Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Шахмайда һәр өченче бозау үлә

"Яңа Чишмә" агрофирмасының Шахмай һәм Чаллы Башы бүлекчәләре янәшә генә урнашкан, элегрәк - совет чорында алар икесе дә "Татарстан" колхозы составына керә иделәр. Тик бу бүлекчәләрдә терлекчелектә, бигрәк тә тудыру бүлекләрендә, эшкә мөнәсәбәт нык аерыла.

Шушы көннәрдә районның баш ветеринария табибы Рәфис Хәбибуллин белән бергәләп без Чаллы Башы бүлекчәсенең терлекчелек фермаларында булдык. Биредә тудыру бүлегендә сыерлар чиста, тазартылган, боксларда бозаулар вакыты якынлашкан сыерлар, яңа туган бозаулар да аналары янәшәсендә. Алларында сыйфатлы печән, тоз, акбур бар, микроклимат бик әйбәт.
-Гыйнвар-февраль айларында без 144 баш бозау алдык, - ди сөйли ферма мөдире Рәфис Хамәтшин. 2014 елның 2 аенда нибары 90 бозау туды. Кызганычка каршы, үлем-китемнәр дә булгалый, ул үрчемнең 8%-ын (12 баш) тәшкил итә. Безнең терлекчеләребез үзебезнең авылныкы, бар да намус белән эшли, - диде.
Агрофирманың Шахмай бүлекчәсендә бөтенләй башка күренеш. Сыерлар бозаулату өчен аерым бокслары булса да, алар буш яки җимерек хәлдә. Буаз сыерлар пычрак, алар турыдан-туры транспортер өстендә бозаулыйлар, бәлки шуңадыр, бозаулар да күп үлә. Бозауларны салкын алым белән асрау биналары сасы, бозауларның күбесенең эче китә.
-Бу бүлекчәдә ике айда (быел) 46 баш (2014 елда - 80) бозау алынды, - дип сөйли Рәфис Хәбибуллин. - 46 башның 17 башы (37%) күмелде. Югыйсә анда да терлекчеләр дә, ферма мөдире Рамил Ганиев та, зооветбелгечләр дә, җитәкчеләр дә бар. Алар кая карый, ни өчен терлекчелеккә карата мондый караш соң?
Әлеге сорауларны без агрофирма җитәкчелегенә юллыйбыз һәм тудыру бүлегендә шушы шаккатырлык кимчелекләр якын көннәрдә бетерелер дип өметләнәбез.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев