Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сөткә бәяләр арта

Пәнҗешәмбе, 11 июльдә Советның утырышлар залында 2013 елның 6 ае эчендә халыктан сөт сатып алу мәсьәләләре буенча киңәшмә булып үтте. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Наилә Закирова, 2013 елның 6 аенда һәм июньдә халыктан сөт сатып алу буенча эшләргә анализ ясап, доклад белән чыгыш ясады.

Район халкы хуҗалыкларында 1 июльгә барлыгы 5894 баш МЭТ исәпләнә, шуның 2191-е - сыерлар. Әгәр дә МЭТ баш саны үткән ел белән чагыштырганда 2 процентка арткан булса, халыктагы савым сыерлары саны 1 процентка кимегән. 6 ай эчендә халыктан 2186 тонна сөт сатып алынган, шул исәптә июньдә - 534 центнер. Тапшырылган сөт өчен район халкы 27 миллион 446 мең сум акча алган. Сөт тапшыруның уртача бәясе (6 ай өчен) 12 сум 49 тиен тәшкил иткән, ә июньдә - 12 сум 13 тиен. Үткән ел белән чагыштырганда сатып алу бәяләре сизелерлек арткан. Авыл җирлекләре арасында сөт сатып алулар турында сөйләгәндә, Екатерина, Черемухово, Шахмай, Ленино һәм Яңа Чишмә АҖ-ләренең уңай эшләүләре билгеләп үтелде. Соңгы араларда Архангел, Буревестник һәм Чабаксар АҖ-ләр дә яхшы эшли. Акъяр АҖ буенча сөт сатып алу мәсьәләсендә артта калу аңлашылмый. Алар ярты ел эчендә үткән ел белән чагыштырганда 9 процентка киметкәннәр. 1 июльгә булган торыш буенча сөт сатып алу үткән ел дәрәҗәсенә карата нибары 92 процент кына тәшкил иткән.

Иң яхшы сөт тапшыручылар арасында төрле торак пунктлар буенча җитди аерма бар. Әйтик, Акъярдан Розалия Галимова 15 тонна сөт тапшырып, гаилә бюджетына - 180 мең сум, Чуаш Чабаксарыннан Петр Петров 13 тонна сөт тапшырып 141 мең сум акча туплаган булсалар, Ленинодан иң яхшы сөт тапшыручы Чумакова 2,5 тонна сөт тапшырып, 28 мең сум акча алган. Авыл җирлекләре башлыкларын матди яктан кызыксындыру өчен халыктан арткан сөтне сатып алу буенча әйбәт эшләгәннәргә премия тапшыру шартларын эшләү тәкъдим ителде. Докладта тагын ШЯХ-ны үстерүгә халыкка кредитлар бирү буенча эш турындагы мәсьәлә дә карап тикшерелде. Акъяр, Петропавел, Әдәмсә авыл җирлекләре ярты елга җиткерелгән заданиене үтәгәннәр. Архангел АҖдә үтәүгә якын тора. Акбүре АҖ (нибары ике кредит алынган), Буревестник, Екатерина АҖ бу нисбәттән бик сүлпән эшлиләр.

Программа эшли башлаганнан бирле районда 100 йортка 30 кредит бирелгән, республика буенча бу күрсәткеч - 34. 2013 елда сөт хәзерләү йомгаклары турында мәгълүмат белән КМС заводы директоры Федор Бурчин, "Карат" СПК җитәкчесе Фәрит Вәлиуллин, Черемухово АҖ башлыгы Елена Корнева, сөт җыючы Гөлфия Галиевалар чыгыш ясады. 6 айда орлыкландыручылар эше турында авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Хәлим Гыйззәтуллин сөйләде. Урыннардагы ветеринария белгечләренең эше турында җыелган халыкка районның баш ветеринария табибы Рәфис Хәбибуллин мәгълүмат бирде.

Сөт сатып алу бәяләре артачак, бу халыкны да кызыксындырачак. Киңәшмәдә тагын юл читләрен чиста тоту, сөт тапшыручыларның лизинг-грант программасында катнашулары, халыкның азык хәзерләү мәсьәләләре карап тикшерелде.

Евгений СТАРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев