Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Комбайнчы 1500 тонна чамасы бөртек суктырган

    Район авыл хуҗалыгы идарәсе урып-җыюда эшләүче комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәттәшлек ярышының чираттагы бишкөнлегенә йомгак ясады.Алдынгыларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды.

    Бу бишкөнлектә "Кулон" агрофирмасы һәм "Зубов В.С." КФХ комбайнчылары аерылып торалар. "Кулон" а/ф комбайнчысы Евгений Елесин ярдәмчесе Дмитрий Елесин белән "Мега-360" комбайнында 5 көндә 317 тонна ашлык суктырган.
    Агрофирманың икенче комбайнчысы Рәйхан Хәлиуллин ярдәмчесе Альберт Хисаметдинов белән "Нью-Холланд" комбайнында күрсәткән нәтиҗә - 187 тонна, алар урып-җыю эшләре башланганнан бирле суктырган ашлык 1000 тоннага якынлаша.
    "Кулон" а/ф комбайнчысы Владимир Гарев ярдәмчесе Александр Гарев белән "Акрос - 580" комбайнында бишкөнлектә 375 тонна бөртек суктырган, урып-җыю башланганнан бирле суктырган ашлыклары - 1453 тонна.
    "Зубов В.С." КФХ комбайнчысы Дмитрий Еронтьев СК-5 "Нива" комбайнында 5 көндә басулардан 183 тонна бөртек җыеп алган.
    Шоферлар арасында "Кулон" а/ф-дан Фәргат Шәрипов алда - МАЗ а/м-да ул биш көн эчендә комбайннардан ындыр табагына 610 тонна, урып-җыю башланганнан бирле 2510 тонна ашлык ташыган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: