Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Орлык – уңыш нигезе

Хәзергесе вакытта районның авыл хуҗалыгы оешмалары язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрүгә хәзерлек эшләре алып баралар. Кирәкле техниканы әзерләү, ягулык-майлау материаллары һәм минераль ашламалар белән тәэмин ителү белән беррәттән хуҗалыкларның сыйфатлы орлыклык материал белән тәэмин ителүе дә мөһим роль уйный. Чәчү мәйданнарының кабул ителгән структурасы буенча район игенчеләре алдында 37,8 мең...

Хәзергесе вакытта районның авыл хуҗалыгы оешмалары язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрүгә хәзерлек эшләре алып баралар. Кирәкле техниканы әзерләү, ягулык-майлау материаллары һәм минераль ашламалар белән тәэмин ителү белән беррәттән хуҗалыкларның сыйфатлы орлыклык материал белән тәэмин ителүе дә мөһим роль уйный.

Чәчү мәйданнарының кабул ителгән структурасы буенча район игенчеләре алдында 37,8 мең гектарда сабан, бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары, 6,5 мең гектарда силоска кукуруз, 4 мең гектарда берьеллык үләннәр һәм азык катнашмасы, 1000 гектарда техник культуралар чәчү эше тора. Планлаштырылган мәйданнарга, иминият фондын исәпкә алып, 12,4 мең тонна бөртекле культуралар орлыгы кирәк булачак, район буенча тулаем алганда алар белән хуҗалыклар тәэмин ителгән, кайбер вак фермер хуҗалыклары белән генә бераз проблемалар бар. 180 тонна кукуруз орлыгы сатып алырга кирәк булачак.
16 мартка булган торыш буенча чәчү алды анализы нәтиҗәләре күрсәткәнчә, "Кулон" а/ф ҖЧҖ, "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы, "Козлова М.И." КФХ, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, "Игенче" ҖЧҖ, "Вәлиев Ф.Р.", "Әхмәтвәлиева Г.Г.", "Исхаков Р.М.", "Баһаветдинов Р.Р.", "Гибадуллин Ф.Г.", "Барова О.М.", "Весна" КФХ-ларның чәчүлек орлык сыйфаты билгеле. Тикшерелгән орлыкларның 93%ы яхшы сыйфатлы, чәчү өчен яраклы. Кондициясез орлыклар белән аларны хәзерләү яисә алыштыру буенча тиешле эш алып барырга кирәк, сәбәпләре сыйфат турындагы документларда күрсәтелгән.
"Орлыкчылык турында"гы закон таләпләре буенча чәчү өчен билгеләнгән орлыкларның барысы да чәчү өчен яраклылык һәм сорт сыйфатына тикшерелгән булырга тиеш. Тикшерелмәгән һәм кондициясез орлыклардан файдалану тыела.
Үсемлекләрнең вегетация чоры бик кыска - төп сабан культуралары өчен 90 көнгә якын, әмма хуҗалыклар иминлеге (муллыгы) әлеге көннәргә ясалган нәтиҗәгә бәйле - кимендә 1 ел. Димәк, культураларны үстерү технологиясе таләпләрен максималь үтәргә тырышырга кирәк.
Орлык - ул уңыш нигезе, алар, барлык тере организмнар кебек үк, төрле авыруларга бирешә һәм дәвалану алуга мохтаҗ. Әмма дәвалаганчы диагноз куярга кирәк. Орлыкчылыкта бу алым - орлыкларга фитопатологик анализ дип атала, аны авыл хуҗалыгы оешмалары заявкалары буенча "Россельхозцентр"ның район бүлеге лабораториясе ясый. Шушы анализ нәтиҗәләре буенча авыру тудыручылар белән зарарлану дәрәҗәсе билгеләнә һәм чәчү материалын зарарсызландыру өчен кирәкле препарат сайлана. Гельминтлар, гөмбә (фузариоз) һәм септориоз инфекцияләре белән зарарлану дәрәҗәсе уртача яки көчле булганда химик препаратлар нәтиҗәле. Бу препаратлар җитешмәгәндә - патоген юк ителгәндә туфракның орлыклар өчен файдалы микрофлорасы бозыла, стресс аркасында шытымнар тоткарлана. Быел бу препаратлар бәясе нык кыйммәтләнде, бер гектар җиргә чәчеләсе орлыкларны эшкәртү 100-400 сумга төшә. Зарарлану азрак булганда, орлыкларны очсызрак биопрепаратлар белән кат-кат эшкәртү экологик яктан чистарак та санала. Препарат орлыкларның авыруларга каршы торучанлыгын (иммунитетын) арттыруга юнәлтелгән, бер гектарга тиешле орлыкларны эшкәртү 25-55 сумга төшә.
Фитоэкспертиза нәтиҗәләре буенча "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы, "Козлова М.И." КФХ, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, Исхаков Р.М., Баһаветдинов Р.Р., Гибадуллин Ф.Г. фермер хуҗалыкларында орлыкларның авырулар белән зарарлану дәрәҗәсе билгеле. Шунысы кызыклы, "Козлова М.И." КФХ-да соңгы өч елда сабан һәм көзге культуралар орлыклары чәчү алдыннан бары биофунгицидлар белән генә эшкәртелде, биредә шытымнарның авыру белән зарарлану дәрәҗәсе ел саен түбән була. Фермерлар Р. Исхаков, Р. Баһаветдинов, Ф. Гибадуллин хуҗалыкларында орлыкларны химик агулар белән агуларга кирәк, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-тә бодай, арпа орлыклары авырулар белән - азрак, солыныкы - уртача зарарланган. Әйбәт һәм тыгыз шытымнар алу, тамыр системасын ныгыту өчен үсеш регуляторы булган агулы катнашмалар һәм микробиологик ашламалар куллану зарур.
Рәфис ЗИНИЯТУЛЛИН,
"Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев