Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда бөртекле культураларның 74%ы суктырылган

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 14 августка оператив мәгълүматлары буенча, районда 26,3 мең гектар бөртекле культуралар суктырылган (барлык мәйданның 74%ы).

Иген суктыру 62 мең тонна тәшкил итә, уртача уңыш — гектарыннан 23,5 центнер.

«Нурхамәтов З. М.», «Зубов А. В.», «Козлов В. А.», «Козлов А. Е.» КФХларда, «Аксу-Агро», «АгроРаздолье» ҖЧҖдә һәм күп кенә вак КФХларда бөртекле культуралар җыюны тулысынча тәмамлаганнар.

Хәзер сабан бодаен, солыны суктыру бара, арпа җыю тәмамланып килә.

Техник культуралар мәйданнарның 31 %ында (8500 гектар) суктырылган. Ашлык суктыру 7 мең тонна тәшкил итә, уртача уңыш — 8.3 ц/га.

Кайбер хуҗалыклар көзге бодай чәчүгә керешкән. 1000 гектар чәчелгән (планлаштырылган мәйданның 6 проценты).

Күпчелек хуҗалыкларда җир сөрү эшләре бара. Төп эшкәртү 10,3 мең гектарда башкарылган (барлык мәйданның 20%ы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев