Сөт хәзерләү арта
Үткән пәнҗешәмбе көнне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов КМС заводында авыл җирлекләре башлыклары, сөт җыючылар һәм орлыкландыручылар белән халыктан сөт җыю мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Евгений СТАРОВ Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Наилә Закирова үткән киңәшмәдә төзелгән беркетмәнең үтәлеше, авыл җирлекләре, сөт җыючылар арасында мартта һәм беренче кварталда сөт сатып алуга...
Үткән пәнҗешәмбе көнне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов КМС заводында авыл җирлекләре башлыклары, сөт җыючылар һәм орлыкландыручылар белән халыктан сөт җыю мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Евгений СТАРОВ
Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Наилә Закирова үткән киңәшмәдә төзелгән беркетмәнең үтәлеше, авыл җирлекләре, сөт җыючылар арасында мартта һәм беренче кварталда сөт сатып алуга җентекле анализ белән чыгыш ясады. Ел башыннан башлап шәхси секторда МЭТнең баш саны 416 га арткан. Ул Зирекледә - 76га, Әдәмсәдә - 70кә, Чабаксарда - 38гә, Акъяр авыл җирлегендә 37 башка арткан, Петропавел (26 башка) һәм Архангел (20) АҖ-дә кимү күзәтелә. Ел башыннан сыерлар 17 башка кимегән: Архангелдә - 9 һәм Петропавел АҖ-дә - 8 башка. Өч ай эчендә халыктан 797,7 тонна сөт хәзерләнгән. Акъяр, Архангел, Шахмай һәм Чабаксар АҖ территорияләрендә сөтне уртача район күрсәткеченнән күбрәк хәзерлиләр. Зирекле, Тубылгытау һәм Әдәмсә АҖ-дә үткән ел дәрәҗәсенә карата яхшырак эшләгәннәр. Ленино (66), Акбүре (90), Буревестник (96) һәм Екатерина (98 процент) АҖ-дә сөтне үткән елдагыдан азрак хәзерләгәннәр.
КМС заводы тарафыннан сөт сатып алуга анализ белән (сөт җыючылар арасында) икътисадчы
2 нче биттә
1 нче биттә
Екатерина Попкова чыгыш ясады. Ул мартта заводка 261,1 тонна сөт китерелгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 16,4 тоннага азрак, дип билгеләп үтте. Майлылыгы буенча халыктан тапшырыла торган сөтнең яхшы сыйфатлы булуы нәтиҗәсендә 10,5 тонна сөт өстәмә рәвештә исәпләнгән. Мартта халыктан заводка көн саен 8,5 тонна сөт кергән, хәзер 12шәр тонна тапшырыла. Сөт тапшыру бәяләре төрле. Әгәр квартал өчен уртача сату бәясе 11 сум 52 тиен тәшкил иткән булса, Горбуновта ул 12 сум 59 тиен, Шәйхетдиновның - 11 сум 73 тиен, ә Якуповта нибары 10 сум 31 тиен генә, Чабаксар АҖ-дә - 10 сум 15 тиен.
Лаборатория мөдире Ольга Совкова КМС заводына килә торган сөтнең сыйфатына анализ ясады. Күп кенә хәзерләүчеләр сөт тапшыруда хәйләләгән кешеләргә карата чаралар күрмиләр. Яңа Чишмәдән Галиуллинның 2 процент майлылыкта сөт тапшырган өчен бу эштән читләштерелүен мисал итеп китерделәр. "Вамин" предприятиеләрендә чыгарыла торган сөт ризыкларын сатуны киңәйтү буенча КМС заводының эш планнары турында аның директоры Федор Бурчин сөйләде. Узган ел "Вамин"да җитештерелгән сөт ризыклары 5 млн. сумлык (артыгы белән) сатылган, быел исә торак пунктларга тарату хисабына сөт ризыкларын сатуны 2 мәртәбә арттыру планлаштырыла. Киңәшмәдә сөт җыючы Чулпан Сөләйманов халык белән исәп-хисап ясау турында сөйләде. Узган киңәшмәдә аның адресына тәнкыйть сүзләре яңгыраганнан соң хәлләр тотрыкланган. Авыл хуҗалыгы идарәсенең селекция-нәсел хезмәте начальнигы Илшат Дәүләтшин ясалма орлыкландыру пунктларының эше турында мәгълүмат җиткерде. Май аенда ясалма орлыкландырудан соң туган бозаулар өчен орлыкландыручыларга премия тапшырылачак, премия бирү турында положение эшләнеп бетү янында. Ит токымлы бозаулар алу өчен спермалар кайтарту мәсьәләсе хәл ителә. Сөтне мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына тапшыручыларга куелган таләпләр турында районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин сөйләде. Шулай ук халыкта сыерларның үлү сәбәпләре буенча, сыерларда мастит авыруын ачыклау өчен сөткә даими тест үткәрү мәсьәләләре күтәрелде.
Киңәшмәне төгәлләп, район башлыгы Вячеслав Козлов тагын бер кат халыкка сөт акчасын турыдан-туры лицевой счетларга күчерү бурычын куйды. Киңәшмәдә район тормышындагы кайбер башка мәсьәләләр дә карап тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев