Төп игътибар – терлекчелеккә
2012 елның 20 гыйнварында фермерлар конференциясе булып узды, анда елга нәтиҗә ясалды, игътибар юнәлдерергә кирәкле төп юнәлешләр бәян ителде һәм фермер хуҗалыкларының республика съездына делегатлар сайланды. Азат МУСИН
Барлык 72 фермер хуҗалыгының 2011 елдагы эшенә җентекле анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов чыгыш ясады. Фермер хуҗалыклары тарафыннан 25,5 мең га сөрү җирләре эшкәртелә (барлык мәйданның 29 проценты), аларда 4511 баш МЭТ (барлык терлекләрнең 30,5%), 945 баш дуңгыз (100%) һәм 4732 баш сарык (100%) асрала.
Терлекләр үрчетү белән барлыгы 22 фермер (32%) шөгыльләнә. Башкалар бары тик үсемлекчелек белән генә шөгыльләнәләр һәм аларның киләчәге (перспектива) юк, бары тик субсидия хисабына гына яшиләр. КФХның киләчәге булсын өчен терлекләр үрчетү эше белән шөгыльләнергә кирәк.
2011 елда КФХ-лар 30 процент сөт һәм 45 процент ит (җитештерелгән барлык продукциянең) җитештергәннәр. Терлекләр мул итеп (бигрәк тә сыерлар) асрала торган КФХлар уңышлы һәм тотрыклы эшлиләр - бу "Козлов В.В.", "Зубов В.С." КФХ, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ. Терлекчелектә төп игътибар ясалма орлыкландыруны кертүгә, нәсел эше алып баруга, хезмәт дисциплинасын күтәрүгә (арттыру), ә үсемлекчелектә - сыйфатлы орлык чәчүгә, ашлама кертүгә, алдынгы технологияләрне куллануга юнәлдерелергә тиеш.
Соңгы елларда дәүләт КФХ һәм ШЯХ үсешенә зур игътибар бирә. 2011 елда КФХ-ларга акчалата, ашлама һәм ЯММ белән 29,7 млн. сумлык ярдәм күрсәтелгән, бу 1 га сөрү җиренә 1165 сум дигән сүз (кайбер КФХларда субсидия суммасы бер ел эчендә бирелгән хезмәт хакы суммасыннан да артып китә). 5 елда ШЯХ үстерүгә 169,4 млн. сумлык 1055 кредит бирелгән. Авыл халкына булышлык күрсәтү йөзеннән "Грант-Лизинг" программасы эшли (2011 елда инде 3 трактор алынган), үз илебездә җитештерелгән техника сатып алу 50х50 схемасы буенча алып барыла, кредитларның процент ставкасы субсидияләнә, гаилә фермалары төзелешенә субсидияләр бүлеп бирелә һ.б.
Әмма авыл халкын борчый торган кайбер мәсьәләләр (сораулар) бар әле - бу авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм башка тармакларда җитештерелгән продукциягә булган бәяләр чагыштырмасы, авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторларның тузган булуы, субсидияләрне бүлүдәге гаделсезлек (аларның күпчелек өлеше эре агрохолдинг компанияләренә китә).
Конференция азагында Сергей Баранов кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә тукталды, ә бүгенге бурыч алдагы чәчү эшенә техниканы ремонтлау, орлык әзерләү, ЯММ һәм ашлама сатып алу булуын әйтте.
Доклад буенча фикер алышуда КФХ башлыгы Николай Скоков, Чертуштан гаилә фермасы җитәкчесе Гөлсинә Ситдыйкова, Мәшгульлек үзәге директоры Луиза Исхакова һәм Тубылгытау авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәттаховлар катнашты.
Конференциядә фермер хуҗалыкларының республика съездына делегатлар сайланды. Безнең районнан Казанга районның фермер хуҗалыклары берләшмәсе рәисе, КФХ башлыгы Александр Хорьков, гаилә сөтчелек фермасы башлыгы Гөлсинә Ситдыйкова, "Карат" кооперативы җитәкчесе Фәрит Вәлиуллин һәм ШЯХ җитәкчесе Әлфия Гыйльметдиновалар барачак.
Аннан фермер хуҗалыклары башлыклары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы һәм белгечләре белән үзләренең көндәлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев