Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сөткә бәяләр артачак

    Сөт җыючылар, сатып алучы оешма вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында пәнҗешәмбе көнне үткән (ай саен үтә торган) киңәшмәдә 9 айда халыктан сөт сатып алу эшенең нәтиҗәләре, бу юнәлештә булган проблемалар тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Наилә Закирова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Надежда Попкова үткәрде.

    Авыл җирлекләрендә халыктан сөт җыю буенча саннар китереп, әйбәт эшләүче, сөт күп җыела торган авыл җирлекләренең исемнәре аталды. Надежда Попкова быел кайбер АҖ-дә халыкта маллар саны кимү күзәтелә, дип билгеләп үтте. Акъяр, Красный Октябрь, Шахмай, Тубылгы Тау, Екатерина, Архангел, Черемухово авыл җирлекләрендә терлекләрнең баш саны сакланып кына калмаган, арткан, ә калган АҖ-дә маллар кими. Шул сәбәпле район буенча динамика тискәре. Халыкта асрый торган маллар азайганга сөт җитештерү дә кими. 9 айда җитештерелгән сөт узган елдагыга карата 92% тәшкил итә. Нигездә сөт Шахмай, Зирекле, Акъяр, Тубылгы Тау, Чабаксар АҖ-нән килә, артта калган ике-өч АҖ районны артка сөйри, алардагы хәлләрне үзгәртергә кирәк. 9 айда сөт узган елдагыдан 3195 центнерга азрак сатып алынган, шулай да халык белән исәп-хисап арта.
    2012 елның 9 аенда халык тапшырылган сөт өчен 31 млн. 764 мең сум акча алган булса, быел ул 43 млн. 834 меңгә җиткән. Бу сөт бәяләренең артуына бәйле. 9 айда сөткә уртача сатып алу бәясе 13 сум 32 тиен тәшкил итсә, октябрьдән ул артты. - Без бу сан арта торыр дип өметләнәбез. Күптән түгел республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелгәнчә, аның литры 20-22 сумга җитәргә мөмкин, - диде Надежда Попкова.
    Яңа Чишмә КМС заводы директоры Федор Бурчин 15 октябрьдән башлап халыктан сөтне база бәясе 1 литрын 18 сумнан кабул итәбез, дип хәбәр итте. Ул сөт сатып алу һәм аның сыйфаты буенча эшне оештыру нәтиҗәләре хакында сөйләде. "Карат" СПК җитәкчесе Фәрит Вәлиуллин шәхси сектордан сөт җыю һәм аның сыйфаты турында мәгълүматлар бирде.
    Красный Октябрь авыл җирлеге башлыгы Светлана Ерохина сөт җыю буенча эшнең барышы турында сөйләде. Сөт җыючылар үзләрендә булган проблемалар хакында сөйләделәр. Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова алдынгы сөт җыючыларның исемнәрен атады, ә кайберләренә үз эшләрендә тәртип булдыруны йөкләде. - Тапшырыла торган сөтнең сыйфаты түбән, сөт җыючыларга эшне контрольдә тотарга кирәк, - диделәр КМС заводы һәм "Карат" СПК җитәкчеләре. Әлбәттә инде, сыйфатлы сөтне сатып алу бәясе дә югары булачак - процесста катнашучыларның барысы да табышны сизәчәк. Һич кенә дә сөтне районнан читкә - башка районга тапшырырга ашыкмаска. - Сөт җыючылар авыл җирлекләре башлыклары белән уңай мөнәсәбәттә булырга һәм алар белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиешләр. Сөт нәкъ менә районда булсын өчен бәяләр арттырыла да бит инде, - диде Надежда Попкова.
    Киңәшмәдә шулай ук сөт өчен халык белән үзвакытында, 15 көн саен исәп-хисап ясарга кирәклеге дә ассызыклап үтелде.
    ШЯХ-ны үстерүгә кредитлар бирү мәсьәләләре каралды, районда 100 йортка 30 кредит бирелгән, бу республика күрсәткеченнән 5 кредитка кимрәк. - Кредитлар белән эш алып барылган урыннарда терлекләрнең баш саны да кимеми, аларда сөт тапшыру да арта, - дип билгеләп үтте Наилә Закирова. - Бу бер чылбыр буыннары. Соңгы нәтиҗә яхшы булсын өчен, тиешенчә эшләргә кирәк.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: