Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Салымнар түләү - катгый контрольдә

    Авыл җирлекләре башлыклары һәм бухгалтерлары, район үзәге учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә салымнар түләү, электр энергиясе чыгымнары, торакны хосусыйлаштыру һәм хуҗасыз күчемсез милек объектларын исәпкә кую мәсьәләсе тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

    1 октябрьгә бюджетның үтәлеше хакында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина мәгълүмат бирде. Керемнәр буенча районның берләштерелгән бюджеты 390,2 млн. сум күләмендә үтәлгән, тәгаенләнгән еллык планда ул 504 млн. сум каралган, үтәлеш - 77%.
    Салым яки салымныкы булмаган керемнәрне җыю планы 82% ка(126,8 млн. сум) үтәлгән, республикадан 263 млн. сум (еллык планның 75%-ы) акча кергән.
    15 авыл җирлегенең бишесе керемнәр буенча планны үти алган. Чыгыш ясаучы халыкның милек һәм җир салымнары түләү мәсьәләсенә тукталды. Бу көннәрдә район кешеләре шушы төр салымнарны түләүгә квитанцияләр белән бергә белдерү кәгазьләре алалар. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары аларның салымнарны тизрәк түләвен катгый контрольгә алырга тиешләр, чөнки җир һәм милек салымнары авыл җирлекләренең бюджетын тулыландыра. Җыелган акча авыл җирлекләренең тормыш-яшәеш мәсьәләләрен хәл итәргә тотыла.
    Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова биргән мәгълүматларга караганда, районда хосусыйлаштырылмый калган 80 фатир бар (барлыгы 719 фатир, шуларның 639-ы хосусыйлаштырылган). Шулардан 71 фатир Яңа Чишмәдә, Архангел һәм Черемухово Бистәләрендә, Петропавел Бистәсендә - бер һәм Красный Октябрьдә - 4.
    Наталья Попкова шулай ук авыл җирлекләре территориясендә таныклыгы булмаган хуҗасыз объектларны исәпкә кую зарурлыгы турында да сөйләде. Андыйлар аз түгел, 1 октябрьгә ачыкланган объектлар - 79 (элеккеге гаражлар, складлар, фермалар Һ.Б.).
    - Сезнең территориядә хуҗасыз объектлар булырга тиеш түгел, - дип мөрәҗәгать итте Вячеслав Козлов АҖ башлыкларына. - Аларның һәммәсе муниципаль милеккә күчерелергә тиеш, аннан инде алар сезгә файда китерсен өчен нәтиҗәле файдалану юлларын табасы кала, - диде.
    Вячеслав Козлов авыл җирлекләре территориясендә су белән тәэмин итүдә ҖЧҖ оештыру, АМЙ, клубларның, түгәрәкләрнең һәм тренерларның нәтиҗәле һәм планлы эшләүләре (алар бар да район бюджетыннан начар финансланмый) турындагы мәсьәләләргә тукталды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: