Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Шартлар бертөсле, күрсәткечләр төрле

Үткән атна ахырында авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында 2013 елда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә булып үтте. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов үткән елда терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә анализ белән чыгыш ясады.

Җитештерү күрсәткечләре
Кайбер күрсәткечләр буенча район 2012 ел дәрәҗәсеннән начаррак эшләгән. Сөт 20,6 мең тонна сатылган (2012 ел дәрәҗәсенә карата 99%), сөт сыерлары (97%), дуңгызлар (67%) һәм сарыкларның (88%) баш саны кимегән (2012 ел дәрәҗәсенә карата), ит тә 2012 ел дәрәҗәсеннән азрак җитештерелгән (97%).
МЭТ-нең баш саны 15352 баш тәшкил итә, бу 2013 елның гыйнвар ае дәрәҗәсендә. "Татарстан" а/ф -да баш саны 667 башка кимүгә юл куйган булсалар да, "Кулон" а/ф, "Игенче" ҖЧҖ, "Козлова М.И.", "Зубов В.С.", "Савельев А.А.", "Суворов Д.А." КФХ аркасында 2013 елның гыйнвар ае дәрәҗәсенә җитә алганнар. Дуңгызларның баш саны - 415кә, сарыкларныкы 595 башка кимегән (нигездә, "Козлова М.И." КФХ аркасында), ә менә атларның баш саны арткан һәм 654 баш тәшкил итә.
Сөт җитештерүдә "Татарстан" а/ф-да 312 тонна сөт кимүгә юл куелган, ә тулаем район буенча аны җитештерү 400 тоннага арткан. Ел буена бер баш сыердан уртача савып алынган сөт 4454 килограмм тәшкил итә. Билгеләп үтелгәнчә, сөт сату 2012 ел дәрәҗәсеннән аз гына кимрәк.
-Нәсел таналары сатып алып төп көтүлеккә кертергә кирәк, - дип искәрде Вячеслав Козлов. -"Козлова М.И." КФХ-да 50 баш тана алганнар һәм бүген алар 20 шәр кг сөт бирә. "Игенче" ҖЧҖ-дә (җитәкчесе Рамил Якупов) дә терлекчелек белән ныклап шөгыльләнәләр - сыер савучыларга лаеклы хезмәт хакы түлиләр, сыерларны 3 тапкыр сава башлаганнар, тулы кыйммәтле ашату оештырылган һәм бүгенгесе көндә узган ел дәрәҗәсеннән 1 тоннага күбрәк сөт саталар (сөтнең 1 килограммын 22 сум 70 тиеннән).
МЭТ-нең баш саны кимү аркасында ит җитештерү дә кимегән һәм бу, нигездә, "Татарстан" а/ф һәм "Козлова М.И." КФХ аркасында, нәтиҗәдә район буенча ит 2012 ел дәрәҗәсеннән 64 тоннага азрак җитештерелгән (нибары 2268 тонна).
Уртача тәүлеклек артым анализы күрсәткәнчә, иң югары артым (730-790 шар грамм) фермерлар Мария Козловада, Рөстәм Исхаковта, Николай Скоковта, Владимир Зубовта һәм Марат Садыйковта, ә "Татарстан" а/ф-ның кайбер бүлекчәләрендә бу күрсәткеч 560 граммнан артмый.
МЭТ сатуда уртача тапшыру авырлыгы буенча да аерма зур. Фермерлар Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева, Хәниф Кыямов, Олег Анисимов, Зөфәр Нурхамәтов 480-530 шар килограммлы терлек саталар, ә менә "Кулон" а/ф, фермерлар Мария Козлова, Фәргат Вәлиев, Татьяна Белоглазоваларда - нибары 170-270 шәр килограммлы гына.
Бозаулар үрчеме буенча 2012 ел дәрәҗәсенә карата 40 башка күбрәк алынган, 100 сыерга 87 бозау туры килә. Фермерлар Татьяна Белоглазова, Владимир Зубов, Николай Скоков һәм "Кулон" а/ф яхшы үрчем алганнар.
Төп көтүне таналар белән тулыландыру сөт җитештерүне арттыруда менә дигән алым булып тора. 2013 елда 100 баш сыерга уртача 24 тана кертелә. Әлеге юнәлештә фермерлар Фәргат Вәлиев, Александр Савельев, Владимир Зубов, Николай Скоков һәм Мария Козловалар яхшы эшләгән.
2013 елда 318 баш МЭТ үлгән, бу 2012 ел дәрәҗәсеннән 86 башка күбрәк. Шунысы борчу тудыра, кайбер хуҗалыкларда ("Игенче" ҖЧҖ, "Кулон" а/ф, "Садыйков М.Х." һәм "Нурхамәтов З.М.") үрчемгә карата процентларда 7-10% шар терлек үлеменә юл куелган, ягъни 10 бозауның 1 се үлә дигән сүз.
2014 елның 1 гыйнварына район хуҗалыкларында 15352 баш МЭТ (шул исәптә 4903 сыер), 830 баш дуңгыз, 4180 сарык һәм 654 баш ат асрала.
ВЕТЕРИНАРИЯ
ЧАРАЛАРЫ
2013 елда үткәрелгән һәм агымдагы елга планлаштырылган ветеринария чаралары турында ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин сөйләп үтте.
Ул яңа туган бозауларның сакланышы буенча һәм "Татарстан" а/ф-ның Шахмай (Хамит Мөхәммәдиев), Чаллы Башы (Илгизәр Сабитов) һәм Тубылгы Тау (Фидаил Хәлилов) бүлекчәләре җитәкчеләренә зооветталәпләрне бозган өчен җитди кисәтүләр белдерде.
ИКЪТИСАДЫЙ
КҮРСӘТКЕЧЛӘР
Төп күрсәткечләр буенча район хуҗалыклары рейтингы турында район авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисадый мәсьәләләр буенча консультанты Энҗе Шәйдуллина информация ясады. Түбәндәгеләр исәпкә алынган:
1 хезмәткәргә акчалата выручка; 2012 ел белән чагыштырганда МЭТ-нең баш саны арту; сөт җитештерү арту; 1 хезмәткәргә уртача айлык хезмәт хакы;
бөртекләтә берәмлекләрдә уңдырышлылык.
2013 елда акчалата выручка 651 млн. сум тәшкил иткән: (37% - үсемлекчелектә, 63% - терлекчелектә). 1 хезмәткәргә уртача - 583 мең сум, 1 гектар сөрү җиренә - 7,3 мең сум.
1 хезмәткәргә акчалата выручка иң күбе "Скоков Н.А." КФХ-да - 750 мең сум, иң түбәне - 435 мең сум "Игенче" ҖЧҖ-тә.
2013 елда районда АПК-ны үстерүгә дәүләттән 109 млн. сум субсидия алынган, ул акчалата 1 сум выручкага 17 тиен чыга.
Айлык уртача хезмәт хакы "Козлова М.И." КФХ-да иң югарысы - 12 мең сум, иң түбәне "Кулон" а/ф-да - 7100 сум.
Район бюджетына авыл хуҗалыгы оешмалары күчергән салым түләүләре (керемгә карап, җир өчен) буенча китерелгән саннар кызыклы. Биредә иң зур өлешне (5,5% яки 1 хезмәткәргә 14375 сум) "Татарстан" а/ф түли, аннан соң "Кулон" а/ф (2,2%), "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ (0,86%), "Козлова М.И." КФХ (0,76%) бара һ.б. Районда салым түләүләренең 10 проценты авыл хуҗалыгы оешмаларына туры килә. Кайбер хуҗалыклар салым түләүдән качалар, ягъни хезмәт хакын конвертларда бирәләр яки хезмәт законнарын бозып, кешеләрне килешү төземи генә эшләтәләр.
- Мондый тәртипсезлекләрне бетерергә кирәк, - дип искәрде Вячеслав Козлов. - Мәшгульлек үзәге башка хезмәтләр белән берлектә бу мәсьәлә буенча ныклап торып шөгыльләнергә тиеш һәм ачыкланган закон бозуларны бетерергә кирәк.
Барлык төп күрсәткечләрне исәпкә алып 2013 елда хуҗалыклар рейтингында беренче урынны "Козлова М.И." КФХ били, "Зубов В.С." КФХ икенче урында, "Архангельское" КФХ ҖЧҖ - өченче, "Скоков Н.А." һәм "Кулон" а/ф - дүртенче, "Игенче" ҖЧҖ - бишенче, "Татарстан" а/ф - алтынчы урында.
СӨТНЕҢ СЫЙФАТЫ
Сөтчелек тармагы алып баруда нәтиҗәлелек турыдан-туры продукциянең сыйфатына бәйле, район авыл хуҗалыгы идарәсенең сатып алулар буенча консультанты Энҗе Гинатуллина шул хакта мәгълүмат бирде.
2013 елда сатылган сөтнең 74% югары сортлы, 3,8% майлылыкта тапшырылган. Өстәп 2147 тонна сөт язылган, бу 30 млн. сум чамасы акча дигән сүз. Агымдагы ел башыннан райондагы күпчелек хуҗалыклар сыйфатлы сөт саталар, тапшырылган продукция өчен акча да шактый арта. Ел башына шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең баш саны турында район статистика бүлеге начальнигы Валентина Прыткова чыгыш ясады (тәфсилләбрәк газетабызның киләсе саныннан укый аласыз).
ЙОМГАК ЯСАУ
Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектәге агымдагы хәлләрнең торышына анализ ясады, агымдагы елда субсидияләр 2012 ел белән чагыштырып 2013 елгы күрсәткечләргә нигезләнеп түләнәчәк, дип белдерде.
Район башлыгы производствода техника куркынычсызлыгы мәсьәләләренә тукталды (кайбер хуҗалыкларда шушы вазыйфа буенча белгечләр бөтенләй юк яки бу эш кемгә дә булса йөкләтелгән), ул, авыл җирлеге башлыкларының отчетлары тотына, анда шушы авыл җирлегендә эш алып баручы субъект җитәкчесенең чыгышы булырга тиеш, диде, пай җирләре өчен түләү гектарына 500 сумнан ким булмаска һәм арендага җир алучылар җир салымы түләргә тиешләр, дип искәрде, җитәкчеләрнең игътибарын авыл хуҗалыгы белгечләре һәм эшчеләре өчен торак төзүгә һәм кышкы чорда кадрлар укытуга юнәлтте. Район башлыгы, авыл товар җитештерүен үстерүгә вак һәм урта фермер хуҗалыкларын һәм гаилә фермаларын үстереп ирешеп була, дип билгеләп үтте.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев