Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Көн тәртибендә – актуаль мәсьәләләр

11 апрельдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 33 нче утырышы булып үтте. Анда кайбер мәсьәләләр карап тикшерелде. Утырышны муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырышта эчке сәяси мәсьәләләр буенча ТР Президенты Департаментының баш киңәшчесе Шамил Ибраһимов катнашты һәм чыгыш ясады.

Утырышка район башкарма комитеты җитәкчеләре, аның урынбасарлары һәм бүлек начальниклары, прокурор, район судьясы, полиция начальнигы, авыл җирлекләре башлыклары, район хуҗалыклары, оешмалары, учреҗдениеләре җитәкчеләре чакырылган иде.
Район Контроль-хисап палатасының 2013 ел отчеты белән Палата рәисе Роман Губкин чыгыш ясады.
Районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 2013 елда район бюджеты үтәлеше турындагы мәсьәләләр һәм Совет карарына үзгәрешләр кертү буенча информация белән чыгыш ясады.
"Районда конфессиональара һәм милләтара мөнәсәбәтләр торышы һәм районда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычлары турында"гы доклад белән район башлыгы урынбасары Наилә Закирова чыгыш ясады. Гомумән, райондагы хәлләр торышы тотрыклы, төрле милләт кешеләре арасында дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Һәр кайсы, үзе теләгәнчә, ирекле рәвештә үз ата-бабасының динен тота (доклад бераз кыскартулар белән газетабызның алдагы саннарында басылып чыгачак).
Район прокуроры Эдуард Хираҗев һәм Шамил Ибраһимов үз чыгышлары белән докладны тулыландырдылар. Район башлыгы Вячеслав Козлов тикшереләсе мәсьәлә актуаль һәм бик әһәмиятле, дини оешмалар өчен кадрлар әзерләү һәм сайлау, мигрантларны теркәү буенча (кайчакларда район хуҗалыкларында эшкә документларсыз, теркәлүсез һ.б. алу очраклары бар) проблемалар бар әле дип билгеләп үтте.
Көн тәртибендәге чираттагы мәсьәлә - районның муниципаль милкен хосусыйлаштыру планы нәтиҗәләре турындагы информация белән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева чыгыш ясады.
Аннан соң депутатлар коррупцион тәртип бозулар кылган өчен районның муниципаль хезмәткәрләрнең җаваплылык тоту турындагы Положениене расладылар, бу хакта район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Вячеслав Темников хәбәр итте.
Район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин муниципаль хезмәттә вакант урынга керүдә кадрлар резервы, кадрлар резервын туплау буенча комиссия турында һәм муниципаль хезмәтне үстерү программасы турындагы мәсьәләләр буенча информация белән чыгыш ясады.
Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Утырыш ахырында район башлыгы Вячеслав Козлов Шахмай авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гөлназ Нуруллинага һәм Красный Октябрь авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Регина Труновага Татарстан ЗАГС Идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев