Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелеккә – даими игътибар

Пән­җе­шәм­бе көн­не "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­ның Акъ­яр бү­лек­чә­сен­дә авыл то­вар җи­теш­те­рү­че­лә­ре­нең I яр­ты­ел­лык­та тер­лек­че­лек про­дукт­ла­ры җи­теш­те­рү­гә ка­гы­лыш­лы эш­лә­ре­нә йом­гак ясау бу­ен­ча ра­йон се­ми­нар-ки­ңәш­мә­се бу­лып уз­ды. Ки­ңәш­мә­не му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов үт­кәр­де.

"Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­ның Акъ­яр бү­лек­чә­сен­дә җәй­ге тер­лек­ләр ла­ге­ры тер­ри­то­ри­я­сен­дә авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре һәм­ бел­геч­лә­ре, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры са­вым сы­ер­ла­рын ас­рау шарт­ла­ры, аша­ту ра­ци­о­ны, тер­лек­че­ләр­гә эш­ләү өчен ту­ды­рыл­ган шарт­лар бе­лән та­ныш­ты­лар.

Җы­ел­ган ха­лык­ның игъ­ти­ба­рын җәй­ге ла­герь­лар тер­ри­то­ри­я­сен чис­та һәм тәр­тип­тә то­ту за­рур­лы­гы­на юнәлт­те­ләр. Ки­ңәш­мә­не ачып җи­бә­реп, ра­йон баш­лы­гы яңа җи­тәк­че ки­лү бе­лән кадр­лар мәсь­әлә­се хәл ител­де, ск­ва­жи­на бо­рау­лан­ды, җәй­ге ла­герь­ның бар­лык би­на­ла­ры­на су үт­кә­рел­де, дип бил­ге­ләп үт­те. Бү­лек­чә бе­лән ида­рә итү­че Ра­ил Нә­гый­мов исә сөт җи­теш­те­рү­не арт­ты­ру­да үзе­нең эше ту­рын­да сөй­лә­де. Авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се на­чаль­ни­гы урын­ба­са­ры, җи­теш­те­рү-мар­ке­тинг бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ле­о­нид Бо­го­мо­лов җәй­ге ла­герь­лар­да сы­ер­лар­ны ас­рау һәм аша­ту тех­но­ло­ги­я­се ту­рын­да чы­гыш яса­ды.

(

Ан­нан сөй­лә­шү авыл мә­дә­ни­ят йор­тын­да дә­вам ит­те. Ра­йон­ның авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се на­чаль­ни­гы Сер­гей Ба­ра­нов бе­рен­че яр­ты ел­да тер­лек­че­лек­тә­ге эш нә­ти­җә­лә­ре­нә ана­лиз яса­ды. Ту­ла­ем уңай нә­ти­җә­ләр­гә тук­та­лып, док­лад­чы соң­гы ара­лар­да ра­йон тер­лек­че­лә­ре тот­кан по­зи­ци­я­лә­рен югал­та­ ба­ра­лар, дип бил­ге­ләп үтте. МЭТ-нең баш са­ны уз­ган ел­ бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да 5 про­цент­ка арт­кан, хә­зер ул 16023 баш исәп­лә­нә (шу­ның 5093 ба­шы - сы­ер­лар). Дуң­гыз­лар да ишәй­гән, алар - 1108 баш. Ит (2 про­цент­ка) һәм сөт җи­теш­те­рү (1 про­цент­ка­) арт­кан. Дуң­гыз ба­ла­ла­ры алу арт­кан, МЭТ үле­ме - ки­ме­гән. Са­рык­лар­ның ки­мүе - яр­ты ел­да на­чар күр­сәт­кеч (алар - 4462 баш, уз­ган ел­га ка­ра­та - 93%). Сөт са­ту да 1 п­ро­цент­ка ки­ме­гән, ту­ган бо­зау­ла­р ү­лү сә­бәп­ле, МЭТ үр­че­ме азай­ган. 6 ай­да 11550 тон­на сөт җи­теш­те­рел­гән. Ур­та­ча са­ту бә­я­се 13496 сум (тон­на­сы) тәш­кил ит­кән.

Ху­җа­лык­лар ара­сын­да тер­лек­че­лек продук­ци­я­се җи­те­ште­рү­гә­ а­на­лиз ясап, иң ях­шы­ла­ры һәм арт­та ка­лу­чы­лар да бил­ге­ләп үтел­де.Шу­лай итеп, МЭТ баш са­ны бу­ен­ча ба­ры­сы да, "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы һәм "Кы­я­мов Х.Г." КФХ-дан ка­ла, үткән ел­дагыдан ях­шы­рак эш­лә­гән­нәр, ар­тым 678 баш тәш­кил ит­кән. "Хорь­ков А.А." КФХ-дан ка­ла, бар­лык дуң­гыз­чы­лык ху­җа­лык­ла­ры да үт­кән ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да дуң­гыз­лар­ның баш са­нын арт­тыр­ган­нар, әм­ма бы­ел­гы­сы ел­ның 1 гыйн­ва­ры­на бул­ган то­рыш бу­ен­ча ча­гыш­тыр­ган­да дуң­гыз­лар­ның баш са­ны 137 гә ки­ме­гән.

Сөт җи­теш­те­рү­не күп­че­лек ху­җа­лык­лар ар­ттыр­ган­нар, ә "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы (3205), "И­ген­че" ҖЧҖ (156) һәм "Сит­дый­ко­ва Г.У." КФХ (50 цент­нер­га) бу­ен­ча сөт җи­теш­те­рү­дә ки­мү кү­зә­те­лә.

Бер баш сы­ер­дан ур­та­ча са­вып алын­ган сөт ел ба­шын­нан алып 2268 ки­лог­рамм тәш­кил ит­кән. "Зу­бов В.С.", "Нур­ха­мә­тов З.М." КФХ-лар­да, "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ-ләр­дә са­вым юга­ры. Шул ук ва­кыт­та "Сит­дый­ко­ва Г.У." КФХ-да, "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да (биг­рәк тә Сос­нов­ка, Акъ­яр һәм Әдәм­сә бү­лек­чә­лә­ре арт­та ка­ла­лар) са­вым тү­бән. "Коз­ло­ва М.И." (765), "Са­дый­ков М.Х." (739), "Зу­бов В.С." (713), "А­ни­си­мов О.А." КФХ (707 грамм) МЭТ-­дән иң юга­ры ур­та­ча тәү­лек­лек ар­тым алу­га ире­шәләр. Ә иң тү­бә­не - "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­ның "Акъ­яр" (558), Чал­лы Ба­шы (563) һәм Шах­май (573 грам­м) бү­лек­чә­лә­рен­дә. Ра­йон бу­ен­ча әле­ге күр­сәт­кеч 669 грамм тәш­кил итә. Ит җи­теш­те­рү бу­ен­ча, "Хорь­ков А.А.", "Коз­ло­ва М.И." КФХ һәм "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­нан ка­ла, үт­кән ел­да­гы­дан ях­шы­рак эш­лә­гән­нәр.

МЭТ са­ту­да ур­та­ча тап­шы­ру авыр­лы­гы бу­ен­ча аер­ма зур. Әгәр "Нур­ха­мә­тов З.М.", "А­ни­си­мов О.А." һәм "Кы­я­мов Х.Г." КФХ-лар тер­лек­ләр­не 560-500 ки­лог­рамм авыр­лык бе­лән сат­са­лар, "Ку­лон" а/ф, "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХ һәм "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ-ләр­дә 190-230 ки­лог­рамм­лы гы­на.

Сер­гей Ба­ра­нов чы­гы­шын­да тер­лек­че­лек про­дук­ци­я­сен арт­ты­ру бу­ен­ча конк­рет тәкъ­дим­нәр би­рел­де.

Ра­йон авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се­нең са­тып алу­лар бу­ен­ча кон­суль­тан­ты Эн­җе Гый­нә­тул­ли­на җи­теш­те­ре­лә тор­ган про­дук­ци­я­нең сый­фа­ты­на ана­лиз яса­ды. Июнь­дә "С­ко­ков Н.А." КФХ-дан йөз про­цент сөт юга­ры сорт бе­лән тап­шы­рыл­ган. "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ-дә (91), "Зу­бов В.С." һәм "Коз­ло­ва М.И." КФХ-лар­да (89 шар про­цент) тап­шы­ры­ла тор­ган сөт сый­фа­ты бу­ен­ча күр­сәт­кечл­әр ях­шы. "Нур­ха­мә­тов З.М.", "Са­дый­ков М.Х." КФХ-лар­да сөт­нең сый­фа­ты тү­бән, мон­да, ни­гез­дә, сөт бе­рен­че һәм икен­че сорт бе­лән тап­шы­ры­ла, шу­ның ар­ка­сын­да ху­җа­лык­лар шак­тый ак­ча югал­та­лар. Әгәр "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ сөт­нең һәр ки­лог­рам­мы өчен 14 сум 15 ти­ен ак­ча ал­са, "Нур­ха­мә­тов З.М." КФХ исә ни­ба­ры 10 сум 74 ти­ен ге­нә ала. Аер­ма - си­зе­лер­лек. Авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се тө­зе­гән, 6 ай­да тап­шы­рыл­ган сөт­нең сый­фа­ты бу­ен­ча рей­тинг­та "Ар­хан­гельс­ко­е", "Зу­бов В.С.", "Коз­ло­ва М.И." КФХ ал­да ба­ра. "И­ген­че" ҖЧҖ, "Са­дый­ков М.Х.", "Нур­ха­мә­тов З.М." кфх - исем­лек­тә арт­та.

Дәү­ләт ста­тис­ти­ка бү­лек­чә­се на­чаль­ни­гы В.А. Прыт­ко­ва тер­лек­ләр­нең баш са­нын сак­лап ка­лу бу­ен­ча ра­йон авыл­ла­рын­да шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык­лар­ның эш­лә­ре­нә­ йом­гак яса­ды.

Ки­ңәш­мә­не йом­гак­лап, В.М. Коз­лов авыл ху­җа­лы­гын­да­гы хәл­ләр­гә ана­лиз яса­ды, МЭТ-нең сөт һәм ит би­рү­чән­ле­ген арт­ты­ру, мал­лар­ның баш са­нын сак­лап ка­лу, ху­җа­лык­лар­да һәм шәх­си сек­тор­да азык хә­зер­ләү­не дә­вам итү бу­ен­ча җи­тәк­че­ләр­гә һәм бел­геч­ләр­гә бу­рыч­лар җит­кер­де.

Ев­ге­ний Ста­ров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев