Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Николай Скоков: “Заманча эшли башладык“

    Бүгенгесе көндә 2015 ел дәрәҗәсенә карата сөт сату буенча "Скоков Н.А." КФХ районда алдынгылыкны тота. Үткән ел белән чагыштырганда сөт сату бу хуҗалыкта 44 процентка арткан. 200 баш сыердан уртача тәүлеклек савым 2285 кг тәшкил иткән, бу үткән елдагыдан 660 кг-га күбрәк. -Хуҗалыкта савымның артуына нәрсә тәэсир итә? Әлеге сорауны...

    Бүгенгесе көндә 2015 ел дәрәҗәсенә карата сөт сату буенча "Скоков Н.А." КФХ районда алдынгылыкны тота. Үткән ел белән чагыштырганда сөт сату бу хуҗалыкта 44 процентка арткан. 200 баш сыердан уртача тәүлеклек савым 2285 кг тәшкил иткән, бу үткән елдагыдан 660 кг-га күбрәк.

    -Хуҗалыкта савымның артуына нәрсә тәэсир итә? Әлеге сорауны без фермер хуҗалыгы башлыгы Николай Скоковка бирдек.
    -Шунысын әйтим, ул тудыру бүлегеннән үк башлана. Ягъни сөт ташлаган сыерлар цехында ук аларны бозаулатуга хәзерлиләр, аларның ашату рационы да аерым. Мондый сыерларны Алексей Ерохин карый. Бозаулагач, сыерлар саву цехына күчерелә, анда алар тәҗрибәле сыер савучылар кулына эләгә. Андыйлар арасыннан иң тәҗрибәле һәм алдынгы сыер савучы Любовь Андриевскаяны аерым атап үтәсе килә.
    Үткән елда 89 баш тана керттек, алар сайлап алынды: әгәр берне бозаулаган тана тәүлегенә 15-18 литр сөт бирмәсә, ул бракка чыгарыла. Шулай итеп, яңа төркемгә 50 баш эләкте, аларга бик тә җаваплы сыер савучы Сания Сафина беркетелгән, ул сыерларны өч тапкыр сава.
    Әле үткән елда без симменталь токымлы 20 баш тана сатып алган идек (алар безнең климатка бик туры килеп бетми һәм лейкоз, бруцеллез, туберкулез кебек авыруларга бирешмиләр). Сөтнең майлылыгы да алардан 5% диярлек. Сөтне без фәкать югары сорттан 21 сум 50 тиеннән сатабыз. Бу эшчеләрнең хезмәт хакын арттыруга да, хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә дә йогынты ясый. Татьяна Паньшина яңа туган бозауларны чиста һәм тук тота, МЭТ-не симертү эшендә хуҗалыкта байтак еллар эшләүче Алексей Сидоров аерылып тора (МЭТ-нең уртача тәүлеклек артымы 732 грамм тәшкил итә).
    -Савымны арттыруда азык мөһим роль уйный. Сыерларга сез нәрсә ашатасыз?
    -Гамәлдә кирәкле бөтен төр азыкны үзебез игәбез, дөрес итеп хәзерләргә һәм сакларга тырышабыз. КФХ-ның барлык маллары - 640 баш МЭТ, 300 баш сарык һәм 200 баш ат баланслаштырылган азык белән тәэмин ителгән.
    -Хуҗалык планнарында киләчәккә яңалары бармы соң?
    -Узган ел без бер сыерлар абзарына реконструкция үткәрдек, сөтүткәргеч урнаштырдык. Быел тагын бер сыерлар абзарына шундый ук реконструкция үткәрәчәкбез, яңа урыннар пәйда булачак, МЭТ өчен симертү мәйданчыклары булдырылачак, симертү терлекләрен без 750 башка җиткерергә ниятлибез. Сөт җитештерүне нәтиҗәлерәк итү максатыннан акрынлап сыерларның симменталь токымына күчәргә ниятлибез. Аларны үрчетү өчен бездә 3 нәсел үгезе бар. Алар бик зур, димәк ит җитештерү дә артырга тиеш. Бу планнар бар да үтәлерлек, хуҗалыкта эшләүчеләр бар да заманча эшләргә күнегеп баралар, җаваплылык тою өстенә инициатива да күрсәтәләр. Ферма мөдире яшь белгеч Дмитрий Мазилин шундыйлардан, ул теләсә нинди эшне башкара ала.
    Лариса ФЕДОРОВА
    Алексей Сидоров, Татьяна Паньшина, Сания Сафина, Дмитрий Мазилин, Николай Скоков,
    Алексей Ерохин, Любовь Андриевская. Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: