Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ничек иде, ничек булды һәм ничек булыр...

Моннан 30 ел элек Архангел Бистәсендә М. Горький исемендәге колхоз оешкан иде, аның рәисе итеп яшь белгеч, зоотехник Евгений Белоглазов билгеләнгән иде. Еллар үткән саен хуҗалык ничек үсеш алган, моны, әлбәттә, шушы үзгәрешләрне үз башларыннан үткәргәннәр искә ала. Старова Анна Николаевна, эш стажы 30 елдан артык: -Безнең авыл территориясендә 190...

Моннан 30 ел элек Архангел Бистәсендә М. Горький исемендәге колхоз оешкан иде, аның рәисе итеп яшь белгеч, зоотехник Евгений Белоглазов билгеләнгән иде. Еллар үткән саен хуҗалык ничек үсеш алган, моны, әлбәттә, шушы үзгәрешләрне үз башларыннан үткәргәннәр искә ала.
Старова Анна Николаевна, эш стажы 30 елдан артык:
-Безнең авыл территориясендә 190 нан артык авыл хезмәтчәннәре яшәде, ә хуҗалык таркалу хәлендә иде. Аннан соң безне 4 елга ХХ партсъезд исемендәге (Яңа Чишмә) колхозга, аннары Калинин исемендәге колхозга (Әдәмсә) куштылар. Халык хезмәт хакы алды алуын, тик авыл үзе үсештә булмады. Табыш та бар иде, әмма ул да үзәктә кала иде, ә Архангелда фермалар искерде, ремонтланмады, техника ватык. Гомумән, кайсы яраксыз, шунысы монда калды. Яшьләр, әлбәттә инде, шәһәрләргә китә башлады, авыл картайды, холыклары йомшаграклар эчүгә сабышты. Безнең хуҗалык менә шундый хәлдә Евгений Александрович кулына эләкте. Ә ул моннан курыкмады, хәлләр торышына бәя биреп, ул бер гектар сөрү җирен дә кыскартмый, төп игътибарны терлекчелеккә бирде. Инде ике елдан соң хуҗалыкта МЭТ-ләр шулкадәрле булды ки, хәтта сыерлар һәм бозаулар абзарында урын калмады, өстәвенә колхозда азык та җитешмәде, әмма Белоглазов терлекләр санын киметмәде. Башка юл тапты: эшчеләргә үз хуҗалыкларына симертү өчен яшь терлекләр яки сыер алырга тәкъдим итте. Шулай итеп, һәркемнең үз йортында сыеры булды, сауган сөт белән сыер өчен исәп-хисап ясадылар. Ә үстерелгән өч баш яшь терлекнең икесен генә колхозга тапшырдылар, берсе эшләре өчен үзләренә калдырылды.
-Кемгәдер бу ошады, кемгәдер юк, әмма шушы еллар эчендә бу акчаларга яхшы ферма төзелде, техника сатып алынды. Сөт яхшы табыш китерде, бусы да колхозчылар өчен яңа йортлар салуга алынган кредитларны каплауга тотылды, - дип сүзгә кушылды (ул вакытларда да һәм хәзер дә шунда эшләүче) Владимир Васильевич Урядников. - Аннан соң колхозга практикага яшь белгечләр - агроном Юрий Петров һәм зоотехник Равил Яруллиннар килде. Безнең ирләр аларга карап: "Менә бу белгечләрне ничек булса да колхозда калдырасы иде", - диделәр. Шулай булды да: аларга йортлар төзеделәр, транспорт - мотоцикллар бирделәр, югары хезмәт хакы билгеләнде.
-Һәм менә, яшь белгечләрдән көткән өметләребез акланды, - дип сүзне дәвам итә Анна Николаевна.
30 ел эш стажы булган агроном Юрий Петров сөйли:
-Ул елларда безнең кырларда бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан 7-8 центнер иде. Җирне үзвакытында эшкәртү, кирәкле ашламалар кертү акрынлап уңай нәтиҗәләр бирде. Хуҗалык үсеш алды, яңа техника сатып алу, колхозчыларга йортлар, клуб төзү өчен мөмкинлекләр була башлады, һәр йортка су һәм газ керде, колхоз хисабына колхоз белгечләрен генә түгел, ә мәдәният хезмәткәрләрен дә укыта башладык, архангеллыларның төп горурлыгы - чиркәүне яңадан торгызу - бусы да Белоглазов идеясе һәм эше. Кешеләр авылда кала башлады, күбесе, хәтта, шәһәрләрдән дә кайтты. Ә кешеләр - зур байлык. Кыскасы, шушы авыр 10 ел дәвамында хуҗалыкны бергәләп күтәрдек һәм районда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында алдынгылар өчлегенә керә алдык. Бу колхоз хезмәтчәннәре өчен стимул булды.
90 нчы еллар илебез өчен дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә авыр булды. Предприятиеләрне үзгәртеп оештыру М. Горький исемендәге колхозны да читләтеп үтми. 1995 елда ул "Архангельское" акционерлар җәмгыятенә әверелә. -Нәрсә үзгәрдеме? Эшчеләр өчен берни дә үзгәрмәде: ничек эшләгән булсалар, шулай дәвам иттеләр, - дип сөйли хәзерге хуҗалык башлыгы, мәрхүм Евгений Белоглазовның хатыны Татьяна Михайловна (ул 12 ел дәвамында хуҗалыкта икътисадчы булып эшләгән). - Ә менә Белоглазов сәясәтнең үзгәрүен авыр кабул итте. Аның белән килешмәве әле бер нәрсә, "ирек" дигән төшенчәнең кайбер кешеләрне начар якка үзгәртүе аны нык борчыды. Колхозчылар көче белән булдырылган байлыкны ике категориягә (колхозныкы һәм муниципаль) бүлделәр. Ул чакларда эре хуҗалыкта эшче куллар җитешмәде, ә муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләрнең күбесе урып-җыю, печән чабу чорларында хуҗалыкка булышырга (түләүле булса да) теләмәде, гәрчә үзләре колхозчылар өчен төзелгән өйләрдә яшәп, колхоз акчасына төзелгән биналарда эшләсәләр дә. Хосусыйлаштыру - колхозны эшче кулларсыз калдырды. Бушлай торак алган кешеләр нефть компанияләренә, бюджет оешмаларына эшкә китте, кемдер сәүдәгә кереште. Фермада эшләү андыйларга көлеп карау объектына әйләнде, сыер савучылар һәм терлекчеләрнең абруе бетте. Яшьләр андый эшләргә бармас булдылар. Шундый гаделсезлек, көндәлек киеренке хезмәт акрынлап Евгений Белоглазовның йөрәген бетерде. Шушы еллар эчендә ничә мәртәбә авыл хуҗалыгы сәясәте үзгәрде, шул чаклы хуҗалык таркалу чигенә килеп җитте, бары хуҗалыкның исемен алыштыру гына (ә бу кәгазь-язу эшләре белән зур хезмәт сорый) хәлне коткарып калды.
Хатынының "барын да калдырып, эштән кит" дигән тәкъдименә, Белоглазов: "Мин китәрмен дә, минем белән бергә эш башлаган, мин өметләндергән, ничә еллар бергәләп колхоз йөген тарткан кешеләр нишләр? Мин аларга нәрсә диярмен? Гафу итегез, башкача көчем калмады дипме", - дип җавап бирә.
Ул әле киләчәккә планнар кора: аның инициативасы буенча авылда сөт эшкәртү мини-заводы ачылды, хәзер хуҗалык өчен бик тә кирәкле булган әлеге эш белән аның кызы Елена уңышлы гына шөгыльләнә. Тик хуҗаның йөрәге авыр "йөккә" чыдамый. Ике ел элек ул арабыздан китеп барды. Ул архангеллылар өчен яшәде, үзенә хан сарайлары да төзетмәде, үзе белән дә берни алып китмәде, нәрсәсе бар - бар да хуҗалыкта калды.
-Ул вафат булгач нәрсә үзгәрде? - дип сорый Юрий Петров. -Күп нәрсә, тик анык кына әйтә дә алмыйм. Соңгы 5 елда корылык булуга карамастан, хуҗалык зыянга да эшләми. 3 трактор сатып алдык, гаражны ремонтладык, сыерлар абзарын җылыттык, катнаш азык заводы, азык тарату җайланмасы алдык, планда сөт үткәргеч калды, пай җирләре өчен печән, бөртек белән түлибез, хезмәт хаклары да артты. Тик җанда ниндидер бушлык бар, аны берни белән дә тутырып булмый.
-Алда торган язгы чәчү сезне борчыймы?
-Әлбәттә. Иң мөһиме - ашламага һәм ягулык-майлау материалларына акча җитмәү, - дип җавап бирә Татьяна Белоглазова. -Безгә бу проблемаларны хәл итү авыр буласын сизеп торам, ә менә Евгений Александрович исән булса, барын да хәл итә алыр иде. Хәзер моның шулай икәнлеген элегрәк аның тактикасы белән килешмәүчеләр дә аңлый. Шулай да мин хуҗалыкның терәге булган белгечләребезгә, эшчеләргә ышанам. Алар бездә байтак, хуҗалыкка үзләренә хезмәт хакы эшләр өчен генә түгел, бөтен кеше өчен байлык тудырырга килгән 40 лап кешенең исемен җиңел генә атый алам. Болар: абыйлы- энеле Барсуковлар, Ершов, Астафьев, Урядников, бертуган Забродиннар, Беспаловлар, бертуган Барсуковалар, Мельниковалар, Кучинский, Павлюк гаиләләре, Александр Барсуков, яшь савымчылар Валя, Света, Ольга, Люда... Шундый кешеләр булганда хуҗалык яшәячәк һәм алга барачак.
Искәрмә: КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова үз эшенә, хуҗалыкның башында торган Евгений Белоглазов истәлегенә битараф булмаган 40 тан артык хезмәтчәннең исемен атады.
Хуҗалыкның туган көненә - шушы вакыйганы билгеләп үтү өчен алар бергә җыелганнар. Алар күп нәрсәне сагынып искә алдылар, булганы, хыяллары турында әңгәмә кордылар.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X