Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелектәге күрсәткечләр сөендерми

Үткән җомгада агымдагы елның 9 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре белән киңәшмә булып үтте. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан җыелучылар авыл хуҗалыгы эшчеләре өчен махсус киемнәр, аяк киемнәре, бәяләй һәм башкалар зур ассортиментта тәкъдим ителгән (үтемле бәяләрдән) күргәзмәне карадылар. Сәүдә фирмасы вәкилләре белән шунда ук килешү дә төзергә мөмкин иде. Киңәшмә башында район башлыгы Шахмай бүлекчәсенең башкаручы директоры Хәмит Мөхәммәдиевны туган көне белән котлады һәм аңа бүләк тапшырды.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов агымдагы елның тугыз ае һәм сентябрьдә терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә анализ белән чыгыш ясады. Ул соңгы вакытларда терлекчелектәге күрсәткечләр түбәнгә тәгәри, дип билгеләп үтте.
МЭТ-нең баш саны ел башы белән чагыштырганда 397 башка кимегән. Бу, нигездә, "Татарстан" а/ф аркасында, монда кимү 2013 елның 1 гыйнварына 850 баш тәшкил иткән, ә фермер Мария Козлова хуҗалыгында МЭТ-не 78 башка киметкәннәр, калган хуҗалыклар яхшы эшләгәннәр. Шулай ук дуңгызлар һәм сарыклар буенча да күрсәткечләр тискәре, бары тик атларның баш саны гына арткан (51 башка).
"Татарстан" а/ф-да сөт җитештерүдә шактый кимүгә юл куелган, монда үткән ел белән чагыштырганда сөтне 508 тоннага азрак җитештергәннәр. Хәзер сатып алу бәяләре дә начар түгел, әмма сөтне җитештерүне арттыру буенча җитәкчеләр һәм зооветбелгечләр тарафыннан бернинди дә өстәмә көч, тырышлык куелмый.
- Сөт җитештерү безнең төп стратегия булып торырга тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов. - Чөнки барлык авыл хуҗалыгы җитештерүендәге төп табышның (керемнәрнең) яртысыннан артыграгын сөтчелек терлекчелеге бирә. Үткән ел белән чагыштырганда сатып алу бәяләре 2 тапкырга артты (хәзер 1 кг сөтнең база бәясе 16 сум, ә югары майлылыкны һәм аксымны исәпкә алып ул 19-20 сумга җитә). Һәм бу уңайдан терлекчеләрнең һәм ферма мөдирләренең хезмәт хаклары дәрәҗәсен күтәрергә, сыер савучыларга савып алынган сөтнең һәр килограммы өчен 1 сум 50 тиенгә чаклы түләргә кирәк. Сөт җитештерүдә һәр авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесеннән сорау (таләп) катгый һәм җитди булачак.
Симертүдәге МЭТ-нең баш санын кыскарту аркасында ит җитештерү дә кимегән һәм бу, нигездә, әлеге дә баягы "Татарстан" а/ф һәм "Козлова М.И." КФХ аркасында. Нәтиҗәдә район буенча ит 2012 ел дәрәҗәсеннән 57 тоннага азрак җитештерелгән. Симертүдәге терлекләргә карата мөнәсәбәт ничектер икенче урынга куелган кебек, кайбер җирдә тәүлегенә нибары 1 мәртәбә генә ашаталар, тиешле карау һәм тәрбия юк.
Уртача тәүлеклек артым алу анализы күрсәткәнчә, иң югарысы фермерлар Марат Садыйков, Мария Козлова, Владимир Зубовта (720-790 шар грамм), ә "Татарстан"ның Шахмай, Тубылгы Тау һәм Чертуш бүлекчәләрендә алар 550 граммнан да артмый.
МЭТ-не сатуда уртача тапшыру авырлыгы буенча да аерма зур. Әйтик, фермерлар Зөфәр Нурхамәтов, Хәниф Кыямов, Олег Анисимовлар 500-550 шәр килограммлы терлекләр сатсалар, ә "Кулон" һәм "Татарстан" а/ф, Владимир Зубов һәм Николай Скоков фермер хуҗалыкларында нибары 240-360 килограмм авырлыктагы терлекләр саталар. Районда үрчем (бозаулар алу) буенча да күрсәткечләр шәптән түгел, узган ел белән чагыштырганда ул 231 башка кимрәк (барлыгы 3968 баш исәпләнә). Биредә "Татарстан" а/ф "лидерлыкны тота" - 2012 ел белән чагыштырганда 500 ләп баш бозау азрак алынган.
Төп көтүгә башмак таналар кертүдә дә проблемалар бар. Фермерлар Фәргат Вәлиев, Николай Скоков, Мария Козлова, һәм Александр Савельев хуҗалыкларыннан кала, калган хуҗалыкларда таналар бик аз санда.
9 ай эчендә 228 баш МЭТ үлгән, бу узган елгы дәрәҗәдән 57 башка күбрәк.
1 октябрьгә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында 14948 баш (шуның 5095 башы - сыерлар) МЭТ, 1114 баш - дуңгыз, 4096 баш - сарык, 679 баш ат асрала. Җитештерелә торган сөтнең сыйфаты турында район авыл хуҗалыгы идарәсенең хәзерләүләр буенча консультанты Энҗе Гинатуллина чыгыш ясады. Сөтнең сату бәясен, сортын, майлылыгын исәпкә алганда, 9 айда беренче урында "Архангельское" һәм Николай Скоковның фермер хуҗалыклары тора, икенче урында - фермерлар Мария Козлова белән Владимир Зубов, өченче - Фәргат Вәлиев.
Сентябрь аенда майлылыгы югары булган (3,9% лы) сөт тапшырылган, "Татарстан" а/ф-ның Акъяр, Чаллы Башы, Шахмай бүлекчәләрендә сөтнең майлылыгы 4% булган. Шуның өчен хуҗалыкларга өстәп 200 тонна сөт язылган - бу 3 млн. сум акча дигән сүз. Мария Козлова, Николай Скоков, "Архангельское", "Игенче" фермер хуҗалыклары һәм "Кулон" а/ф-ның тапшырыла торган бөтен сөтләре югары сортлы (1 кг өчен 19-20 сум), тулаем район буенча барлык сөтнең 72 проценты югары сортлы.
Шушы көннәрдә федераль бюджеттан сөтнең сыйфаты өчен субсидия алынган (югары сортлы сөтнең 1 кг өчен 1 сум 60 тиен, 1 сортлыга - 40 тиен (кг). Район буенча хуҗалыкларга барлыгы 6,4 млн. сум акча түләнгән.
Ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин октябрь-ноябрь айларына планлаштырылган чаралар турында мәгълүмат бирде. Статистика бүлеге начальнигы Валентина Прыткова исә авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда асралган маллар санына анализ ясады (тәфсилләбрәк бу хакта газетабызның киләсе саныннан укый алачаксыз). Орлыкчылык инспекциясе начальнигы Рәфис Зиниятуллин хуҗалыкларда булган орлыкларның торышы турында чыгыш ясады. Район буенча язгы (2014 елгы) чәчүгә 13 мең тоннадан артык орлык кирәк, алар бар. Хәзер барлык партияләрне шытымлылыкка тикшерергә генә кирәк, бу эшне әлегә "Татарстан" а/ф гына башкарган. Аннан орлыкларны чәчү кондициясенә җиткерәсе бар.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Вячеслав Козлов игенчелектә булган хәлләргә анализ ясады - кукуруз урып-җыюны, туңга җир сөрүне төгәлләргә, техниканы кышкы саклауга куярга, механизаторларны укытырга, аттестация үткәрергә кирәк, терлекчелектә малларга минераль өстәмәләр, парланган солы кушып тулы кыйммәтле азык ашатырга, аларны карауны контрольдә тотарга, матди кызыксындыру чаралары ярдәмендә терлекчеләрне һәм белгечләрне терлекләрдән югары продукция алуга рухландырырга кирәк, диде һәм һәммәсен һөнәри бәйрәмнәре - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көне белән котлады.
Азат Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X