Өметләре акланырмы
Черемухово Бистәсендә Муратовлар гаиләсе яши. Ирле-хатынлы Виктор Владимирович һәм Татьяна Николаевна перспектива бар икән, авылда яшәргә була, дип исәплиләр.
Муратовның төп максаты - гаилә иминлеге: иркен өең, өстәлдә яңа өлгергән файдалы яшелчәләр, балаларга уку һәм үсеш алу, хатыныңа - яраткан эше белән шөгыльләнү, үзеңә исә якыннарыңның бәхетенә сөенеп яшәү мөмкинлеге булу. Моның өчен эшләргә, эшләргә һәм дә эшләргә кирәк.
Гаилә төп керемне терлекләр асрап ала: ишегалдында 3 савым сыеры һәм 7 баш яшь терлек, дуңгыз балалары белән бергә 30 баш дуңгыз, хуҗалыкта үзенең ярдәмчесе МТЗ-80 тракторы да бар. Тимер "дусты" аңа шактый файда китерә: шәхси хуҗалыгындагы эшләрдән кала, тракторын "Кулон" агрофирмасына арендага да бирә һәм шуның өчен быелгысы җәйдә 10 тоннага якын печән алган. Бөртекне дә шул рәвешле алырга өметләнәләр. Ә әлегә бөртеклеләрне зур акчага сатып алырга туры килә, үзләренең продукцияләрен - дуңгыз һәм сыер итен, шулай ук ике айлык дуңгыз балаларын отышлы итеп сату мөмкинлеге юк. Дуңгыз балалары кояшта рәхәтләнеп көр булып үсеп яталар, яңа хуҗа көтәләр. Шулай да Муратовлар өч ел элек яңа йорт төзи башлаганнар, шунда ук яшиләр дә, берүк вакытта төзеп тә бетерәләр. Кредитлар, туганнарыннан алып торган акча ярдәм итә, шулай да яшьләрнең ипотека кредитына өметләре бар, чиратта инде күптәннән торалар, чиратка басканда әле бер уллары - Денис кына булган ул мәктәпкә керергә җыена), хәзер инде кызлары Настяга алтынчы ай киткән.
27 яшьлек Татьяна һәм 32 яшьлек Виктор өчен 2 бала әле чик түгел. Зур йорт гаиләнең киләчәген күздә тотып төзелә. Әти-әни икесе дә бер фикердә. Әйтик, хуҗалыклары зур (көнгә 2-3 мәртәбә өч баш сыер савасы, бакча, йорт, балалар карыйсы) булуга карамастан, икесе дә Татьяна яраткан эше белән шөгыльләнергә - үзенекен дә, авыл балаларын да тәрбияләргә тиеш, дип саныйлар. Ул белеме буенча да, күңел кушуы буенча да - тәрбияче.
Чистай педагогия училищесын кызыл дипломга бетергән, декрет ялына чаклы Черемухово балалар бакчасында эшләгән, ялы беткәч, анда эш булмас инде, ди. Кызганыч, яшь хатын хуҗабикә ролендә генә түгел, үзе яратып башкарган эштә дә эшлисе, үсәсе килә. Ире аның белән килешә һәм һәр эштә ярдәм итә. Виктор белән Татьяна иртән сәгать 3 тә торалар, балалары йоклаган арада хуҗалык эшләрен башкаралар, кайчагында Виктор Николаевичның әнисе дә булыша. Муратовлар ата-аналарына бик рәхмәтлеләр. Әле тагын районда яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү программасының мохтаҗ булганнарның һәммәсе өчен эшләвенә өметләнәләр.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев