Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районның төзелеш мәйданчыкларында

Яз җитү белән районның барлык төзелеш объектларында эш җанланып китте, ә алар агымдагы елда байтак. Объектлар төзү һәм капиталь ремонт республика программалары буенча алып барыла.

Балалар сәнгать мәктәбе һәм ЗАГС бинасы төзелешендә хәзергесе вакытта фундамент - субай сугу эшләре төгәлләнгән. Хәзер 1100 кв.метрдан артык мәйданда плитә салу эше бара.
-Зур йөк машиналары өчен юлларны ябу чорында кирәкле төзелеш материаллары кайтарабыз, - дип сөйли "Шешмастрой" ҖЧҖ начальнигы Шәүкәт Сабиров.
Ленинода 200 урынга исәпләнгән клуб төзелешендә стеналар торгызу эше төгәлләнгән, хәзер түбә өчен бәпкә конструкцияләрен җыю, шулай ук бүлмәләр өчен фундамент салу һәм идән астына нигез әзерләү буенча эшләр алып барыла.
-Клуб өчен тәрәзәләр инде әзер, аларны үзебездә цехта ясадык, - дип сөйләде "Төзүче" ҖЧҖ начальнигы Хәлим Билданов. - Объектны вакытында, ягъни август ахырына тапшырырга ниятлибез.
Шул ук җәмгыять төзүчеләре алты ФАП-ны капиталь ремонтлау белән дә мәшгуль. Черемухово Бистәсендә, Әдәмсә, Ленино һәм Чуаш Чабаксарындагы медпунктлар ремонтланган инде, Екатерина Бистәсендә капиталь ремонт 70% башкарылган, аннан соң төзүчеләр Чертуштагы ФАП-ны ремонтлаячак.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты быел Тубылгы Тауда пәйда булачак. Хәзер стеналарны монтажлау эшен төгәлләгәннәр, түбәне төзекләндерү, электр үткәргечләрне монтажлау бара.
-Территорияне төзекләндергәннән соң авылда иң мөһим объектны тантаналы шартларда ачу чарасы булачак, - диде безнең белән әңгәмә барышында РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов.
Чаллы Башы һәм Зирекледәге балалар бакчаларында капиталь ремонт үткәрелә. Чаллы Башында түбә тулысынча яңартылган, хәзер эчке якта ремонт, бинаны җылыту буенча эшләр башланачак. Зирекледәге "Йолдыз" балалар бакчасында әлегә бары тик өч тәрәзәне генә алыштырганнар. Капиталь ремонтның смета бәясе ике балалар бакчасына - 7 млн.сум.
-Капиталь ремонттан соң Әдәмсә Мәдәният йорты сизелерлек яңара һәм яхшыра, - дип хәбәр итте безгә Мәдәният бүлеге начальнигы Анастасия Филиппова. - Монда барлык тәрәзәләрне алыштырдылар (аларны элеккегеләреннән кечерәк ясадылар - җылырак булачак), яктырткычларны яңарттылар, стеналарны буядылар, керү ишекләре дә алыштырылачак. Клубны капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 2,8 млн.сум акча бүлеп биреләчәк.
-Безнең Картлар йортында капиталь ремонт эшләре төгәлләнү алдында, - дип хәбәр итте безгә Картлар йорты директоры Наталья Шилова. - Стеналар һәм түшәмнәр штукатурланды, тигезләнде, буялды, ишекләр алыштырылды. Бу максатларга 2,2 млн. сум бюджет акчасы бүлеп бирелде.
Республика программалары буенча шулай ук юллар да яңартылачак, фермалар, сенаж чокырлары төзеләчәк һәм ремонтланачак. Икътисадый планда гади булмаган вакытка карамастан социаль программаларның барысы да гамәлдә.
Азат МУСИН
Объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт турындагы фоторәсемнәрне безнең сайттан - novoshishminsk.ru - карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев