Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Людмила Демидова:“Шартлардан һәм түләүдән без канәгать“

Машина белән сыер савучы операторларның республика конкурсында 20 алдынгы савымчы арасында "Савельев А.А." КФХ сыер савучысы Людмила Демидова уңышлы чыгыш ясады. Питрәч районында узган республика конкурсыннан кайткач, без район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов белән бергәләп Людмиланың эш урынында - КФХ-ның җәйге лагерында очраштык. -Башта бәйгенең теоретик өлеше узды,...

Машина белән сыер савучы операторларның республика конкурсында 20 алдынгы савымчы арасында "Савельев А.А." КФХ сыер савучысы Людмила Демидова уңышлы чыгыш ясады.
Питрәч районында узган республика конкурсыннан кайткач, без район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов белән бергәләп Людмиланың эш урынында - КФХ-ның җәйге лагерында очраштык. -Башта бәйгенең теоретик өлеше узды, аннан саву аппаратын сүтеп җыйдык,- дип сөйләде Людмила. - Ул без эшли торганыннан бераз аерыла, шуңа да мин берничә очко югалттым. Гамәли өлеше җиңел бирелде - мин бит 20 елдан артык савымчы булып эшлим һәм бу эшнең бөтен нечкәлекләрен беләм. Людмила "Савельев А.А." КФХ да өченче елын эшли (моңарчы башка хуҗалыкта сыер савучы булып эшләгән) һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирешә. Бүгенгесе көндә үзенә беркетелгән 40 баш сыердан көн саен 600 кг-нан артык сөт сава, бу һәр сыерга 16 шар килограмм сөт дигән сүз.
Безнең эш шартлары, хезмәткә түләү нисбәтеннән бирелгән соравыбызга Людмила елмаеп: "Эшкә, начальниклар кебек, "Волга"га утырып йөрибез, ай саен вакытында хезмәт хакы алабыз, ул 12 мең сумнан да ким түгел, кичә (сөйләшү 24 июньдә булды - ред.) июль аена аванс бирделәр, - ди.
-Терлекчеләр өчен эш шартлары тагы да яхшырачак, - дип сүзгә кушылды КФХ башлыгы Александр Савельев. -Бүген фермага сөт үткәргечләр урнаштыру эше бара, димәк эш җиңеләячәк - сөт тутырылган флягаларны ташыйсы булмый һ.б. Безнең КФХ-да бүген 180 баш МЭТ бар, шул исәптә 70 сыер һәм алар тәүлек әйләнәсе көтүлектә йөри, анда су эчерә торган урын да бар. Савым вакытында аларга 3,5 шәр кг бөртек фуражы бирәбез. Кышкылыкка җитәрлек күләмдә печән әзерләдек, бөртек фуражы да булачак.
-Модернизацияләү программасы буенча быел хуҗалыкларда суыту җайланмалары (танклар) белән 9 сөт үткәргеч куела, - дип сөйли Леонид Богомолов. - Бу 60х40 дип аталган программа, сөт үткәргечләр бәясенең 60%ын хуҗалык, ә 40%ын дәүләт түләргә тиеш. Безнең район җитәкчелеге нефть компанияләре ярдәме белән шушы 60%ны түләү мөмкинлеген (8,2 млн.сум) тапты, моның өчен район хуҗалыклары аларга бик рәхмәтле.
-Безнең зур җитәкчеләргә минем сорауларым бар, - диде әңгәмәбез ахырында Людмила Демидова. -Без ирем белән (ул "Скоков Н.А." КФХ-да терлекче булып эшли) сыерлар асрыйбыз, артык сөтне тапшырабыз, ә 1 литр сөт бәясе хәзер 12-12 сум 50 тиеннән артмый. Печән, фураж бәясе арта бара, өстәвенә 1 июльдән газга, суга, электр энергиясенә дә бәяләр артты. Бу нинди хәл инде? Бер шешә гади минераль су бер литр сөттән 2-3 тапкырга кыйммәтрәк тора хәзер! Минемчә, авыл халкының проблемалары еш кына икенче планда кала бирә. Ә болай, үзебездәге эш шартлары һәм хезмәт хакыннан без тулысынча канәгать. Һәм Людмила үзенең сыерлары янына кичке савымга ашыкты.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев