Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Минераль ашламаларга бәяләр күтәрелгәнче, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аларны алып калырга кирәк

    Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин.

    Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.
    Гомумән республика буенча 5 февральгә минераль ашламалар 70872 тонна сатып алынган, ягъни бер гектар чәчүлеккә 25,3 кг тупланган, бу 2019 елга караганда беркадәр күбрәк. Шушы датага республикада тупланган ресурслар бер гектарга 23,1 кг тәшкил итә. 
    Соңгы күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә Зәй районы хуҗалыклары, аларда минераль ашламалар 3619,8 тонна, ягъни бер гектарга 53,9 кг тупланган (фаразга  карата 77 %), аннан кала Сарман районы – 4122 тонна, ягъни гектарга 52,2 кг (74,5%), Әтнә районы – 2262,5 тонна яки бер гектарга 50,7 кг (72,5%). Шулай ук Тәтеш, Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Буа, Азнакай, Арча, Тукай районнарында да күрсәткечләр начар түгел.  
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: