Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сөт сатудан керем — 960 мең сум тирәсе

Авыл хуҗалыгы оешмаларының сөт сатудан көнлек кереме 958 мең сум тәшкил итә.

Район хуҗалыклары көн саен 30 тоннадан артык сөт сата, бу 2023 ел дәрәҗәсенә карата 53 % тәшкил итә. «Игенче», «Закрома» ҖЧҖләре, «Садыйков М. Х.», «Дягтярев М. Н.» һәм «Козлов А. Е.» КФХлары 2023 елга плюс белән эшли.

Берничә фермер хуҗалыгы («Котов С. Е.», «Ситдыйков Р. Р.» һәм «Гарифуллин И. И.» КФХлары) савым сыерлары көтүен югары савымлы башмак таналар белән тулыландыра, соңгы көннәрдә 40 баш сатып алынган.

Бүген район хуҗалыкларында 2246 баш сыер исәпләнә, узган ел 5320 баш булган. Кимү «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Скоков Н. А.» һәм «Козлова М. И.» КФХларында терлекләрне бетерү сәбәпле килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев