Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сабан культураларын чәчү эше төгәлләнү алдында

Район авыл хуҗалыгы оешмаларында бөртекле сабан һәм азык культураларын чәчү эше төгәлләнү алдында.


14 майга район буенча 37 мең гектарга якын чәчелгән, бу чәчүлек мәйданының 80 % ын тәшкил итә. Басуларда көн саен 58 чәчү агрегаты эшли. Арпа, солы, борчак, шикәр чөгендере, берьеллык үләннәр һәм горчица чәчү тулысынча төгәлләнгән, сабан бодае, кукуруз, рапс һәм көнбагыш чәчү дәвам итә.
“Вәлиев Ф.Р.”, “Әхмәтвәлиева Г.Г.”, “Савелҗева А.А.” КФХ лар һәм вак фермер хуҗалыклары сабан культураларын чәчүне төгәлләгәннәр. Хәзер чәчүлекләрне карау һәм аларны бөҗәкләрдән һәм авырулардан саклау эшләре башлана.
 

Фото https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев