Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Печән хәзерләү кызган чак

    "Кулон" агрофирмасының Черемухово бүлекчәсендә 1500 ләп баш МЭТ исәпләнә, хәзер аларны кышлату өчен әйбәт темплар белән азык хәзерләнә. -Хәзергесе вакытта терлекчелек комплексы янында 800 тоннага якын рулонлы печән эскертләнде, - дип сөйли бүлекчә начальнигы Александр Килеев. -Бу көннәрдә тагын 400 тонна чамасы печән әзерлибез, шуның белән бу төр азыкка ихтыяҗ...

    "Кулон" агрофирмасының Черемухово бүлекчәсендә 1500 ләп баш МЭТ исәпләнә, хәзер аларны кышлату өчен әйбәт темплар белән азык хәзерләнә.

    -Хәзергесе вакытта терлекчелек комплексы янында 800 тоннага якын рулонлы печән эскертләнде, - дип сөйли бүлекчә начальнигы Александр Килеев. -Бу көннәрдә тагын 400 тонна чамасы печән әзерлибез, шуның белән бу төр азыкка ихтыяҗ бетә.
    Шушы көннәрдә хуҗалыкта сенаж салуга керешәчәкләр, сөенечкә, бу максатлар өчен үстерелгән культура мәйданы шактый. Силоска 600 га мәйданда кукуруз игелә. Яшь бозаулар өчен 5000 гә якын көлтә бәйләнгән.
    Бу эштә хуҗалыкка район үзәге оешмалары һәм Черемухово Бистәсенең бюджет учреждениеләре булышты.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: