Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Яңа Чишмә районында кыр эшләренең барышы белән танышты

Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

24 апрельдә ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Яңа Чишмә районында булды. Эш сәфәре барышында ул районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән очрашты.

Марат Җәббаров район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергә район кырларын карап чыкты, аннары «АгроРаздолье» ҖЧҖнең ындыр табагы территориясендә хуҗалыклар, оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Вячеслав Козлов кыскача гына районда язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды. 24 апрельгә 8 мең гектар көзге культуралар (37%), 1000 га күпьеллык үләннәр (16%) тукландырылган, 5000 га мәйданда күпьеллык үләннәр (70%), 14 мең га туңга сөрелгән җирләр (30%) тырмаланган, 4200 гектар мәйданда рапс чәчелгән (барлык чәчү мәйданының 10%ы).
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, барлык авыл хуҗалыгы оешмалары язгы кыр эшләренә кереште, көн саен кырларда 75-80 трактор эшли.

Механизаторлар өчен матди кызыксындыру чаралары булдырылган, аларга атна саен акчалата премияләр тапшырылачак.

Район хуҗалыкларында шактый күләмдә минераль ашламалар тупланган — район буенча 1 гектарга тәэсир итүче матдә исәбеннән 110 кг-нан артык, ә «АгроРаздолье» ҖЧҖдә — 370 кг/га.

Җитәкчеләр белән әңгәмә барышында Марат Җәббаров быел туфракта дым запасы яхшы булуын, хәзер язгы кыр эшләренең барлык комплексын оператив алып барырга кирәклеген билгеләп үтте.

— Кызганычка каршы, ашлык бәяләре түбән кала, шуңа күрә рапс, соя, карабодай, көнбагыш кебек югары табышлы культуралар үстерүгә игътибар итәргә кирәк. Ә булган ашлык запасын (арпа, солы, бодай) терлекчелек аша үткәрергә мөмкин. Хәзергесе вакытта сөткә бәяләр яхшы — 35 сум/кг-га кадәр, — дип билгеләп үтте министр. — Яңа Чишмә районы терлекчелектә үз позициясен бераз киметте, әмма 1,5-2 ел эчендә буш биналарны терлек белән тулыландыруга өмет бар.

Шулай ук терлекләрнең баш санын шәхси хуҗалыкларда да саклап калырга кирәк, дәүләт ярдәме чаралары агымдагы елда да булачак. Кооперативлар оештыруга игътибар итәргә кирәк, анда дәүләт тарафыннан өстәмә ярдәм бар, мәсәлән, сатылган һәр килограмм сөткә тагын 2 сум", — дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Үз сәфәре ахырында министр Яңа Чишмә халкына Казандагы ярминкәләрдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, районда язгы кыр эшләренең яхшы темпларда һәм сыйфатлы алып барылуын билгеләп үтте, яхшы һава торышы, чәчүнең уңышлы тәмамлануын һәм мул уңыш алуга ирешүне теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев