Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Үрчем алу һәм терлекләр үлеме – безнең җитешсезлек

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә 2018 елның 10 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.


Киңәшмә башланыр алдыннан җыелучылар каршында район прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов чыгыш ясады. Ул хезмәт законнарын үтәү, хезмәткә үзвакытында түләү үзенчәлекләре, салымнар күчерү һәм хезмәт хакы буенча бурычларны каплау мәсьәләләренә кагылды. “Прокуратурага кергән мөрәҗәгатьләрнең күпчелек өлеше нәкъ менә шул мәсьәләләргә кагыла, хезмәткә түләүне тоткарлаганда без җитәкчеләрне административ җаваплылыкка тартабыз”, - дип билгеләп үтте ул. Һәм барлык хуҗалык җитәкчеләрен һәм АҖ башлыкларын алда билгеләп үтелгән мәсьәләләр буенча законны катгый үтәргә чакырды, кирәк булганда консультация алу өчен прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кушты.
- Кызганычка каршы, мондый фактлар бар һәм аларны бетерергә кирәк, барлык хезмәткәрләр хезмәт килешүләре нигезендә эшкә урнаштырылырга һәм үзвакытында хезмәт хакы  алырга тиеш, - дип искәрде район башлыгы.
РҮХ баш табибы Рафис Вафин үз чыгышында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге хезмәткәрләргә күрсәтелә торган медицина ярдәме турында сөйләде. Табибларның турыдан-туры хуҗалыкларга барулары дәвам итәчәк. Ул шулай ук җитәкчеләрне көнкүреш бүлмәләрендә сәламәтлек стендлары булдырырга чакырды һәм авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау өчен барлык хезмәткәрләргә профилактик карау үткәрергә кирәклеген әйтте. Бу авыру кешеләрне үзвакытында дәваларга мөмкинлек бирәчәк һәм хуҗалык озак вакытка үз эшчесен югалтмаячак (эшчеләр болай да җитешми ич). Әлеге планда “Кулон” а/ф, “Игенче” ҖЧҖ, “Вәлиев Ф.Р.” һәм “Архангельское” КФХ лар  РҮХ белән үзара яхшы хезмәттәшлек итә.
- Эшләү өчен барлык шартларны – кием алмаштыру, чәй эчү, үзләренең күрсәткечләрен карау мөмкин булсын өчен җылы көнкүреш бүлмәләре булдырырга, ә кышкы вакытларда үз хезмәткәрләреңне профилактик карау үтүгә күбрәк җәлеп итү  (тарту) кирәк, - дип ассызыклады Вячеслав Козлов.
Аннан соң 10 айда терлекчелектәге эшләргә тәфсилле анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады.
МЭТ нең баш саны 2017 ел белән чагыштырганда 99 % тәшкил иткән (15811 баш) яки 173 башка азрак. Савым сыерлары 5515 баш тәшкил итә (104 %). Сарыкларның һәм дуңгызларның баш саны 2017 ел дәрәҗәсеннән шактый ким. Сарыклар 1992 баш калган (92 %), ә дуңгызлар нибары 189 баш кына (49 %). Атларның баш саны 829 баш тәшкил итә, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 56 башка күбрәк.
Сөт җитештерү 22817 тонна тәшкил иткән, 2017 ел дәрәҗәсеннән 567 тоннага күбрәк (103 %). “Агро-Основа” ҖЧҖ дә күрсәткечләр бик яхшы, монда сөт 456 тоннага күбрәк җитештерелгән, “Скоков Н.А.” КФХ да – 126 тоннага  күбрәк, ә менә “Зубов А.В.”  һәм “Козлова М.И.” КФХ-ларда 191 һәм 113 тоннага азрак. Бер баш сыерга савып алынган сөт 4137 килограмм тәшкил иткән.
10 айда 2030 тонна ит җитештерелгән, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 19 тоннага күбрәк (101 %). “Агро-Основа” ҖЧҖ дә темплар яхшы (103 тоннага күбрәк, ә барлыгы 825 тонна), калган хуҗалыкларда мактанырлык нәрсә юк.
Бозаулар үрчеме буенча хуҗалык 2017 ел дәрәҗәсеннән начаррак эшләгән. Барлыгы 4615 бозау алынган, бу узган елгы күрсәткечләрдән 140 башка кимрәк.
10 ай эчендә 485 баш МЭТ үлгән. “Зубов А.В.”, “Козлова М.И.” КФХ һәм “Агро-Основа” ҖЧҖ дә яшь терлекләрнең күпләп кырылуы күзәтелә.
-Үрчем алу һәм мал кырылу – безнең җитешсезлек, - дип билгеләп үтте район башлыгы. – 500 башка якын малны “җирләдек” (әле яшергәне күпме) һәм бозауларны да 2017 ел дәрәҗәсеннән кимрәк алдык. Әгәр әлеге күрсәткечләрне яхшыртсак, дөресен әйткәндә, терлекләрне кая куярга белмәс идек һәм хуҗалыклар икътисады да шактый югары булыр иде. Нәкъ менә әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә аерым игътибар бирү кирәк.
Барлык күрсәткечләргә җентекле анализ ясаганнан соң Леонид Богомолов иң яхшы һәм артта калучы хуҗалыкларны атап үтте. “Скоков Н.А.”, “Нурхамәтов З.М.”, “Савельев А.А.” КФХ барлык күрсәткечләрне дә үтәгәннәр (бу узган ел дәрәҗәсенә карата МЭТ нең баш саны, савым, ит җитештерү һәм МЭТ үрчеме алу), калган хуҗалыклар 1-2 шәр күрсәткечне үтәмәгән, ә “Зубов А.В.” һәм “Козлова М.И.” КФХ да барлык дүрт төр буенча да күрсәткечләр минус белән бара.
Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Олег Мандрейкин вакцинация барышы, үткәрелгән чаралар турында информация ясады һәм якын араларда дарулар белән тәэмин итү һәм ветеринария хезмәте күрсәтү яхшырачак, дип вәгъдә бирде.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Вячеслав Козлов терлекчелектәге агымдагы эшләр торышына, салымнар түләү һәм җир пайлары өчен аренда түләве түләүләренә дә тукталды. 
Азат Мусин. 
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев