Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сыйлы көнең сыер белән

    Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә 2015 елның 11 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Җитештерү күрсәткечләре Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Леонид Богомолов 11 айлык эш нәтиҗәләре буенча җентекле анализ ясады. - Күрсәткечләр, нигездә, уңай,...

    Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә 2015 елның 11 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
    Җитештерү күрсәткечләре
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Леонид Богомолов 11 айлык эш нәтиҗәләре буенча җентекле анализ ясады.
    - Күрсәткечләр, нигездә, уңай, - дип билгеләп үтте ул. - Әмма начары да бар - терлекләр сату 2014 ел дәрәҗәсеннән түбән, дуңгыз балалары да азрак алынган, МЭТ үлеме дә арткан.
    1 декабрьгә МЭТнең баш саны 15630 баш тәшкил итә (2014 ел дәрәҗәсенә карата 105%), шул исәптән сыерлар - 5093 (101%), дуңгызлар - 638 (108%), сарыклар - 3749 (106%), атлар - 781 баш (106%).
    - Кемдә терлекләрнең баш саны ел башына артмый икән (үсеш 5% тан да ким булырга тиеш түгел), аларга субсидия булмаячак, - диде район башлыгы. - Кемдә терлекләрнең баш саны кими, димәк ит тә, сөт тә җитештерү кими дигән сүз. Ә терлекләрнең баш санын киметү өчен объектив сәбәпләр юк. Терлекләрнең баш санын саклап калуда катгый таләпләр куелачак, район җитәкчелеге рөхсәтеннән башка бер генә баш терлек тә районнан читкә чыгарылырга тиеш түгел.
    Сөт җитештерүдә үсеш күзәтелә - 2014 ел дәрәҗәсенә карата 1099 тоннага (ә барлыгы 23837 тонна). "Козлов В.А.", "Зубов В.С.","Козлова М.И.", "Савельев А.А.", "Вәлиев Ф.Р." КФХда һәм "Кулон" а/ф-да күрсәткечләр яхшы, ә менә "Суворов Д.А." КФХда һәм "Яңа Чишмә" а/ф-да сөт 2014 ел дәрәҗәсеннән азрак җитештерелгән.
    Ел башыннан 1 баш сыердан савып алынган сөт 4692 кг тәшкил итә.
    Уртача тәүлеклек артым анализы күрсәткәнчә, иң югарысы (700-794 грамм) "Козлова М.И.", "Садыйков М.Х.", "Скоков Н.А.", "Дәүләтшина Г.М." КФХда, ә "Яңа Чишмә" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсендә ул барлыгы 469 грамм тәшкил итә.
    Ит җитештерүдә күрсәткечләр 2014 ел дәрәҗәсеннән аз гына югары - 102%, барлыгы 1954 тонна ит җитештерелгән.
    Бозаулар үрчеме буенча күрсәткечләр ярыйсы - 11 айда 5185 баш бозау алынган, бу 2014 ел дәрәҗәсеннән 101 башка югары, нәтиҗәдә 100 баш сыерга 76 бозау туры килә.
    Бозаулар үрчеме буенча "Козлов В.А.", "Артемьева Л.Р.", "Садыйков М.Х", "Вәлиев Ф.Р." КФХда күрсәткечләр яхшы, "Нурхамәтов З.М.", "Зубов В.С.", "Суворов Д.А." һәм "Барова О.М." КФХ да бозаулар 2014 ел дәрәҗәсеннән кимрәк алынган.
    11 айда 406 баш МЭТ үлгән, бу 2014 ел дәрәҗәсеннән 125 башка күбрәк. "Яңа Чишмә" а/ф-да терлекләрнең кырылу проценты бик югары - үрчемгә карата 13% (11 айда монда 298 баш МЭТ үлгән). Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, бу әле исәпкә алынганы гына, яшереп калганы да бар.
    Сөтнең сыйфаты
    Сатыла торган продукциянең сыйфаты турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Энҗе Гинатуллина сөйләде.
    Сөткә бәяләр артуга да карамастан, аның сыйфаты начарлана, - дип билгеләп үтте ул. - Ноябрьдә 1 кг өчен аның бәясе 19,82 сум тәшкил иткән, бу 2015 елның июль ае белән чагыштырганда 3,9 сумга күбрәк. Ә менә сортлылык кимегән - югары сорт 36% тәшкил иткән (ә августта 51% иде). Ике агрофирма да сөтне беренче сорт белән сата (югары сортлысы бөтенләй юк).
    Мисалга ул "Зубов В.С." КФХ-н китерде, биредә сөтнең майлылыгы 4% тәшкил итә һәм бөтен продукция югары сорт белән китә, шуңа бәясе дә ярыйсы - килограммы 20 сум 13 тиен. Күпчелек КФХ-ларда сөт югары сорт белән бара, майлылыгы да югары булгач, сөтнең бәясе 23 сумга (кг) җитә.
    Йомгак ясау
    Киңәшмәне төгәлләп, район башлыгы Вячеслав Козлов кайбер мәсьәләләргә тукталды. Ул авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакын арттыру зарурлыгын билгеләп үтте - район буенча ул 13 мең 500 сум тәшкил итә, күрше Чистай, Аксубай, Әлмәт, Түбән Кама районнарында ул күбрәк - 14-16 мең сум (республикада - 17 мең 100 сум).
    - Кайбер хуҗалыкларда, РПФ-на биргән отчет мәгълүматларында хезмәт хакы нибары 6,5-9 мең сум күрсәтелә, бу бернигә дә ярамый, хезмәт хакы түләнмәгән җирдә эшкә стимул да юк, барлык хуҗалыкларда да эш хакларын арттыруга резервлар бар, югыйсә, - дип искәрде ул.
    Район башлыгы тагын сөтләрен районнан читкә чыгаручы хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, продукцияләрен үзебезнең КМС заводына тапшырырга кушты. Район мәнфәгатьләре бар, шуны истә тотарга кирәк, сөтне эшкәртүчеләр дә теләктәшлек белдереп, аның бәясен арттыру мәсьәләсен карап тикшерергә тиешләр, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
    Терлекчелектә агымдагы хәлләргә анализ ясап, Вячеслав Козлов бары "Яңа Чишмә" а/ф-ның гына сөтне узган елдан кимрәк сатуын искәрде. Бигрәк тә Шахмай, Акъяр һәм Тубылгы Тау бүлекчәләре районны артка сөйриләр.
    Ул шулай ук арендага бирелгән җирләр өчен түләү, хуҗалыкларның террорчылыкка каршы сакланышы (сак булу, фермаларны яктырту, минераль ашламаларны тиешенчә саклау), яңа ел чыршыларын хәзерләү һәм авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлау мәсьәләләренә дә тукталды.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: