Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шахмайда терлекчелеккә мөнәсәбәт тискәре

    Терлекләрне кышлату тәмамланып килә, алда җәйге лагерьларга күчү, малларны көтү һәм "арзан" күп сөт саву чоры.

    Район хуҗалыклары кышлатуны нинди нәтиҗәләр белән төгәллиләр соң? Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, хуҗалыкларның күпчелеге кышлатуны 2015 ел белән чагыштырганда уңай чыгалар. "Архангельское", "Зубов В.С.", "Скоков Н.А.", "Садыйков М.Х.", "Савельев А.А.", "Вәлиев Ф.Р." КФХ, "Кулон" а/ф,"Яңа Чишмә" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсе сөт җитештерүдә уңай нәтиҗәләр күрсәтәләр, биредә савымның 10-30%ка артуы күзәтелә.
    Тик "Яңа Чишмә" а/ф-ның калган филиалларында терлекчелектәге хәлләр борчу тудыра, бигрәк тә Шахмай бүлекчәсендә. Бүгенгесе көнгә биредә сөт 2015 ел дәрәҗәсенә карата 80% кына сатыла (ягъни 1,5 тоннага азрак). Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре тарафыннан күп санлы кисәтүләр һәм тәкъдимнәр ясалса да, бүлекчә җитәкчеләренең реакциясе сизелми - хәлләр киеренке кала бирә. Төгәлрәге, сыерлар йөртеп керү, каплату өчен киртә абзарларга чыгарылмый, тупас азык бөтенләй юк, салкын алым белән асралучы бозауларга игътибар бик аз.
    Филиал һәм бүлекчә җитәкчеләренә сөтчелек терлекчелегендә туган хәлләрне төзәтү өчен тиешле чаралар күрергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: