Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Маллар саны сакланган

    Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән киңәшмәдә агымдагы елның 7 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Башта җыелган халык "Архангельское" КФХ-да фермаларны кышлатуга хәзерләү барышын карады. Терлекчелек биналарын реконструкцияләү буенча республика программасы кысаларында биредә зур күләмле эш башкарылган, хәзер сөтүткәргеч...

    Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән киңәшмәдә агымдагы елның 7 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
    Башта җыелган халык "Архангельское" КФХ-да фермаларны кышлатуга хәзерләү барышын карады. Терлекчелек биналарын реконструкцияләү буенча республика программасы кысаларында биредә зур күләмле эш башкарылган, хәзер сөтүткәргеч җайланмасы урнаштырыла, азык тарату эше дә механикалаштырылачак.
    -Болар терлекчеләр хезмәтен күпкә җиңеләйтәчәк, - дип искәрде район башлыгы. -Районның кайбер башка хуҗалыкларында да шундый эш алып барыла. Республикабыз ярдәме белән берничә сенаж траншеясы да ясалды, - диде ул. Архангел АМЙ-да район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов терлекчелектәге эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
    -2014 ел белән чагыштырганда күп күрсәткечләр әйбәтрәк,- дип билгеләп үтте ул. -МЭТ саны 15529 баш (104%), дуңгызлар - 745 (143%), ә менә сарыклар кимегән - нибары 3992 баш (92%) исәпләнә. 16 мең тоннадан артык (105%) сөт савылган, бер сыердан савып алынган сөт 3166 кг (103%) тәшкил итә. Әлегә ит җитештерү һәм сатуда 2014 ел күрсәткечләреннән калышабыз. 7 айда 3508 баш (104%) бозау алынган, - диде. Аннан соң чыгыш ясаучы һәрбер хуҗалыкның күрсәткечләренә тәгаен анализ ясады, булган кимчелекләрне күрсәтте, терлекләрне ашату һәм асрауны даими контрольдә тоту һәм терлекчелек биналарын кышлатуга хәзерләү зарурлыгы турында искәрде, чөнки 1 сентябрьдән терлекләр ярымараннарда асрауга күчереләчәк.
    Район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Энҗе Шәйдуллина хуҗалыкларның икътисадый хәленә анализ ясады. 7 айда акчалата керем 403,3 млн.сум тәшкил иткән, шуның 82%-ы - терлекчелектән кергән. 1 хезмәткәргә ул уртача 339 мең сум туры килә (иң югарысы - "Козлова М.И." КФХ-да - 578 мең сум, иң түбәне - "Яңа Чишмә" а/ф-да -277 мең сум).
    7 айда 87 млн.сум хезмәт хакы түләнгән. Уртача айлык хезмәт хакы 12 мең 100 сум (иң югары - "Яңа Чишмә" а/ф-да - 14,4 мең сум, иң түбәне - "Скоков А.А." КФХ-да - 10,1 мең сум, шулай ук вак фермер хуҗалыкларында). "Яңа Чишмә" а/ф-да сыер савучылар 20 мең сум чамасы хезмәт хакы алалар (алдынгыларының 25-30 мең сум чыга). 1 яртыеллыкта авыл хуҗалыгы оешмаларына субсидия сыйфатында 71 млн.сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән.
    -Әгәр 1 сентябрьгә хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны ел башындагыдан кимрәк булса, андыйларга субсидия бирү шактый киметелә яки бөтенләй туктатылачак, - дип ассызыклады район башлыгы.
    Киңәшмәгә йомгак ясап Вячеслав Козлов: "Базар шартларында бюджеттан бирелгән субсидиягә яшәп булмаганны барыгыз да аңларга тиеш, эчке чыганакларны эшкә җигәргә кирәк, ә алар бар. Ниндидер югары технологияләр турында сүз бармый, җәйге лагерьларда гади тәртип булдырырга һәм ашату, асрауга көндәлек контроль булдырырга кирәк. Алайса тоз юк, су белән, өстәмә ашату белән өзеклекләргә юл куела. Хәзер кырларда швед өстәлендәге кебек, азыкның ниндие генә юк", - дип ассызыклады ул.
    Район башлыгы тагын барлык җитәкчеләр алдына урып-җыю эшләре темпын тизләтү, көзге культуралар чәчүгә хәзерләнү, хезмәтне саклау һәм шушы кызу урак өстендә производство янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча бурычлдар да куйды.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: