Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техник культураларны җыю тәмамлана

26 сентябрьгә район буенча 2200 гектардан артык техник культураларны җыеп алырга кирәк.

170 гектар соя, 570 гектар кукуруз, 1500 гектар көнбагыш һәм 30 гектар майлы җитен җыеп алу эшләрен тәмамларга кирәк. Бу культуралар, нигездә, «АгроРаздолье», «Агро-Основа» һәм «Аксу-Агро» ҖЧҖ кырларында үсә.

22 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелгән. 

Җир сөрү эшләре 38,5 мең гектарда башкарылган, бу барлык мәйданның 65%ын тәшкил итә.

8,4 мең тонна печән, 9 мең тонна салам, 17 мең тонна сенаж һәм 7,5 мең тонна силос әзерләнгән. Узган елгы запасларны исәпкә алып, 1 шартлы баш терлеккә 25шәр центнер азык берәмлеге әзерләнгән (бөртек фуражы исәпкә алынмый, ул барлык хуҗалыкларда да байтак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев