Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тормышта иң мөһиме- үз хезмәтеңнән тәм табу

Архангел Бистәсендә хезмәт сөючән Сергей һәм Наталья Моториннар гаиләсе яши. Алар зур хуҗалык тота, мөгаен, гаилә корганнан бирледер, ә бергә инде 20 елга якын яшиләр.

Яңа һәм җылы сарайларда 6 савым сыеры, 5 тана, ике үгез – нәсел үрчеткеч (икенчесе алмашка үсеп килә), ике ана дуңгыз, ике ат һәм тайлар. Икесе дә «Архангельское " КФХ да эшләсә дә (Сергей фермада төрле эшләрдә, Наталья бозаулар карый), гаилә бюджетының төп чыганагы булган зур хуҗалыкны алып бара алалар. Әлбәттә, аны тоту бик авыр һәм бу яшь барган саен үзен ныграк сиздерә. Икесенә дә илле яшь булса да, көч бар әлегә, мал-туар белән шөгыльләнергә яраталар һәм шуңа күнеккәннәр дияргә була.
    Наталья сөйләвенчә, планда-савым сыерларын арттыру. Чөнки Моториннарның иң зур һәм тотрыклы табышы сөт тапшырудан. "Быел бәя әйбәт, түләү вакытында. Бер айга сөттән 38 мең сум чыга, шуңа күрә савым сыерларын арттырырга телибез»,- ди алар. Моториннар хуҗалыгында маллары үрчем хисабына гына арта, читтән сатып алмыйлар.
- 2020 елның мартында бездә инде 10 бозаулаган сыер һәм тана булачак. Яңа туган бозаулар савым сыерларын яңартуга, ә үсеп җиткән үгезләр тере авырлык белән сатуга китәчәк. Дуңгызлар 10-12 шәр дуңгыз баласы китерә, бераз үсәләр һәм аларны авылдашлар сатып ала. Берсе өчен 3000 сум - начар түгел бит. Ана дуңгызларны да даими яңартабыз, - ди Наталья. - Кем авылга килеп, яшь малларны кайда сатып алып була, дип сораса, авылдашлар шунда ук безнең йортны күрсәтә. Сатып алучы эзләмибез, безне алар үзләре таба.  
Хуҗалыкта атлардан Сергей баш тарта алмый. Атлар-ул аның мәхәббәте, үзе дә күп еллар «Архангельское» КФХ да ат караучы булып эшләгән. Моннан тыш, атлар да яхшы сатыла торган тайлар китерә, алар хуҗалыкта эшче көч тә. Хуҗа трактор сатып алмый, атларда йөк ташый, җир дә сөрә. 18 сутыйлы бәрәңгене дә Моториннар көрәк белән утырталар, ә сатып алынган мотоблок көчләре кими башлагач кирәк булыр дип саныйлар. Моториннарның улы Сергей быел нефть химиясе техникумының 2 курсын тәмамлаган, кызлары Елена 9 нчы сыйныфка күчкән, хуҗалыкта, өйдә әти - әнисенә булыша.  
- Сарайларда күбрәк әтиләре эшли, мин сыер савам, икәүләп азык бирәбез, ә балалар күбрәк көтәргә ярата, - ди Наталья.
 Хәзер Сергей 7шәр көн буе болыннарда көтү көтә. Моториннар сыерларны асрауга субсидияләрдән файдалана, шактый зур сумма килеп чыга. Әмма хуҗалар азыкны сатып алуны өстен күрә, чөнки шул кадәрле терлеккә печән шактый кирәк, кул белән генә әлләни күп әзерләп булмый. Керемнәр аны сатып алырга мөмкинлек бирә. 6 ел элек «ЯЧХ» дә алар турында без язган идек инде, ул чакта хуҗалар яңа йорт корган иделәр, ә хәзер без менә дигән сарайлар күрдек: кышкы чор өчен блоклардан - җылы, ә салкыны - җәйгелеккә, МЭТ өчен киртә абзар бар. Аларның масштабы буенча Моториннарның нык үсеш алган ШЯХ түгел, ә нәкъ менә гаилә фермасы бар дип әйтергә була. Шушы еллар дәвамында керемнәрнең күп өлеше шуларны төзүгә тотылган, йорт та әкренләп үзгәргән.  Ул бик матур һәм иркен (89 кв.метр), быел яңа газ казаны куйганнар, ул кухня һәм җылылык торбалары өчен су җылыта, бәдрәф бүлмәсе дә бар. Йорт хуҗасының әле бүлмә ишекләрен, җиһазларны алыштыру, линолеум җәю планы бар, хәер, асылмалы түшәмле иркен бүлмәләрдә болай да матур. Тагын бер торак бүлмә дә төзергә тели әле.
– Үземә генә, телевизор карап яту өчен генә, - дип шаярта ул. Сергей, гомумән, бик мәзәкчән кеше.
Аның өй тәрәзәсеннән рәссамнар өчен менә дигән күренеш: зур болыннар, искиткеч матур Архангел күлләре күзгә ташлана. Менә ул җирдәге җәннәт, уч төбендә генә.
Мөгаен, мондый иркенлекне көн саен күрү бәхеттер. Моториннарның бакчасы да – исең китәрлек. Наталья гөл чүлмәкләрендә чәчәкләр үстерә, ә аларны карап, су сибәргә яратучы кеше Сергей икән.  
Шулай да Моториннар мал-туарны табыш алу өчен генә түгел, ә хезмәтләрендә, тормышларында шатлык күрер өчен дә асрыйлар. Малларны карау гадәт кенә түгел, алар икесе дә хайваннарны бик яраталар. Бу аларда бер-берсенә карата ягымлы мөнәсәбәттә дә күренә, һәм бер атны Сергей юкка гына яраткан хатынының исеме белән - Наташка дип атамаган. Әлбәттә, хуҗалыктан кергән табыш ирек, тормыш шартларына бәйсезлек хисе бирә, әмма бу алар өчен иң мөһиме түгел.
Ольга ИВАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев