Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Техник караулар бара

28 мартта "Кулон" Агрофирмасы" ҖЧҖ-дә үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына дәүләт техник каравы үткәрелде. Техник карау агрофирманың өч бүлекчәсендә: Красный Октябрь поселогында, Черемухово Бистәсендә һәм Чистай районының Кызыл Ялан авылларында узды. Техник карауга 41 берәмлек техника куелган иде.

Карау барышында тиешле категорияләре белән тракторчы-машинист таныклыгы, машинаны теркәү турында таныклык, ОСАГО иминият полисы, медицина аптечкасы, утсүндергеч һәм үзйөрешле машиналарның һәм трактор тагылмаларының техник торышы тикшерелде.
Төп игътибар тракторларның двигательләрен кабызып җибәргәндә блоклауга каршы җайланмага юнәлдерелде. Руль белән идарә итүне люфтомер белән тикшердек. Шулай ук тормоз системасын, стоп-сигналның яктырткыч приборларын, борылыш күрсәткечләрен, габаритын яктырткычларны да тикшердек.
Быелдан башлап машиналар куркынычсызлык таләпләренә тулысынча туры килгән очракта "талон-допуск" урынына техник карау үтү турында таныклык бирелә башлаячак. 20 апрельгә чаклы агропромышленность комплексында график буенча барлык фермер хуҗалыклары һәм юридик затлар тракторларга һәм тагылма инвентарьларга дәүләт техник каравы үткәртеп, Яңа Чишмә районы Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясендә техник карау үтү турында таныклык алырга тиешләр.
Физик затлар өчен техник карау 5 майдан 23-енә чаклы һәр торак пунктта АҖ башкарма комитеты бинасы янында узачак. Техник карау графиклары авыл җирлекләре башлыкларына биреләчәк. Теркәлмәгән, техник карау үтү турында таныклыгы булмаган үзйөрешле машиналар һәм тагылмалардан файдалану, тракторчы-машинисты таныклыгы, ОСАГО полисы булмый торып идарә итү административ хокук бозу турында ЮХИДИ хезмәткәрләре, полиция участковыйлары, Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары тарафыннан төзелгән штрафка тарттырылачак.
Самат ВӘЛИУЛЛИН,
районның Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге
начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X