Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сөт сату арта

8 ай эчендә 2022 ел дәрәҗәсеннән 300 тоннага күбрәк сөт сатылган

АҖ башлыклары һәм сөт җыючылар белән үткән чираттагы киңәшмәдә халыкның хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Надежда Попкова үткәрде.

Сөт сату арта

— 2023 елның 8 аенда халык 4827,7 тонна сөт саткан, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 297 тоннага күбрәк, — дип билгеләп үтте ул. — Продукциянең яртысыннан артыгы (52,7%) КМС заводына эшкәртүгә тапшырыла, 555-560 тоннасын (11,5-11,6%) «Закамье» ҖЧҖ һәм Баулы сөт комбинаты эшкәртә, 400 тоннадан артыгы ШЭ И. А. Чебенев өлешенә туры килә һәм башка төр сатулар 720 тонна (14,9%) тәшкил итә.

Соңгы көннәрдә сөткә бәяләрнең бераз артуы күзәтелә, бу тенденция алга таба да дәвам итәчәк. Гомумән алганда, 8 ай эчендә сөт өчен уртача исәп — хисап бәясе 22,6 сум/кг тәшкил иткән (шул исәптән август өчен — 19,1 сум/кг). Әлбәттә, бу 2022 елгы дәрәҗәдән (6 сумга/кг) күпкә түбәнрәк, әмма, инде әйтелгәнчә, бәяләр күтәрелә башлаган.

Сөт өчен исәп-хисапларның иң югары бәяләре «Закамье» ҖЧҖдә — 20,06 сум/кг, аннан соң ШЭ Чебенев И. А. һәм ШЭ Киселев Ю. В. — 19,65 — 19,63 сум/кг, ә менә Баулы сөт комбинаты буенча бәяләр иң түбәне — 18,30 сум/кг. Район буенча август өчен халык белән исәп-хисап уртача 17,87 сум/кг тәшкил иткән.

Сатыла торган продукциянең сыйфаты турында сөйләгәндә, докладчы сыйфатны билгеләүгә пробаларның даими рәвештә алынуын билгеләп үтте. Кызганычка каршы, сөткә су кушу фактлары да ачыклана (ШЭ В. Б. Горбуновта һәм ШЭ И. И. Михайловта 4,5-4,9шар % су ачыкланган). 8 ай эчендә халыкка сыйфатсыз сөтне кире кайтару 10 тонна тәшкил иткән.

Надежда Попкова шулай ук хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме мәсьәләләренә тукталды. Агымдагы елның 8 аенда 9,4 млн сумнан артык субсидия алынган, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 1,4 млн сумга күбрәк. Иң зур сумма — 7 млн сумнан артык — халык сыерлар һәм кәҗәләр тоту чыгымнарын каплауга алган. Мини-фермалар төзүгә 1,2 млн сум, башмак таналар сатып алуга ШЯХ субсидияләре — 120 мең сум, яшь кош-кортлар сатып алуга — 442 мең сум, ярминкә сәүдәсе өчен субсидияләр 273 мең сум тәшкил иткән.

15 сентябрьгә сатып алынган терлек һәм кош-корт саны буенча мәгълүматларны анализлап, докладчы барлык төрләр буенча үсеш күзәтелүен билгеләп үтте, бу бик тә сөендерә. Архангел, Красный Октябрь, Тубылгытау авыл җирлекләрендә яшь терлекләр (МЭТ) сатып алу буенча күрсәткечләр яхшы, Зирекле, Әдәмсә һәм Тубылгы Тауда сарыкларның баш саны сизелерлек арткан.

Яшь кош-кортлар сатып алуга килгәндә, иң күп бройлер чебиләрен Акбүре Яңа Чишмә һәм Тубылгы Тауда, казларны — Ленино, Шахмай һәм Тубылгы Тауда, үрдәкләрне — Акъярда һәм Ленинода сатып алганнар. Барлыгы 11 мең баш бройлер, 1300 күркә, 9500 тавык, 4300 үрдәк һәм 5500 каз сатып алынган. Кош-корт итенең шактый өлеше ярминкәләрдә сатылачак.

Надежда Попкова үзенең чыгышы ахырында печән (барлыгы 8600 тонна), салам (2350 тонна) һәм ашлык (1580 тонна) әзерләү мәсьәләләренә тукталды. Әлегә кышлату өчен азык белән тәэмин ителеш 72% тәшкил итә. Ул шулай ук халыкның мини-ферма төзү программасында катнашуын анализлады (2024 елда 5 ферма төзү планлаштырыла) һәм кооперативлар төзү мәсьәләләренә кагылды. Бу мәсьәлә белән конкретрак шөгыльләнергә кирәк, авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен саллы гына федераль грантлар каралган.

Сөт сату арта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев