Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ШЯХ уңышлары һәм проблемалары

    Халыкның хезмәт активлыгы буенча үткән киңәшмәдә уңышлар һәм аны күтәрү проблемаларын тикшерүдән тыш, 2015 елда сөт тапшыру буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән 10 ШЯХ хуҗасына бүләкләр тапшырдылар. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова 2016 елның гыйнвар аенда ШЯХ-ның эшенә йомгакны узган киңәшмә беркетмәсен анализлаудан башлады: билгеләнгән эшләр үтәлгән яки башкару стадиясендә....

    Халыкның хезмәт активлыгы буенча үткән киңәшмәдә уңышлар һәм аны күтәрү проблемаларын тикшерүдән тыш, 2015 елда сөт тапшыру буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән 10 ШЯХ хуҗасына бүләкләр тапшырдылар.

    Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова 2016 елның гыйнвар аенда ШЯХ-ның эшенә йомгакны узган киңәшмә беркетмәсен анализлаудан башлады: билгеләнгән эшләр үтәлгән яки башкару стадиясендә.
    Гыйнвар аенда халыктан 35 тоннадан артык сөт җыелган - бу 2015 елгы күрсәткечтән 8 тоннага күбрәк, башка каналлар буенча да сөт сату 5 тоннага арткан. Соңгы өч елда хәзерләү бәяләре артса да, эшкәртү предприятиеләренә шуны истә тотарга кирәк - базар үз шартларын куя. Җыеннарда халык күп тапкырлар сөтне 18 сумнан сөт җыючыга биргәнче, 25 сумнан күршесенә сатуны отышлырак икәнен әйтә килә. 2016 елның гыйнвар аенда КМС заводында уртача сатып алу бәясе 19 сум 70 тиен тәшкил иткән (2014 елның гыйнварында - 18 сум 19 тиен, 2015 - 16 сум 97 тиен), халык белән исәп-хисап 18 сум 55 тиеннән ясалган. Халык КМС заводы күтәргән бәядән файда күрәме соң? Кызганычка каршы, юк диярлек, чөнки кайбер сөт җыючылар арткан акчаны үзләренә калдыралар. -Берничә авылда сөт җыеп, транспорт чыгымнары күбрәк булганнардан кала башкаларда бәяләрдә аерма бер сумнан артмаска тиеш, - диде Надежда Попкова.
    Күбесенең халык белән исәп-хисап ясауда бурычлары бар. Район башлыгы Вячеслав Козлов, акча булмаса 5-6 көнгә банктан кредит алыгыз, түләүдә бернинди тоткарлык булырга тиеш түгел, дип өстәде. 2016 елда ШЯХ-на кредит бирү программасы буенча районга 18 кредит бирелгән. Бу кризис һәм финанс кыенлыклары чорында мөмкин булган иң отышлы кредит. Процент ставкасы 21-22%, шуның 11%-ы субсидияләнә. 2016 елда 52 кеше кредит алырга теләк белдергән, 13 авыл җирлегеннән 39 кеше мини-ферма төзү программасында катнашырга теләк белдергән (субсидия 200 мең сум), шуларның 17-се документлар тутыра.
    Мисал өчен, Кукмара районында бу эшкә 60 кеше акча алган, ягъни районны үстерүгә 1 млрд. 200 мең сум акча кайткан, аны кире бирмәскә кирәк. Безнең районда 9 авыл җирлегендә 33 шәхси хуҗалык субсидияләнүче таналар алырга җыена. Башмак таналар бары рәсми фермер хуҗалыклардан яки ҖЧҖ-дән (күршедән түгел) генә алынырга тиеш, төгәлрәге, кулда касса аша түләнгән документ булырга тиеш.
    Халыкның яшь МЭТ, дуңгыз балаларына, йорт кош-кортларына ихтыяҗ мониторингы алып барыла. Районның фермер хуҗалыкларына сату өчен 1000 баш дуңгыз баласы әзерләргә йөкләнгән, алар үгезләрне дә проблемаларсыз саталар. Район авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан республика хуҗалыклары белән элемтә булдырылган, аларда яшь кош-корт сатып алып та булачак.
    Сыерларны ясалма орлыкландыру буенча халыкта шелтәләр күп. Аерым киңәшмәләрдә ясалма орлыкландыру буенча барлык технологларны чакырырга һәм булган проблемаларны аерым-аерым анализларга кирәклеге әйтелде.
    2015 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар ярминкәләрдә актив катнашканнар, сатылган авыл хуҗалыгы продукциясенең (КФХ-ларда 52%) 42%-ы алар өлешенә туры килә. Транспорт чыгымнарын каплауга бирелгән субсидия 885,4 мең сум тәшкил иткән. Халыкның хезмәт активлыгы арту аларның тормыш шартларын яхшыртуга китерә. Моны, аерым алганда, банклардагы халык акчалары күләменең артуы да раслый: барлыгы 401,697 млн.сум, 2014 ел дәрәҗәсенә карата үсеш - 67 млн.сум.
    2016 елның 20 мартында барлык торак пунктларда үзара салым буенча референдум үткәреләчәк, монда халык актив катнашырга тиеш. Үзара салым буенча акча җыю нисбәтеннән Вячеслав Козлов халыктан нинди дә булса бирем булырга тиешлеген билгеләп үтте, чөнки һәр авылда мәктәпләр, клублар, газ һәм су үткәргечләр һ.б. төзелә.
    2015 елда авыл җирлекләре һәм, гомумән, район буенча юл карталарын үтәү анализы һәм 2016 елга бурычлар турында икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады. Шуның белән киңәшмә үз эшен төгәлләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: