Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Кешеләр алдында җаваплылык зур“

    20 ноябрьдә авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткән сөт җыючылар киңәшмәсендә 10 айда район халкының хезмәт активлыгы турында сөйләштеләр. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Надежда Попкова үткәрде.

    Ул АҖ башлыкларының игътибарын ШЯХ кредитлары алу буенча еллык планның үтәлешенә юнәлдерде. Быел 10 айда иң күп кредит Акъяр АҖ-дә алынган, 100 йортка 73 кредит туры килә, калган АҖ-дә ел башыннан бирле 5-6 кредит кына күбрәк алынган. Дүрт АҖ уртача республика күрсәткечен узып киткән, Ленино һәм Акбүре АҖ уртача район күрсәткече (100 йортка 34 кредит) дәрәҗәсендә, Черемухово һәм Буревестник АҖ-дә хәлләр мактанырлык түгел, нибары 18, 22 кредит алынган. Надежда Попкова 2014 елда ШЯХ кредитлары өчен алынып бетмәгән субсидия 2015 елның март аенда биреләчәк, быелга аларның лимиты бетте, дип хәбәр итте.
    Быел 10 айда халыктан сөт узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 913 тоннага күбрәк сатып алынган, октябрь аенда үсеш - 11%. Тик ноябрьдә хәзерләүләр кимегән, ул узган елгы ноябрь ае күрсәткечләреннән дә кимрәк. Чаллы Башы авылыннан кала, бу хәл калган барлык авылларда да күзәтелә.
    - Эш нидә? Малларның баш саны кимемәгән. Бәлки халык сөтне башка җиргә озатадыр, - диде Надежда Попкова.
    Халык белән исәп-хисап ясау элеккечә аксый. Моңа хәзерләнгән сөтнең кимүе дә йогынты ясамый калмыйдыр.
    10 айда халык сөт өчен 71 млн. сумнан артык акча алган, бу 2013 елдагыдан 21 млн. сумга күбрәк. 2014 елның октябрь аенда уртача сөт бәясе 2013 елның октябрь аендагыдан түбән. Аңа тапшырыла торган сөтнең сыйфаты һәм сортлылыгы тәэсир итә.
    Октябрь аенда халык белән исәп-хисап ясау бәяләре бер төрлерәк: ИЭ Таротина Н.А., "Игенче" ҖЧҖ, "Киселева Н.А." КФХ, ИЭ Горбунов В.Б. сөтне бер литрына 15 сум түлиләр, хәзерләүчеләр: "Ситдыйков Р. Г." КФХ (Чертуш) - 15 сум 20 тиен, Чаллы Башында 14 сум 98 тиен, Акъярда - 14 сум 90 тиен, Шахмайда - 15 сум 5 тиен түлиләр. Соңгы ике авылда саннарны чагыштырып карасак, Шахмайда сөтне әйбәтрәк тапшыралар дигән нәтиҗә ясарга мөмкин (Акъярда майлылыкның соңгы чиге - 3,6%). Кайбер хәзерләүчеләр (ИЭ Шәйхетдинов А.Т., ИЭ Таротина Н.А., "Киселева Н.А." КФХ) аена 24 шәр мәртәбә проба алса, кемдер, (әйтик "Ситдыйков Р.Г." КФХ) берне дә алмый.
    Халыкта сөт тапшыруда кызыксыну уяту өчен кайбер сөт хәзерләүчеләр халык белән исәп-хисап ясаганда алар файдасына үз керемнәреннән өлеш чыгаралар.
    Халык белән исәп-хисап ясау - иң четерекле мәсьәлә. "Карат" СПКда бу яктан хәлләр шәптән түгел. КМС заводына сөт тапшыручы биш авыл җирлегендә акчаны ноябрьнең беренче яртысы өчен алалар, ә "Карат" СПК әле октябрь ае өчен дә исәп-хисап ясамаган.
    - Килеп туган хәлдән чыгу (төзәтү) өчен сезнең ноябрь аеның 10 көне калып бара һәм декабрьнең 10 көне бар, - дип искәртеп куйды Надежда Попкова аның җитәкчесе Фәрит Вәлиуллинны. - Югыйсә сөт җыючыларга сөтне турыдан-туры КМС заводына яисә башка эшкәртүче предприятиегә тапшырырга туры киләчәк.
    - Сезнең бурыч күп итеп сөт җыю гына түгел, ә беренче чиратта сыйфатлы сөт җыю һәм иң мөһиме - халык белән үз вакытында исәп-хисап ясау, чөнки халык алдында җаваплылык бик зур, - дип, Надежда Попкова киңәшмәгә йомгак ясады.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: