Терлекчелекне үстерүгә - төп игътибар
Сишәмбе көнне Советның утырышлар залында 2012 елның I яртыеллыгында терлекчелектәге эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә булып үтте. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Евгений СТАРОВ Подиум буйлап авыл хуҗалыгы культуралары үрнәкләре куелган иде һәм алга таба бу хакта "Россельхозцентр"ның Яңа Чишмә участогы начальнигы Рәфис Зиниятуллин сөйләде. "Татарстан" агрофирмасының Шахмай бүлекчәсендә...
Сишәмбе көнне Советның утырышлар залында 2012 елның I яртыеллыгында терлекчелектәге эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә булып үтте. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Евгений СТАРОВ
Подиум буйлап авыл хуҗалыгы культуралары үрнәкләре куелган иде һәм алга таба бу хакта "Россельхозцентр"ның Яңа Чишмә участогы начальнигы Рәфис Зиниятуллин сөйләде. "Татарстан" агрофирмасының Шахмай бүлекчәсендә 3 майда чәчелгән кукуруз аеруча тәэсир калдыра. Краснодар краендагы фаҗигале вакыйгалар уңаеннан район башлыгы җыелучыларга су басудан зыян күрүчеләргә булышлык күрсәтү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов I ярты еллыкта терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул шушы чордагы эш нәтиҗәләре, дуңгызчылыктан кала, гомумән уңай булуын билгеләп үтте.
Районда МЭТнең баш саны 597 гә арткан, "Татарстан" агрофирмасында МЭТнең баш санын яхшы арттырганнар - 371 баш, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ дә, "Кулон" а/ф-да, "Нурхамәтов З.М." КФХ да эшләр яхшы барган. Ярты ел эчендә сыерларның баш саны - 65кә, дуңгызлар - 278, атлар 14 башка арткан, сарыкларның баш саны 253 кә кимегән (сату хисабына). Сөт җитештерү турында сөйләгәндә, ел башыннан алып узган елга караганда сөтнең 582 тоннага күбрәк җитештерелүе билгеләп үтелде. "Татарстан" а/ф, "Козлов В.В.", "Скоков Н.А.", "Зубов В.С.", "Нурхамәтов З.М.", "Савельев А.А.", "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ-лары, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ сөт җитештерүдә зур өлеш керткәннәр. "Игенче" ҖЧҖ-дә сөт җитештерү буенча начар эшләгәннәр. Ел башыннан алып МЭТ буенча 660 грамм уртача тәүлеклек артым алганнар, иң яхшы күрсәткеч фермер Владимир Козловта - 809 грамм, ә менә берничә вак фермерда бу күрсәткеч нибары 450-500 грамм гына тәшкил иткән. Дуңгызлар буенча артым алу 351 грамм тәшкил иткән, иң яхшы күрсәткеч фермер Владимир Зубовта - 373 грамм. Ит җитештерү буенча үсеш 17% тәшкил иткән, иң зур үсеш "Татарстан" а/ф-да - 22%. Ел башыннан алып бозаулар үткән ел дәрәҗәсеннән күбрәк алынган. Нигездә арту "Татарстан" һәм "Кулон" агрофирмалары хисабына ирешелгән. Төп көтүлеккә таналар кертү буенча "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, "Козлов В.В.", "Зубов В.С." КФХ-лары, "Кулон" а/ф-сы яхшы эшлиләр. Ярты елда район буенча 440 тана кертелгән, әмма күрсәткечләр буенча 100 сыерга нибары 9 баш туры килә, бу җитәрлек түгел. Терлекләр үлеме ярты елда 91 башка кимегән.
Авыл хуҗалыгы идарәсе икътисадчысы Энҗе Шәйдуллина ярты елда терлекчелекне үстерү буенча авыл товар җитештерүчеләренең икътисадый күрсәткечләренә анализ белән чыгыш ясады. Ул терлекчелек продукциясеннән кергән акчалата керем (выручка) 255 млн. сум тәшкил итте, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 127% тәшкил итә, дип билгеләп үтте. 1 баш сыердан - сөттән алынган выручка 197 сум тәшкил иткән, бу уртача республика, күрше районнар күрсәткечләреннән 30 сумга артыграк. Тик терлекчеләрнең уртача хезмәт хакы республикадагыдан түбән. Хуҗалыклар түбән сыйфатлы сөт тапшырудан да күп акча югалталар. Район буенча сөтнең 15 проценты икенче сорт белән сатыла. Хуҗалыкларның икътисадый хәленә кондициясез терлекләр сату да йогынты ясый.
Район статистика бүлекчәсе җитәкчесе Валентина Прыткова шәхси сектордагы малларның баш санына анализ ясады, ярты елда МЭТ-нең баш саны 10 процентка арткан, ә сыерлар саны - узган елдагыча. Авыл җирлекләрендә: Архангелда ( 49), Петропавелда (22) МЭТ саны кимегән, калганнарда арткан. Петропавел АҖ-дән башка, бар да дуңгызлар һәм сарыкларның баш санын арттырган. Шахмайда 100 йортка - 244 баш, Яңа Чишмәдә нибары 41 баш МЭТ туры килә. Чуаш Чабаксарында 100 йортка - 284 баш, Яңа Чишмәдә 32 баш дуңгыз туры килә. Районның баш ветеринария врачы Рәфис Хәбибуллин терлекләрнең авыруларын булдырмауда - профилактика буенча ветеринария хезмәтенең эше турында сөйләде. Бозауларның үлеме турында сөйләгәндә, ул алынган үрчемгә карата процент чагыштырмасында "Игенче" ҖЧҖ, "Скоков Н.А." КФХ-да, "Татарстан" агрофирмасының Әдәмсә һәм Сосновка бүлекчәләрендә үлемнең зур булуын билгеләп үтте. Күпчелек бу шушы хуҗалыкларда ветеринария белгечләренең булмавы белән һәм прививкалар планының үтәлмәве белән аңлатыла. Хуҗалыкларга чыгу һәм терлекләрнең паекларын кисү өчен мобиль отряд төзү кирәк. Азыкларның сыйфаты тикшерелә башлады, хәзерләнгән печәннең сыйфаты шикле. Район хуҗалыкларында орлыкларның сыйфаты, булуы һәм әзерлеге турында Рәфис Зиниятуллин чыгыш ясады. Тамырда утырган үсемлекнең бөртеге тәүлегенә уртача 3 процент дымлылыгын югалта. Күп бүлекчәләрдә булган орлыклар әлегә тикшерелмәгән. Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе инспекторы Самат Вәлиуллин район хуҗалыкларында комбайннарның урып-җыюга хәзерлеге турында мәгълүмат җиткерде. Әле комбайнчысы булмаган комбайннар да бар. Киңәшмәдә сөт җитештерүнең агымдагы торышы карап тикшерелде, терлекләрне ашату һәм су эчертүне оештырудагы кимчелекләр телгә алынды. Бер көнгә сөт сату узган елгы дәрәҗәдән 9 тоннага күбрәк.
Район башлыгы Вячеслав Козлов производствода бәхетсезлек очраклары әле күп булу сәбәпле, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына басым ясады. Кайбер хуҗалыкларда сыер савучыларны җәйге лагерьларга йөртүче транспорт кешеләр ташу таләпләренә туры китереп җиһазланмаган.
Халык өчен дә, җәмәгать секторы өчен дә азык хәзерләү эшен дәвам итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев