Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сөт – табышның төп чыганагы

Авыл хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары катнашында узган чираттагы киңәшмәдә 2018 елның 5 аенда терлекчелектәге һәм чәчү эшләренә нәтиҗә ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов  үткәрде.

Җитештерү күрсәткечләре


Терлекчелектәге 5 айлык эшләргә җентекле анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады.
- Сөт җитештерүдә һәм МЭТ нең баш санын арттыруда 5 айда уңай якка үзгәрешләр бар, - дип билгеләп үтте ул. - Сөтле сыерларның баш санын арттыра алдык (2017 елга карата 103 % яки 5469 баш), сөт җитештерү 10605 тонна тәшкил итте, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 59 тоннага  күбрәк, 1 баш сыердан 1939 килограмм сөт савып алынган.
Кызганычка каршы, дуңгызларның баш саны нибары – 138 (2017 елга карата 36 %) һәм сарыклар – 2593 баш (2017 елга  карата 77 %), ә атлар 35 башка күбрәк (барлыгы 809 баш - “Скоков Н.А.“ КФХ да барыннан да күбрәк – 209 баш, “Игенче“ ҖЧҖ дә – 133 баш).
- Һәр хуҗалыкта җәмәгать туклануы өчен товарлыксыз  ферма булдыру кирәк, ашханә өчен гел МЭТ суеп тору табышсыз, - дип ассызыклады район башлыгы. - Атларның баш санын арттыруга да игътибар бирү кирәк, чөнки бүген ат итенә сорау арта.
5 айда 2584 баш бозау алынган, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән  206 башка кимрәк. 100 баш сыерга исәпләгәндә 37 бозау алынган, “Скоков Н.А.“ һәм “Савельев А.А.“ КФХ да күрсәткечләр зуррак.
- Үрчем алуда һәм аның сакланышы өчен бар җирдә дә мөмкинлекләр бар, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов. - Исәпкә алу эше тиешенчә алып барылмый, яшь терлекләр күпләп үлә.       
Әлеге мәсьәләдә авыл хуҗалыгы идарәсе һәм ветеринария берләшмәсе белгечләре дә тиешенчә эшләми.
5 айлык нәтиҗәләр буенча  бары ике хуҗалыкта гына - “Нурхамәтов З.М. “ КФХ-да һәм “Игенче“ ҖЧҖ-дә төп дүрт күрсәткеч тә (МЭТ-нең баш саны, тулаем савып алынган сөт, ит җитештерү һәм бозаулар үрчеме) үтәлгән, калганнарында 1-2 күрсәткеч буенча үтәлмәгән.


Икътисадый күрсәткечләр


Авыл хуҗалыгы оешмаларының 5 айда акчалата керемнәре 214 млн. сум тәшкил иткән, шуның 130 млн. сумы сөт сатудан (62 %), 41 млн. сумы – ит сатуга туры килә (20 %).
Бер  шартлы баш терлеккә терлекчелек продукциясе сатудан кергән акчалата керем иң күбе “Кулон“  а/ф-да – 27,7 мең сум, “Козлова М.И.“ КФХ-да – 20 мең сум (район буенча 16,1 мең сум). Бу монда сөт сату югарырак бәядән баруы һәм аның сыйфаты  да тиешенчә булу белән аңлатыла. Ә менә“Нурхамәтов З.М.“ һәм “Зубов В.С.“ КФХ -ларда бу күрсәткеч нибары 8-11 мең сум гына тәшкил итә.
Район хуҗалыклары 5 айда субсидия сыйфатында 94 млн. сумнан артык дәүләт ярдәме алган.
Авыл халкының уртача хезмәт хакы 14300 сум (“Агро-Основа“ ҖЧҖ-дә – 15600, “Игенче“ ҖЧҖ-дә – 14900, ә менә “Вәлиев Ф.Р.“, “Архангельское“, “Савельев А.А.“ КФХ-ларда 11000-11600 шәр сум гына).
Киңәшмәдә шулай ук хуҗалыкларда ветеринария чаралары турында ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Илшат Дәүләтшин информациясе дә тыңланды, ә Россельхозцентр  район бүлеге начальнигы Рәфис Зиниятуллин чәчү эшләре нәтиҗәләре һәм азык хәзерләү эшләренең башлануы турында җиткерде.
Киңәшмәгә йомгак ясап  Вячеслав Козлов җитәкчеләрнең игътибарын, барлык терлекләрне җәйге лагерьларга күчереп, фермаларны һәм аларга орынып торган территорияләрне тирестән чистарту һәм дезинфекция ясау кирәклегенә юнәлдерде. Шулай ук парга калдырылган җирләрне эшкәртү һәм азык хәзерләү эшенең башлануына кагылышлы мәсьәләләргә дә кагылып үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев