Сөт җыюда проблемалар
Авыл җирлекләре башлыклары катнашында сөт җыючылар белән сөт хәзерләү буенча үткәрелгән киңәшмәдә халыктан сөт сатып алуда булган проблемалар, сөткә сатып алу бәяләре, тапшырыла торган сөтнең сыйфаты, КМС заводының сөт продукциясен сату күрсәткечләре турында сөйләштеләр. Башта район башлыгы урынбасары Наилә Закирова авыл җирлекләрендә ШЯХ буенча кредитлар бирү планының үтәлешенә анализ ясады....
Авыл җирлекләре башлыклары катнашында сөт җыючылар белән сөт хәзерләү буенча үткәрелгән киңәшмәдә халыктан сөт сатып алуда булган проблемалар, сөткә сатып алу бәяләре, тапшырыла торган сөтнең сыйфаты, КМС заводының сөт продукциясен сату күрсәткечләре турында сөйләштеләр.
Башта район башлыгы урынбасары Наилә Закирова авыл җирлекләрендә ШЯХ буенча кредитлар бирү планының үтәлешенә анализ ясады. 2012 елның I яртыеллыгында район буенча 181 кредит бирелгән (2011 елда ул 118 булган). Районда алынган кредитлар республика күрсәткеченнән югары (республика буенча 100 йортка - 28 кредит) булган авыл җирлекләре дә бар. Шахмай (43), Акъяр (42), Тубылгытау (42), Чабаксар (30), Акбүре (30) авыл җирлекләре бу нисбәттән алда баралар. Планнан берничә процентка калышучы авыл җирлекләре дә бар. Район буенча уртача 100 йортка 25 кредит алынган. Калышучы АҖ-нә планны тутырырга тырышырга кирәк.
Диаграммалар катнашучыларга шәхси сектордагы һәр сыердан сатылган сөт (саннар) турында мәгълүмат бирде. Халыктан сөт сатып алу буенча планны узган ел белән чагыштырганда Чабаксар АҖ 165 процентка, Акъяр - 146, Тубылгытау АҖ 123 процентка үти. Акбүре (67%), Ленино (59%), Яңа Чишмә (33%), Екатерина (84%), Зирекле АҖ (94%) үз күрсәткечләрен киметтеләр. Район буенча I яртыеллыкта сөт җыю тулаем 138%ка үтәлгән. Күп кенә АҖ-дә сөт җыю тотрыклы, тик Акбүре, Буревестник, Красный Октябрь АҖ-нә сөт җыю буенча даими хезмәткәрләр эзлисе. Наилә Закирова АҖ-нә сөт җыючыларны бүлү һәм беркетү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, дип билгеләп үтте. КМС заводы директоры Федор Бурчин сөт җыючыларның заводка сөт тапшырганда туган проблемалар турында яктыртты. I ярты еллыкта заводка 10753 тонна сөт кергән, шул исәптә 1700 тонна - халыктан. Үткән ел белән чагыштырганда бу саннар кимемәгән, хәтта бераз арткан да. Июньдә 1 кг сөт өчен сатып алу бәяләре үткән елдагыдан 10 тиенгә кимрәк һәм 8 сум 90 тиен тәшкил итә. Сатып алу бәясенең түбән булуы - проблемалы мәсьәлә, әмма якын араларда сөт бәясе элеккеге дәрәҗәдә калачак, ә августта аның вакытлыча гына артуы көтелә. Федор Бурчин тапшырыла торган сөтнең сыйфаты буенча кисәтү ясады. Тулаем күләмдә тапшырыла торган сөтнең 50 проценты - сортсыз сөт. Ул сөтнең майлылык проценты күбрәк булган саен, сатып алу бәясе дә югары булуын искә төшерде. Мисал өчен, майлылыгы 2,6 процентлы сөтнең 1 кг - 6 сум 32 тиен, ә 4,4 процентлы сөт 10 сум 40 тиеннән сатып алына. Димәк, сөт җыючылар һәм сөт тапшыручы кешеләр нинди сөтне тапшыру яхшырак булуын һәм аның сыйфатын ничек күтәрү хакында уйланырга тиешләр.
- Яңа Чишмә КМС заводы, - дип билгеләп үтте Федор Бурчин, - сөт эшкәртү буенча "Вамин" ААҖ-ның гамәлдәге 20 заводы арасында 11 урынны били. Завод продукциясе райондагы 76 азык-төлек кибетләренең 31ендә һәм Чистай районындагы 2 кибеттә сатыла, халык арасында зур популярлык казана. Продукциянең күләмен һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатын киметмәс өчен тырышып эшләргә кирәк. Сөт өчен халык белән исәп-хисап ясауда проблемалар булса да, якын араларда барлык бурычлар түләнәчәк, дип билгеләп үтте Наилә Закирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев