Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

ШЯХ буенча республика программалары гамәлдә булачак

Авыл җирлекләре башлыклары һәм сөт җыючылар катнашында узып баручы елда халыкның хезмәт активлыгы буенча үткәрелгән соңгы киңәшмәдә 2016 елның 11 аена йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Надежда Попкова үткәрде.

Ул хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча республика рейтингында 11 айлык эш нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районының 16нчы урынны биләвен билгеләп үтте.Лизинг - грантлар һәм 100 йортка туры килгән мал саны буенча районда иң яхшы күрсәткечләр булса, калганнар өстендә әле эшлисе дә эшлисе.
2016 елда район халкы хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм сыйфатында 24 миллион сумнан артык төрле субсидия алган. 100 йортка субсидия алу буенча рекордчылар - Акъяр, Шахмай һәм Тубылгы Тау АҖ - алган субсидияләре 17,15 һәм 11 мең сум. Шушы күрсәткечне арттыру өчен халыкка гамәлдәге субсидия төрләре буенча күбрәк мәгълүмат җиткерү кирәк.
Октябрь - ноябрь айларында халыктан сөт җыю-сату тотрыкланган һәм ул узган ел дәрәҗәсенә җиткән.11 айда уртача сөт сату бәясе 17 сум 76 тиен тәшкил иткән, бу 2015 елдагы шул ук чор белән чагыштырганда 2 сумга күбрәк. КМС заводы ноябрь аенда сөт җыючылар белән уртача 22 сум 47 тиеннән исәп-хисап ясаган, ул 2015 ел белән чагыштырганда 4 сумга арткан.
Ноябрь аенда ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдиме белән халык белән исәп-хисап уртача 21 сум 14 тиеннән ясалган: ноябрь аенда ШЯХ-дан җыелган сөтнең бәясе 20 сумнан ким булмаска тиеш.
Декабрь-гыйнварда бәяләр планкасы министрлык тарафыннан арттырылачак - 21 сумнан да ким түгел, ә сөт җыючылар белән 1 сорт өчен 23 сумнан, югары сорт өчен 25 сумнан исәп-хисап ясарга .
Декабрьнең беренче яртысы өчен өч сөт җыючы исәп-хисап ясамаган, КМС заводы аларга акча күчерә алсын өчен шул өч кешегә тиз арада теләсә кайсы банкта исәп-хисап счетлары ачарга кирәклеге йөкләнде (чөнки Татфондбанк счетлары хәзер гамәлдә түгел).
31 декабрьгә кадәр халык белән литрын 21 сум 14 тиеннән дә түбән булмаган бәядән исәп-хисап ясалырга тиеш.
100 хуҗалыкка ШЯХ кредитлары саны буенча түбәндәге авыл җирлекләрендә уртача республика күрсәткеченнән югары: Тубылгытауда - 85, Акъяр -84, Шахмай -75, Чабаксар - 57,Акбүре -49, калган АҖ-ләр район буенча уртача күрсәткеч дәрәҗәсендә, яки аннан түбән, ә республика буенча район 14 урында.
Ветстанция начальнигы Евгений Лазарев ветеринария берләшмәсенең 11 айдагы, терлекләрне чалу пунктлары эшенә анализ ясап чыгыш ясады, Чабаксар АҖ-нең юл картасы үтәлеше турында АҖ башлыгы Николай Парамонов сөйләде.
Киңәшмә азагында сөт җыю буенча ике яңа эшмәкәр белән таныштырдылар. Киңәшмәдә шулай ук авылда хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү буенча барлык субсидияләр киләчәктә дә гамәлдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев