Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сөтчелек тармагында бар да шома түгел

Үткән сишәмбедә агымдагы елның 11 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре буенча җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә булып үтте. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Азат МУСИН

Киңәшмә башланыр алдыннан җыелучыларның барысы да фермер Мария Козлова хуҗалыгында быел төзелгән яңа сыерлар абзарын карап әйләнделәр.
-Җәй көне сыерлар абзары төзү турында карар кабул иткән идек һәм кыска гына вакыт эчендә без аны төзи алдык, - дип билгеләп үтте фермер Николай Козлов. - Монда кул хезмәте бик күп түгел, сөт үткәргечләр эшли, азык тарату механикалаштырылган, 6 сыер савучы 340 баш сыерга хезмәт күрсәтә (шулай ук дежур торучы сыер савучылар һәм терлекчеләр дә бар).
Ул район һәм республика җитәкчелегенә юллар, скважиналы суэтем башнясы һәм әлеге бинаны төзүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен (чыгымнарның 40%ы 60х40 программасы буенча республика бюджетыннан каплана) рәхмәт белдерде. Фермерлар сыерлар абзары белән янәшә бозаулар абзары төзергә дә планлаштыралар.
- Бүген бездә азык тараткыч эшли, анда чөгендер түбе, силос, сенаж, фураж өстәлә, аларның барысы да ваклана һәм сыерларга бирелә, - дип сөйли Николай. - Тупас азыклар (печән, салам) киртә абзарларда җитәрлек. Савым һәр сыердан 12,5 килограммнан артык тәшкил итә.
- Яңа технологияләр кертү, терлекчелекне модернизацияләү терлекчеләрнең хезмәт шартларын яхшыртуга һәм тармакның биремен арттыруга юнәлдерелгән, - дип ассызыклады район башлыгы Вячеслав Козлов. - Һәм киләсе елда әлеге максатлар өчен саллы гына субсидияләр, аеруча сөтчелек тармагында, каралган. Сөткә бүген сорау зур, аның бәясе сизелерлек артты ("Кулон" а/ф сыйфатлы сөтне бер килограммын 26-27 сумнан сата), эш өчен кирәкле шартлар булдырып, сыер савучыларның хезмәтләренә тиешенчә түләргә дә кирәк.
Район хакимиятендә узган киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Леонид Богомолов агымдагы елның ноябрендә һәм 11 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә анализ белән чыгыш ясады. Кайбер күрсәткечләр 2012 ел дәрәҗәсеннән түбән булуы билгеләп үтелде.
11 айда 19148 тонна сөт сатылган, бу 2012 ел дәрәҗәсенә карата 99% тәшкил итә, ит сату да шулай ук түбән -1717 тонна (97%), МЭТ баш саны - 15071 баш (99%).
МЭТ-нең баш саны ел башы белән чагыштырганда 274 башка кимегән. Бу, нигездә, "Татарстан" а/ф аркасында, монда кимү 2013 елның 1 гыйнварына карата 730 баш тәшкил иткән, һәм фермер Мария Козловада, анда МЭТ-не 84 башка киметкәннәр. Дуңгызлар һәм сарыклар буенча да күрсәткечләр тискәре, бары тик атларның баш саны буенча гына эшләр уңай (43 башка).
Сөт җитештерүдә "Татарстан" а/ф-да шактый кимүгә юл куелган. Үткән ел белән чагыштырганда сөтне 478 тоннага азрак җитештергәннәр, "Кулон" а/ф-да кимү - 140 тонна, "Игенче" дә 30 тонна тәшкил иткән. Хәзер сатып алу бәяләре дә яхшы, җитәкчеләргә һәм зооветбелгечләргә сөт җитештерүне арттыру буенча өстәмә тырышлык куярга кирәк.
МЭТ-нең баш саны кимү аркасында ит җитештерү дә кимегән, бу, нигездә, "Татарстан" а/ф һәм "Козлова М.И." КФХ аркасында.Нәтиҗәдә район буенча ит 2012 ел дәрәҗәсенә карата 78 тоннага кимрәк җитештерелгән (барлыгы 2076 тонна).
Уртача тәүлеклек артым анализы фермерлар Мария Козлова, Марат Садыйков, Владимир Зубов, Олег Анисимов, Рөстәм Исхаковларда иң югарысы (700-800 шәр грамм) булуын күрсәтә, ә "Татарстан" а/ф-ның кайбер бүлекчәләрендә ул 580 граммнан артмый.
МЭТ сатуда уртача тапшыру авырлыгы буенча да аерма зур. Фермерлар Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева, Хәниф Кыямов, Зөфәр Нурхамәтов, Олег Анисимов 500-530 кг авырлыктагы терлекләр саталар, ә менә "Кулон" а/ф, фермерлар Фәргат Вәлиев, Мария Козлова, Татьяна Белоглазоваларда - бары тик 170-280 шәр килограммлылар.
Бозаулар үрчеме буенча 2012 ел дәрәҗәсеннән артта калу барлыгы 36 баш тәшкил иткән, соңгы 2 айда бу күрсәткеч яхшырган (артта калу - 240 башка), ел азагына уңай (плюсовой) баланс белән чыгарга кирәк.
11 айда 285 баш МЭТ үлгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 79 башка күбрәк.
2013 елның 1 декабренә район хуҗалыкларында 15071 баш МЭТ (шул исәптә 5308 сыер), 888 баш дуңгыз, 3882 баш сарык һәм 671 баш ат асрала. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш икътисадчысы Энҗе Шәйдуллина акчалата керем, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм түләү динамикасы анализы белән чыгыш ясады. Сөт җитештерү күләме кимү сәбәпле хуҗалыклар байтак акча югалта (ә бит күләм еш кына эшне оештырудагы һәм технологик кимчелекләр аркасында түбәнгә тәгәри, бу җитешсезлекләрне бетерергә була).
Хезмәткә түләү буенча да аерма күзәтелә. "Татарстан", "Кулон" а/ф-да, "Козлова М.И.", "Архангельское" КФХ да сыер савучылар 11-15 шәр мең сум хезмәт хакы алалар, ә "Скоков Н.А.", "Игенче" һәм "Зубов В.С." КФХ да хезмәт хакы 9 мең сум чамасы гына. Ә бит хезмәт өчен тиешле түләү булганда гына эшкә карата уңай караш булачак. Чыгыш ясаучы шулай ук конкрет мисалларда хезмәт хакын арттыру мөмкинлеген дә күрсәтте. Кайбер хуҗалыклар елына 1 хезмәткәргә 300-400 мең сум акчалата керем алалар, ә аена 13-15 мең сум хезмәт хакы түлиселәре килми.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең сатып алулар буенча консультанты Энҗе Гинатуллина җитештерелгән сөтнең сыйфатына карата анализ белән чыгыш ясады. Көн саен 45 тоннадан артык сөт сатыла һәм аның сыйфаты яхшыра бара. Ноябрь аенда продукциянең 86%ы югары сорттан тапшырылган (2012 елның ноябрендә барлыгы 38%), сату бәясе район буенча уртача 1 килограмм өчен 19 сум тирәсе.
Хуҗалыкларга ноябрь аенда югары майлылык өчен 4 млн. сумлык 211 тонна сөт өстәп язылган. "Кулон" а/ф, фермерлар Владимир Зубов, Рамил Якупов, Мария Козлова, Татьяна Белоглазова 1 кг сөт өчен 20 сумнан артык акча алалар.
Ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин декабрь аена планлаштырылган ветеринария чаралары турында җиткерде.
Киңәшмәгә йомгак ясап Вячеслав Козлов терлекчелектәге агымдагы эшләр торышына анализ ясады, киләсе елда субсидияләр, 2012 ел белән чагыштырып, 2013 елдагы күрсәткечләр нигезендә түләнүен билгеләп үтте. Шулай ук азыкны яхшырак үзләштерү өчен минераль өстәмәләр куллану, авыл юлларын (бигрәк тә ферма тирәләрен) тигезләү, киртә абзарларга салам кайтару, терлекләрне ашату һәм карау өчен терлекчелек фермаларында даими контрольлек итү кирәклеге билгеләп үтелде.
Газета укучыларыбыз, аеруча авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләүчеләр, үз фикерләрен газетабызның www. novoshishminsk.ru сайтында белдерә (калдыра) алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев