Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Терлекчеләр ярышты

    Сабантуй алдыннан районда "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-нең җәйге лагеры территориясендә терлекчеләр арасында һөнәри осталык буенча район конкурсы (ике) булып үтте. Башта районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре - иң уңган савымчылар ярышты. Киеренке көрәш өч этапта үтте: машина белән сыер саву технологиясе, саву аппаратын сүтү һәм җыю, теоретик өлеш. Катнашучылар тарафыннан...

    Сабантуй алдыннан районда "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-нең җәйге лагеры территориясендә терлекчеләр арасында һөнәри осталык буенча район конкурсы (ике) булып үтте.
    Башта районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре - иң уңган савымчылар ярышты. Киеренке көрәш өч этапта үтте: машина белән сыер саву технологиясе, саву аппаратын сүтү һәм җыю, теоретик өлеш. Катнашучылар тарафыннан җыелган балларны исәпләгәннән соң хөкемдарлар комиссиясе җиңүчеләрне билгеләде: 1 урынны "Скоков Н.А." КФХ-дан Окишева Алевтина яулады, бүләк - суыткыч; "Савельев А.А." КФХ-дан Людмила Демидова 2 урында, бүләк - мультиварка; 3 урынны "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дән Светлана Барсукова алды, бүләк - сок кысып чыгару җайланмасы.
    Шул ук көнне монда мөгезле эре терлекләрне яңарту буенча технологлар ярышы да үтте. Конкурста район авыл хуҗалыгы оешмаларыннан барлыгы 12 орлыкландыручы катнашты. Беренче сынау практик өлеш иде (сыерларны орлыкландыру), аннары - теоретик. Чистайда "Потенциал" ҖЧҖ нәсел предприятиесе зоотехнигы И.А. Сафиуллин җитәкчелегендәге комиссия, очколарны санап, җиңүчеләрне атады. 1 урынны Ринат Усманов ("Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы) яулады, 2 урында - Ольга Коновалова ("Кулон" а/ф" ҖЧҖ), 3 урында - Анна Данилова ("Кулон" а/ф" ҖЧҖ). Бүләкләре - суыткыч, мультиварка, сок кысып чыгара торган җайланма.
    Ике конкурста катнашучыларның барысы да сувенирлар, азык-төлек продуктлары тутырылган пакетлар алдылар һәм конкурсны оештыручыларга рәхмәт белдереп, чәй табыныннан соң, алдагы ярышларда очрашуларга кадәр дип, үзләренең хуҗалыкларына таралыштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: