Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау бара

Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 1 апрельгә кадәр тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны төгәлләргә кирәк.

309 тракторның 278е ремонтланырга тиеш иде, 21 гыйнварга 90 трактор (37%) ремонтланган. «Закрома» ҖЧҖдә энергия куәтле чит ил тракторларын ремонтлау белән бәйле хәл аеруча борчый, монда 5 берәмлек техникага ремонт таләп ителә, әмма шактый акча кирәк.
Булган 15 чәчү комплексын ремонтларга кирәк, әлегә икесе генә ремонтланган. 168 чәчкечнең 25% ы ремонтланган, 171 культиваторның 24% ы чәчүгә әзер, тагын 100гә якыны ремонт таләп итә. Тырмалар 40% ка ремонтланган.
Барлык хуҗалыкларда да тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм язгы кыр эшләренә әзерләү темпларын көчәйтергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X