Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Спортта горурланырлык кешеләребез бар

    16 февральдә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, ведомствога караган учреждениеләрнең 2015 елда эшләгән эшләренә йомгак ясау киңәшмәсе узды, аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде. Киңәшмәдә аның урынбасары Валентина Семеняк, спорт төрләре буенча федерация рәисләре, БЯСМ тренерлары - укытучылары, "Аҗаган" яшүсмерләр клубы җитәкчесе, спорт ветераннары, физик мөмкинлекләре чикле...

    16 февральдә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, ведомствога караган учреждениеләрнең 2015 елда эшләгән эшләренә йомгак ясау киңәшмәсе узды, аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.

    Киңәшмәдә аның урынбасары Валентина Семеняк, спорт төрләре буенча федерация рәисләре, БЯСМ тренерлары - укытучылары, "Аҗаган" яшүсмерләр клубы җитәкчесе, спорт ветераннары, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында үткәрелгән республика ярышларында җиңүчеләр, БЯСМ-дә тәрбияләнүче - республика ярышларында призлы урыннар яулаучылар һәм иҗтимагый оешма лидерлары катнашты.
    2015 елда үз оешмалары эшләгән эшләргә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева, БЯСМ директоры Валерий Кузнецов, "Форпост" үзәге директоры Ирина Иванова, өстәл теннисы буенча федерация рәисе Рәфис Вафин, "Бердәм Рәсәйнең Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Мартышова, "Аграр яшьләр берлеге" иҗтимагый оешма рәисе Евгений Янова исәп-хисап тотты.
    2015 елда физкультура һәм массакүләм спорт хәрәкәттә - үсештә булды, казанышлар-уңышлар елдан-ел арта тора, спортчылар республикада, Идел буенда һәм Рәсәйдә район данын лаеклы яклап киләләр. Кыскасы, горурланырлык уңышлар бар, район газетасы да бу казанышлар турында һәрдаим язып тора. Спортта һәм физкультура-массакүләм эшләргә йомгак ясап, Ринат Фәсахов уңай яклар һәм җитешсезлекләр турында сөйләде. Ул тренерларга ярышларда уңай нәтиҗәләргә ирешкән өчен рәхмәт белдерде һәм 2016 елга алга бурычлар куйды.
    Аннан соң 2015 ел дәвамында физкультура һәм спортны үстерүгә өлеш керткән лаеклы шәхесләрне район башкарма комитетының һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Болар тренерлар - БЯСМ укытучылары: бокс буенча - Леонид Шабалин, мини-футбол буенча Артур Холин һәм Дмитрий Подопрелов, гер спорты буенча Ринат Гатин, волейболда Илгизәр Сабиров иде. Алардан тыш спорт төрләре буенча федерация рәисләре: өстәл теннисы буенча Рәфис Вафин, йөзүдә - Галина Скокова, бадминтонда - Роман Губкин, чаңгы ярышы буенча Ришат Билалов, милли көрәш буенча Шәүкәт Госсаметдинов бүләкләнде.
    Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында республика ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән призлы урыннар яулачылар да бүләкләнде: өстәл теннисы буенча - Наталья Репина, йөзү буенча - Валентина Янова, җиңел атлетика буенча - Алмаз Шакиров. Спорт ветераннары арасында гер спорты буенча җиңүчеләр Александр Попков һәм Ирек Вәлиевлар бүләкләнде.
    Пенсия яшендәге кешеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өчен "Пенсионерлар берлеге" җирле бүлегенең иҗтимагый оешма рәисе Анастасия Козлова бүләкләнде.
    17 яшьлек игезәк ир туганнар Роберт һәм Арут Арутюняннар бокс буенча спорт мастерына кандидатлар нормативларын үтәгән өчен дипломнар, значоклар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Мини-футбол буенча БЯСМ яшүсмерләр командасына югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. 2015 елда яшьләр белән нәтиҗәле эш алып барган өчен җәмәгать оешмалары җитәкчеләренә дә яшьләр эшләре буенча бүлектән бүләкләр тапшырылды.
    Бүләкләү мизгелләрен газетабызның novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: