Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Лидерларга кубоклар тапшырылды

Фермерлар һәм АҖ башлыклары белән үткән киңәшмәдә терлекчелек мәсьәләләре каралды

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның 10 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Нәтиҗәләр сөендерми

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов агымдагы елның 10 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Кызганычка каршы, алар сөендерми. Сыерларның баш саны нибары 7136 баш кына тәшкил итә, бу — 2022 ел дәрәҗәсенә карата 50%. Мондый хәл «Агро-Основа» ҖЧҖ (4653 башка), «Козлова М. И.» (1002 башка) һәм «Скоков Н. А.» КФХларында терлекләрнең баш саны кискен кимегәнгә күрә килеп чыккан. Терлек кимүнең сәбәпләре, нигездә, объектив.

Шулай ук атлар саны да кимегән (узган елгы дәрәҗәгә карата барлыгы 840 баш — 93%).

Әлбәттә, сыерлар саны кимегәч, савым да кими — 10 айда 16562 тонна сөт савылган, бу — 2022 ел дәрәҗәсенә карата 79 %ны тәшкил итә. Продукцияне сату 14886 тонна тәшкил итә (2022 ел дәрәҗәсенә карата — 79%). 10 айда уртача сөт бәясе 24,50 сум/кг тәшкил иткән, бу — 2022 ел дәрәҗәсеннән 7,60 сумга азрак.

Бозаулар үрчеме 3052 баш тәшкил иткән, бу узган елгы дәрәҗәдән 702 башка кимрәк (81%).

Икътисади күрсәткечләр

Район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Энҗе Гинатуллина авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата кереме һәм эшчеләрнең уртача хезмәт хакы турында хәбәр итте.
2023 елның 9 аенда район буенча акчалата керем 2 млрд 811 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән 1 гектар сөрүлек җирләренә — 31,8 мең сум, 1 хезмәткәргә — 3 млн 225 мең сум.

Акчалата керемнең иң зур күләме «АгроРаздолье» ҖЧҖдә — 1,4 млрд сум, аннан соң «Агро-Основа» ҖЧҖдә (574 млн сум), «Козлова М. И.» КФХда (140 млн сум), «Закрома» ҖЧҖдә (105 млн сум) һ. б.

Район буенча уртача айлык хезмәт хакы аена 42,2 мең сум тәшкил итә, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 25 %ка югарырак. Иң югары хезмәт хакы «АгроРаздолье» ҖЧҖдә — 58,3 мең сум, «Закрома» ҖЧҖдә — 47 мең сум, «Агро-Основа» ҖЧҖдә — 37,2 мең сум, «Козлова М. И». КФХда — 35 мең сум, «Зубов А. В». КФХда — 25,6 мең сум, калган авыл хуҗалыгы оешмаларында аена 20-22 мең сум акча алалар. 

Уҗымнар торышы

"Россельхозцентр«ның район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин көзге культураларның торышы һәм бөртекле сабан культураларының орлыклык материалларны әзерләү эшенең барышы турында сөйләде.

Район буенча 23 мең гектарга якын көзге культуралар чәчелгән (нигездә, көзге бодай). Октябрьдә яуган яңгырлар һәм һава шартларының җылы булуы барлык кырлардагы шытымнарга тишелеп чыгарга мөмкинлек бирде һәм чәчүлекләрнең 50 %ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. («Агро-Основа» ҖЧҖнең Әдәмсә бүлекчәсендә, «Садыйков М. Х.», «Козлов В. А»., «Шакиров А. Т.» КФХларында).

Шытымнар яңа гына тишелеп чыккан чәчүлекләрнең бер өлеше кышны үсентеләр фазасында гына каршы алачак. Кыш һәм яз артык салкын булмаса, бу кырларда да яхшы уңышка өмет булачак.
Рафис Зиниятуллин хуҗалыкларда орлыклык материалларның торышын да анализлады. Орлыклар бар, ләкин алар өстәмә эш үткәрүне таләп итә. Хуҗалыкларга аларны яңарту белән дә шөгыльләнергә кирәк. Даими рәвештә элиталы орлыклар чәчүче һәм ашламалар кертүче «АгроРаздолье» һәм «Игенче» ҖЧҖләрдә игеннәр уңышы 32 ц/га тәшкил иткән, ә менә «Зубов А. В.», «Архангельское», «Козлова М. И.» КФХларында һәм «Закрома» ҖЧҖдә — 12-15 ц/га гына булган.

Техниканы кышкы саклауга кую

— Күпчелек хуҗалыкларда комбайннар, тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары кышкы саклауга куелган, — дип билгеләп үтте Ростехнадзорның район бүлеге начальнигы Рәис Хисмәтуллин. — Кайбер хуҗалыкларда төзәтүне таләп итә торган берничә искәрмә бар.

«Болар барысы да сезнең милек, запас частьләрнең һәм авыл хуҗалыгы техникасының бәяләре даими рәвештә арта һәм техниканы саклауга кую тиешенчә башкарылырга тиеш», — дип билгеләп үтте район башлыгы.

Йомгак ясау

Киңәшмә ахырында Вячеслав Козлов пайлар арендасы өчен түләү мәсьәләләренә тукталды һәм пайлар өчен 100 % күләмдә түләмәгән пайчылар белән җыелышлар үткәрелмәячәген билгеләп үтте.

Аннары терлекчелектәге лидерларга күчмә кубоклар тапшырылды. «Игенче» ҖЧҖ (җитәкчесе — Раил Вәлиуллин), «Нурхамәтов З. М.» һәм «Илдулов Н. С.» КФХлары лидерлар дип танылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев