
Агымдагы елда үткәрелгән ветеринария чаралары һәм март-апрель айларына планлаштырылган эшләр турында ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин җиткерде. Сөтнең сыйфаты, продукция өчен бәяләр турында сатып алулар буенча консультант Энҗе Гинатуллина сөйләде.
"Архангельское" КФХ баш зоотехнигы Алексей Кучинский энергетик өстәмәләр куллануның югары нәтиҗә бирүе турында сөйләде, бу сыерларның продуктлыгыгын арттыруга, бозауларның сакланышына ярдәм итә.
Районның орлыкчылык инспекциясе начальнигы Рәфис Зиниятуллин алда торган чәчү эшләренә орлыклык материалның әзерлеге турында хәбәр итте. Орлыкларның тиешле күләме бар, тик ул бар җирдә дә тик ул бар җирдә дә тикшерелмәгән һәм эшкәртелмәгән. Хәзер шушы мәсьәлә белән ныклап торып шөгыләләнергә кирәк, орлыкларны һава белән җылытырга (җилләтү), агулау өчен препаратлар сатып алырга кирәк.
ЙОМГАКЛАУ ӨЛЕШЕ
Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектәге агымдагы эшләр торышына анализ ясады, юллар өзеклеге башланганчы ферма, җәйге лагерь территорияләрендә тупас азык запасы булдыру кирәклеге турында әйтеп үтте.
Үсемлекчелектә хәзер авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру эшләрен башларга, механизатор-кадрлар әзерләргә, агулы химикатлар белән эшләүчеләргә медицина тикшерүе үткәрергә кирәк һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев