Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Николай Скоков: “Рекордсмен юртакларны үзебез тәрбиялибез”

Яңа Чишмәдән ат заводы хуҗасы Николай Скоков орлов токымлы юртаклар яратучыларны сөендереп элек Спас районының Никольское авылында булган һәм 2000 елда таркалган 57 нче номерлы Татар ат заводын яңадан торгызды.


Россия символларының берсе булып торган әлеге токым атларны саклау өчен яңадан торгызу эше ничек һәм нидән башлануы турында без ат заводы директоры Николай Скоковтан сөйләвен үтендек.
- Атларга булган мәхәббәтең нидән башланды?
- Мин Петропавел Бистәсендә туып үстем, малайлар белән бөтен җәебез атлар янында уза иде: аларны көттек, елгада коендырдык. Ул елларда колхоз җитәкчеләре һәм баш белгечләр өчен ат персональ транспорт иде. Минем әтием ветеринария табибы иде, аннары колхоз рәисе булды, үземне белгәннән бирле безнең ишегалдында һәрвакыт ат торды. Медальонны бик яхшы хәтерлим, ул бик акыллы, көчле ат иде, мин анарга бик нык ияләндем.
Атларга чын күңелдән ияләшүем үземнең ат абзарын булдыру хыялын уятты. Атлар беренче номерлы хайваннар дип атарга лаеклы дип саныйм мин. Ни өчен дисезме? Чөнки ул кеше өчен файдалы һәм кирәкле (таләп ителгән) хайваннарның берсе булып тора. Аңа утырып йөрергә дә, йөк ташырга да була. Ул теләсә кайсы бәйрәм бизәге дә әле, бала чактагы “Май чабу” бәйрәмен искә төшерегез әле, ә атлар катнашында нинди матур ярышлар һәм турнирлар уза. Әле тагын ат авыру балалар һәм зурлар өчен табиб та: ат өстендә йөрү – кайбер авырулардан бик шәп дару булып тора. Һәм дә ат – тугры дус та әле ул, ул хуҗасын беркайчан да ташлап калдырмый.
2005 елда минем хыялым тормышка ашты: мин ике менге ат сатып алдым һәм аларны үрчетә башладым. Ә 2008 елда орлов токымлы юртаклы булу бәхетенә ирештем (аны чак кына иткә җибәрми калдылар). Өйгә алып кайттым һәм анарда йөреп карадым. Кудесник исемле матур сынлы әлеге ат минем якын дустыма әйләнде. Шул вакыттан мин орлов токымлы юртаклар үрчетү белән шөгыльләнергә хәл иттем.
Ир туганым Сергей белән орлов токымлы иң танылган ана-ат һәм айгырларны эзләп таптык: Мәскәүдәге ат заводы аукционында катнаштык, аларны Киров һәм Пермь өлкәләреннән, Алтай краеннан алып кайттык. Иске Татар ат заводыннан берничә бия сатып алдык,чөнки әлеге завод атлары узышу сукмагында сизелерлек эз калдырды, ә хәзер аларның балалары һәм оныклары ярышларда яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.
Минем ат абзарында Украина чемпионы Дударь бар. Аның әнисе ике украин чабышкысын дөньяга китергән. Украинада чуалышлар башлангач, Дударьны Воронеж егетләре Россиягә алып чыккан. Миңа аны сатып алу бәхете елмайды. Хәзер Дударь бәһалы нәсел үрчеткеч. Күп ат үрчетүчеләр нәсел үрчеткеч сыйфатында аны үз ат абзарларында күрергә хыялланалар.
- Сезнең ат заводында ничә баш ат бар?
- 100 башка якын, шулардан 50 есе – ана-ат, 4 - айгыр – нәсел үрчеткеч. Ел саен бездә 30 баштан артык колын туа. Без аларны үстерәбез, тәрбиялибез, сатабыз, калибрлыйбыз. Шулардан иң яхшыларын Казан ат заводында тотабыз, анда аларны мастер-атта оста йөрүче Ирина һәм Дмитрий Булыгиннар, Марат Шәрифуллин, Марат Фәйзуллин һәм Азамат Абелевлар тәрбиялиләр һәм өйрәтәләр.
Шушы вакыт эчендә без орлов токымлы дүрт чемпион үстерә һәм тәрбияли алдык. Әлеге исемнәрне алар 2013 һәм 2014 елларда орлов токымлы юртакларның бөтенроссия фестивальләрендә алды. Вспышка биясе Халыкара фестивальдә абсолют чемпион булды. Безнең юртаклар Россиядә үткән халыкара һәм традицион ярышларда катнашалар. Казан, Мәскәү, Ульяновск Һәм Ижау ипподромнарында йөзгә якын приз оттык. Без горурлана торган аерым моментлар да бар – бу безнең ат заводында үстерелгән юртакларның хәзер танылган кешеләрнең ат абзарларын бизәве: бездән сатып алынган Дакота аты Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка, ә Россия чемпионы Натиск Газпром башлыгы Алексей Миллерга бүләк ителгән.
- Сезнең ат заводында кем эшли? Һәм мондый заманча бинаны - “атлар өчен күп фатирлы йортны” сез кайчан төзедегез?
- Атларны Алексей Левин, Галина Шумкова һәм бригадир Татьяна Шумковалар карый. Атларны яратучы һәм монда тырышып эшләүче әлеге кешеләрдән уңдым мин. Хәзер безнең ветеринария табибы Илназ Хәйруллин армия хезмәтендә. Без аның кайтуын өметләнеп көтәбез. Мин нәсел үрчетү өчен пар сайлау эше белән мәшгульмен, бик еш кына Мәскәү ат заводының баш зоотехнигы Сергей Кузякиннан консультация алам. Без шулай ук ат үрчетүчелек институты белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Алар безгә киләләр, яңа туган колыннардан һәм аларның әти-әниләреннән анализлар алалар, ДНК ясыйлар, бары шулар нигезендә генә паспортлар бирелә.
Орлов токымлы юртакларның нәселлелеген раслаучы кызыл паспортлар бренд булып санала. Без элита класслы юртаклар үрчетергә тырышабыз. Алда безнең бурыч аларны Казан ипподромында сынау. Аларның үз сайтлары бар, үткәрелгән сынауларны алар трансляциялиләр, бу безнең өчен реклама мәйданчыгы булып тора: безнең турыда беләләр һәм безгә Россиянең барлык төбәкләреннән киләләр һәм атларыбызны сатып алалар. Димәк, без төп максатыбызга – Татарстан Республикасында орлов токымлы юртакларны популярлаштыруга ирешәбез дигән сүз.
Ир туганым белән 2009 елда ат заводы төзегәннән соң без 5 елга эш планы төзедек һәм үз проектыбызны Мәскәүдә якладык, безгә лицензия бирделәр. Хәзер безнең завод орлов токымлы юртаклар үрчетү буенча әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе булып тора. Монда безгә дәүләт зур ярдәм күрсәтә: без ел саен Казан ипподромында ана-атларны һәм атларны тотуга 3 млн. сум тирәсе субсидия алабыз.
Безнең завод барлык таләпләргә җавап бирә, бөтен Россиядән кыйммәтле ана-атлар җыелды. Безгә район җитәкчелеге рухи ярдәм күрсәтә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин матди яктан булыша: ат заводына кадәр юл төзүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Ат заводы төзү өчен урынны Николай Скоков үзенең әтисе Александр Алексеевич белән бергә сайлаган. Бу Петропавел Бистәсе территориясе читендә табигатьнең гүзәл бер почмагы: монда елга да, болын да, калкулык та бар.
Орлов токымлы юртаклар Яңа Чишмә районы данын еракларга таратыр һәм аның бренды булыр дип өметләнәбез. 

Лариса ФЕДОРОВА


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев