29 июльдә Татарстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов безнең районга килеп китте, эш сәфәре барышында ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, Черемухово Бистәсендә төзелеп килүче 100 укучыга исәпләнгән мәктәптә булды.
Илбашын ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Вячеслав Козлов озатып йөрделәр.
Безнең республика күп кенә икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы регионнардан санала, шул исәптән авыл хуҗалыгында да. Җирле авыл товар җитештерүчеләре үз продукцияләре белән бөтен Республикабызны туендыра алалар.
"Кулон" агрофирмасы басуында Рөстәм Миңнеханов көзге игеннәрне урып-җыючы комбайнчылар белән очрашып, әңгәмә корды. Ул эш шартлары, туклану, ягулык белән тәэмин ителеш турында, техниканың торышы белән кызыксынды, соравына бар комбайнчылар бердәм җавап бирделәр: "Бар да әйбәт, ягулык-майлау материаллары белән тоткарлыклар юк, ике мәртәбә кайнар ризык ашаталар, көннәр генә матур торсын инде", - диделәр.
Шунда ук, басуда, Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы оешмалары, учреждениеләр җитәкчеләре, райондагы авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә дә үткәрде. Район башлыгы Вячеслав Козлов кыскача гына аграрийларның эш торышы белән таныштырды.
-52 мең гектар чамасы мәйданда бөртекле культуралар урып-җыясы бар, 29 июльгә 6700 гектарда игеннәр суктырылды, бу гомуми мәйданның 12%ын тәшкил итә, уртача уңыш гектарына 21-23 ц чыга, - дип билгеләп үтте ул. - Безгә урып-җыюны кыска вакыт эчендә төгәлләү өчен тәүлегенә 1500-1600 гектар мәйданны урып-җыясы, моның өчен булган 90 комбайнны да (әлегә 69-ы гына суктыру белән мәшгуль) эшкә җигәргә кирәк, - диде ул.
Азык хәзерләүдә районда проблема юк, печән җәмәгать терлекләре өчен дә, шәхси хуҗалыкларга да җитәрлек әзерләнгән, хәзер сенаж салу эшләре бара, чиратта - кукуруздан силос әзерләү, ул 6000 гектардан артык мәйданны били.
Терлекчелектә МЭТ саны ел башына карата 200 башка күбрәк, көн саен 92 тонна сөт сатыла (шәхси хуҗалыклардан алынган сөт белән бергә). Кызганычка каршы, аның бәясе 13 сум 50 тиеннән (килограммы) артмый.
-Шушы көннәрдә аның бәясе арту көтелә, - дип искәрде Марат Әхмәтов.
Рөстәм Миңнеханов быелгысы ел без теләгәнчә түгел һәм хәзер үстергәнебезне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук авыл җирлекләре башлыклары игътибарын кешеләр белән эшләү кирәклегенә юнәлтте. "Сез тоташтыручы буын һәм сезгә зур җаваплылык йөкләнгән", - дип ассызыклады Татарстан лидеры. Ул уңыш урып-җыюда уңышлар, исәнлек-саулык һәм барлык яңачишмәлеләргә иминлек теләде.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Черемухово Бистәсендә яңа мәктәп төзелеше барышы белән танышты. Проект республика (56,4 млн.сум) һәм федераль (14,3 млн.сум) бюджеттан өстәмә финанслау шартларында тормышка ашырыла. 100 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп быелгысы елның 1 сентябренә ачылачак. Агымдагы елда Татарстанда республика президент программасы буенча барлыгы 13 яңа мәктәп төзеләчәк. Ә республикада мондый программалар барлыгы - 30 га якын һәм шуларның күпчелеге авылны үстерүгә юнәлдерелгән.
Безнең сайтта сез Рөстәм Миңнехановның район халкы белән очрашып, сөйләшү мизгелләре белән таныша аласыз.
Азат МУСИН
Нет комментариев