Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • көн саен 1 млн сумлык сөт сатыла

    Районның авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 46,5 тонна сөт саталар, сөтнең майлылыгы югары булганга (3,9%), аларга тагын 7 тонна чамасы сөт өстәп языла.

    Тапшырылган продукция өчен хуҗалыкларга 1,1 млн. сум чамасы акча исәпләнә. КМС заводына хуҗалыклардан эшкәртүгә 24 тонна сөт керә, "Архангельское" КФХ 3 тонна сөтне үзе эшкәртә, 19 тонна чамасы сөт районнан читкә чыгарыла.
    2014 ел белән чагыштырганда күрсәткечләр югары булган хуҗалыклар: "Скоков Н.А." КФХ- 145%, "Игенче" ҖЧҖ - 123%, "Кулон" а/ф - 125 %. Ә менә "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы сөтне узган елгы дәрәҗәдән 4 тоннага кимрәк җитештерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: