Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сигез айда эш нәтиҗәләре

Ту­ла­ем ал­ган­да, ра­йон ху­җа­лык­ла­ры бы­ел­гы­сы ел­да на­чар эш­лә­мә­гән. МЭТ, дуң­гыз­лар, ат­лар­ның баш са­ны, сөт һәм ит җи­теш­те­рү арт­кан, үр­чем дә күб­рәк алын­ган. Шул ук ва­кыт­та са­рык­лар­ның баш са­ны ки­ме­гән. Тер­лек­ләр­нең баш са­ны 1 сен­тябрь­гә ра­йон­да 15195 баш МЭТ исәп­лә­нә, бу үт­кән ел­да­гы­дан 581 баш­ка күб­рәк. Иң зур ар­тым "Вә­ли­ев Ф.Р."...

Ту­ла­ем ал­ган­да, ра­йон ху­җа­лык­ла­ры бы­ел­гы­сы ел­да на­чар эш­лә­мә­гән. МЭТ, дуң­гыз­лар, ат­лар­ның баш са­ны, сөт һәм ит җи­теш­те­рү арт­кан, үр­чем дә күб­рәк алын­ган. Шул ук ва­кыт­та са­рык­лар­ның баш са­ны ки­ме­гән.

Тер­лек­ләр­нең

баш са­ны

1 сен­тябрь­гә ра­йон­да 15195 баш МЭТ исәп­лә­нә, бу үт­кән ел­да­гы­дан 581 баш­ка күб­рәк. Иң зур ар­тым "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХ да кү­зә­те­лә (52 баш), эш­мә­кәр Р.М. Ис­ха­ков на­чар­рак эш­лә­гән - 13 баш ки­ме­гән. Дуң­гыз­лар 1047 баш исәп­лә­нә, үт­кән ел дә­рә­җә­сен­нән 314 баш­ка күб­рәк. Иң зур үсеш "Хорь­ков А.А." КФХ да (70 баш), фер­мер Н.А. Ки­се­ле­ва на­чар эш­лә­гән (11 баш ки­ме­гән). Ат­лар 658 баш исәп­лә­нә. Ар­ту "По­рец­кий С.Н." КФХ хи­са­бы­на ире­шел­гән (17 баш­ка). Са­рык­лар­ның баш са­ны 396 га ки­ме­гән һәм 4524 баш исәп­лә­нә. Ки­мү "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖә нә­сел са­рык­ла­рын са­ту хи­са­бы­на ки­леп чык­кан.

Сөт җи­теш­те­рү

8 ай эчен­дә156493 цент­нер сөт җи­теш­те­рел­гән, бу 2011 ел дә­рә­җә­сен­нән 11990 цент­нер­га күб­рәк. Иң зур үсеш "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­на ту­ры ки­лә - 6342 цент­нер, шу­шы чор­да "И­ген­че" ҖЧҖ на­чар эш­лә­гән, уз­ган ел­га ка­ра­ган­да 227 цент­нер­га ким­рәк.

Ит җи­теш­те­рү

8 ай­да МЭТ ите җи­теш­те­рү 1838 цент­нер­га арт­кан һәм 14280 цент­нер тәш­кил итә. Иң күп ар­тым "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да - 1186 цент­нер, "Зу­бов В.С." КФХ на­чар­рак эш­лә­гән (54 цент­нер­га). Дуң­гыз ите җи­теш­те­рү 10 про­цент­ка ки­ме­гән, бу "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да дуң­гыз­лар­ны бе­те­рү нә­ти­җә­се.

Ур­та­ча тәү­лек­лек ар­тым

МЭТ бу­ен­ча ур­та­ча тәү­лек­лек ар­тым 649 грамм, дуң­гыз­лар бу­ен­ча 369 грамм тәш­кил ит­кән. Күр­сәт­кеч­ләр­нең бе­раз ар­туы кү­зә­те­лә. "Коз­лов В.В." КФХ тер­лек­че­лә­ре МЭТ бу­ен­ча юга­ры ар­тым алу­га ире­шә­ләр - 915 грамм, ә иң тү­бә­не фер­мер­лар: Ба­ро­ва, Ти­хо­нов, Ба­һау­ет­ди­нов һәм Гый­ба­дул­лин­нар­да (510 грамм). "Са­вель­ев А.А." КФХ да дуң­гыз­лар­дан ях­шы ар­тым алу­га иреш­кән­нәр (391 грамм), иң аз алу­чы­лар: "Ар­темь­е­ва Л.Р." һәм "Хорь­ков А.А." КФХ­лар (310 грамм).

Үр­чем алу

Бы­ел 3788 бо­зау (плюс 633 баш), 874 дуң­гыз ба­ла­сы (плюс 314 баш), 121 тай (плюс 51 баш) һәм 1646 баш бә­рән (плюс 229 баш) алын­ган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X