Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Мини-ферма төзүчеләргә шактый ярдәм күрсәтелә

Район торак пунктларында агымдагы елның гыйнвар-февралендә булып үткән халык җыеннарында 20 дән артык кеше “Сөтчелек терлекчелеге” юнәлеше буенча авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнү теләген белдерде.

Алар үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалык (ШЯХ) территорияләрендә мини-ферма төзергә ниятләгәннәр. Алар өчен республика субсидияләре белән беррәттән муниципаль дәрәҗәдә финанс ярдәме күрсәтү дә күздә тотыла.
Ярты ел эчендә эшмәкәрләр тарафыннан ниләр эшләнгән, нинди ярдәм чаралары күрсәтелгән – әлеге сораулар белән без район башлыгы урынбасары Надежда Попковага мөрәҗәгать иттек.
- Безнең районда ШЯХ га ярдәм күрсәтү берничә юнәлештә алып барыла, - дип билгеләп үтте ул. – Сентябрь башларына 34 ШЯХ гомуми бәясе 359 мең сум тәшкил иткән сөт саву аппаратлары сатып алуга 50х50 программасы буенча субсидияләр алды. Ә сөтчелек юнәлешендә мини-ферма төзү буенча беренче траншны 9 ШЯХ алды (653 мең сумлык).
- Әлеге акчалар кая юнәлдерелгән?
- Бу акчалар, район башкарма комитеты карарында билгеләнгәнчә, төзелеш материаллары – керамзит блоклар, цемент һәм урман (пило) материаллары сатып алуга тотылган.
- Мини-фермалар төзү хәзер нинди хәлдә?
- Әйтергә кирәк, күпчелек ШЯХ ларда әзерлек югары дәрәҗәдә. Алар бит республика ярдәменә дә исәп тота алалар. Өч кеше 1 млн. сум күләмендә республика субсидиясен алды да инде. Хәзергесе вакытта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тагын бер ШЯХ ның документлары бар, ә дүртесенең – район авыл хуҗалыгы идарәсендә тикшерүдә.
Шуны да билгеләп үтү кирәк, 8 айда безнең район буенча хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме 10,3 млн. сумнан артык тәшкил итте, шуның 6,8 млн. сумы – сыерлар һәм кәҗәләр асрау буенча чыгымнарны каплауга.
...Без берничә  торак пункттагы ШЯХ башлыклары белән элемтәгә чыктык. Черемухово Бистәсеннән Павел Хорьков район тарафыннан бүлеп бирелгән акчаларга керамзит блоклар сатып алган, мини-ферма төзегән, хәзер түбәсен генә ясыйсы калган.
- Саллы ярдәм күрсәтүләре өчен без район җитәкчелегенә бик рәхмәтле, 2020 елда савым сыерларын 8 гә җиткерәчәкбез, - диләр Павел һәм Любовь Хорьковлар.
Чуаш Чабаксарыннан Евгений Якимкинның да эшләре яхшы бара. Мини-ферма төзелгән, идәннәр бетонланган, түбәнең каркасы бар, кышка кадәр төзелеш эшләре төгәлләнәчәк. “Район ярдәме аркасында иртәгәсе көнгә ышаныч барлыкка килде, сыерларның баш саны даими артып торыр дип өметләнәм”, - ди Евгений.
Ә Сөлчәбаш поселогында Гөлнара Ломанованың мини-фермасы пәйда булган. “Әлегә бездә 3 кенә сыер, әмма аларның санын, һичшиксез, 8 гә җиткерәчәкбез, - ди ул. – Республика ярдәменә дә исәп тотабыз, ул безгә алга таба да үсәргә булышачак. Саллы ярдәм өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт”.
Р.S. Язмабызны бастыруга әзерләгәндә шунысы мәгълүм булды, Архангел һәм Екатерина Бистәләрендә ШЯХ башлыклары муниципаль ярдәмнең икенче траншын алганнар, бу исә аларга мини-ферма төзүне төгәлләргә ярдәм итәчәк.
Азат Мусин

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев