Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Николай Скоков: “1000 башка җиткерергә исәп тотабыз“

    Әле күптән түгел генә Яңа Чишмә районында бары өч фермер хуҗалыгы сарык үрчетү белән шөгыльләнә иде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Леонид Богомолов билгеләп үткәнчә, сарык асрау файдалы, җәй айларында чыгымнары да аз, сарык итенә һәрвакыт ихтыяҗ да бар. Ике ел элек берьюлы алты фермер сарык үрчетә башлаган, әйтүләренчә,...

    Без "Скоков Н.А." КФХ хуҗалыгында булып, сарыкларның күплегенә, токымына гаҗәпләндек: алар койрыксыз, мөгезсез хайваннар, әле безнең якта асрала торган ишләреннән шактый эре күренәләр.
    -Бу нинди токым соң? Безнең якларга каян килеп чыкканнар, - дип сорау бирдем КФХ башлыгы Николай Скоковка.
    -Эдильбай токымы - Казахстанда чыгарылган. 2012 елны без Волгоградтан 110 баш ярка һәм нәсел тәкәләре сатып алдык.
    -Ерак юл бит, бар да исән-сау кайтып җитә алдымы?
    -Әйе, ике транспорт белән: Нурлатка чаклы "фура"ларда, үзебезгә чаклы "КамАЗ"ларда алып кайттык.
    -Безнең шартларда өшемиләрме соң алар?
    -Юк, бу токымны Казахстанның төньяк өлешендә китереп чыгарганнар, анда исә бездәгедән дә суыграк.
    -Бик кыйммәткә төштеме соң?
    -Күмәртәләп тере авырлыкта килограммын 140 сумнан алдык. Юл чыгымнарын да кушсаң, бер башы 8 меңнәргә төшә.
    -Ике ел эчендә бу чыгымнар акландымы соң?
    -Хәзер безнең хуҗалыкта 230 баш сарык исәпләнә. Бу күп түгел, тик шуны исәпкә алырга кирәк, әлеге токым бик сирәк игезәк бәрәннәр китерә, нигездә, 1 шәр генә. Яшь бәрәннәрне без сатабыз: аларга сорау зур. Эдильбай токымлы сарыклар югары сыйфатлы булуы (тәмле) белән аерылып тора, койрык мае бик югары бәяләнә. Бу сарыклар бик тиз үсәләр һәм бәрәннәре дә эре булып туа. Яңа туган бәрән 5 килограммнан алып 6 кг-га чаклы, 6 айлык булганда ул инде 40 кг авырлыкта була. Безнең хуҗалыкта нәселгә калдырылган иң эре тәкәнең авырлыгы 120 кг, шулай ук 110 һәм 100 килограммлылары да бар.
    Итнең бәясе килограммы 300-350 сум.
    -Ә алар күп ашыймы?
    -Сарыкларның сөтләре күп һәм алар үз бәрәннәрен күбрәк имезәләр. Зуррак сарыклар башка токымдагы ишләре кебек ук тукланалар. Барлык яшел үләнне дә яратып ашыйлар. Көтү әлегә зур түгел һәм яздан көзгә чаклы үзебезнең сарык абзарыннан ерак булмаган урында көтәбез, шуңа күрә эчәргә өйгә кайталар.
    -Әлеге сарык көтүен ничә башка җиткерергә ниятлисез?
    -1000 баш җитәр дип уйлыйм. Хәзер без бинаны яңадан кору белән шөгыльләнәбез, аннары сарыкларның барысын да шунда күчерәбез, әлегә алар атлар абзарында "фатирда" торалар.
    -Итне сату буенча сездә бар да тәртиптә, ә йонны, тиресен кая урнаштырасыз?
    -Әлегә без сарыкларны тере килеш сатабыз. Аларны күбрәк мөселманнар сатып ала (корбанга чалу өчен). Шулай булгач, сарык итен сатуда бездә әлегә проблема юк. Ә менә сарыкның йоны куе, тыгыз, алары киез итекләр бастыруга дип сатып алалар. Әлегә ул күп түгел, аны куяр, урнаштырыр урын бар, алда күз күрер. Сарыкларның йонын кырку мәсьәләсенә килсәк, сарыкчылык эшендә бу бердәнбер проблема, тик анысы да булдыра алмаслык эш түгел. МЭТ үрчетү һәм үстерүе (бездә ул 640 баш) күпкә авыррак.
    - Сезнең КФХ-да күпме эшче бар һәм, сер булмаса, аларның хезмәт хакы нинди?
    Безнең хуҗалыкта 60 кеше эшли, идарәче, ветеринария табибы, ферма мөдире һәм башка белгечләр бар. Кадрлар агымы әлләни юк, уртача хезмәт хакы бүгенгесе көндә 9500 сум тәшкил итә.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: