Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тозсыз, сусыз нәтиҗә аз булыр

Район башлыгы Вячеслав Козлов үткәргән штабның чираттагы утырышында терлекләрне ашату һәм асрау технологиясенең үтәлмәве турында сөйләштеләр. Аерым алганда, "Яңа Чишмә" а/ф-ның Тубылгы Тау бүлекчәсендәге киртә абзарларда, бигрәк тә бозаулар тора торганнарында, ерып йөри алмалык пычрак-саз. Киртә абзарлардагы тиресне чистартып чыгарганнан соң су эчергечләр янына сыерлар якын килә алмый башлаган, берничә...

Район башлыгы Вячеслав Козлов үткәргән штабның чираттагы утырышында терлекләрне ашату һәм асрау технологиясенең үтәлмәве турында сөйләштеләр.
Аерым алганда, "Яңа Чишмә" а/ф-ның Тубылгы Тау бүлекчәсендәге киртә абзарларда, бигрәк тә бозаулар тора торганнарында, ерып йөри алмалык пычрак-саз.
Киртә абзарлардагы тиресне чистартып чыгарганнан соң су эчергечләр янына сыерлар якын килә алмый башлаган, берничә көн инде малларга тоз да куелмаган.
Боларны агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләре күрми ахры? Үзләрен дә тозсыз ашатып, су бирмәсәң, нишләрләр икән? Гади тәртип булдыру һәм технологияне үтәү әллә ни зур чыгымнар да сорамый, югыйсә, үзеңә йөкләнгән эшне намус белән башкарырга гына кирәк. Бу, беренче чиратта, бүлекчәдә башкаручы директор Фидаил Хәлиловка, ферма мөдире Фоат Гәрәевка, агрофирма җитәкчеләренә һәм белгечләренә дә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X